Һәдия Дәүләтшина

Һәдия Лотфулла кызы Дәүләтшина (рус. Хадия Лутфулловна Давлетшина; 21 февраль (6 март) 1905, Хасьяново[d], Самара губернасы, Николаевск өязе, Россия империясе5 декабрь 1954, Бөре, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия империясе һәмм СССР язучысы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1935 елдан). Ул — Башкортстан совет язучыларының 1 нче съезды (Уфа, 1934), Бөтенсоюз совет язучыларының 1 нче съезды (Мәскәү, 1934) делегаты. Башкорт АССРының Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1967, вафатыннан соң).

Тәрҗемәи хәле

1905 елның 21 февралендә (яңа стиль буенча — 6 мартта) Самар губернасының Николаевск өязе (хәзерге Самар өлкәсе Олы Черниговка районы), Хәсән авылында туа.

1920 нче елларда Самара губернасының Николаевск өязе, Диңгезбай авылында укытучы булып эшли.

1921 елда Самара татар-башкорт педагогика техникумына укырга керә. 1924—1925 елларда Педагогия институты эшчеләр факультетында укый.

1932 елда Мәскәү мөхәрирләр әзерләү институтында белем ала.

1934 елда СССР язучыларының 1 нче съездында делегат булып катнаша.

1935 елда Башкорт дәүләт педагогика институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга кереп, аның ике курсын тәмамлый.

1936 елда Минск шәһәрендә узган СССР язучыларының 3 нче пленумында катнаша. Уфа шәһәре Ленин район советына депутат итеп сайлана

1937 елның 20 ноябрендә Ватанга хыянәт итүченең гаилә әгъзасы буларак кулга алына һәм Эчке эшләр халык комиссариатының (НКВД) Махсус киңәшмәсе тарафыннан 5 елга ирегеннән мәхрүм ителә. 1937—1942 елларда Мордовиядәге Темников лагерьларында утыра.

1954 елның 5 декабрендә — Бөре шәһәрендә үпкә авыруыннан вафат була.

Исемен мәңгеләштерү

  • Башкортстан Республикасында Балалар һәм үсмерләр өчен әдәбият, сәнгать өлкәсендәге Һәдия Дәүләтшина исемендәге республика дәүләт премиясе булдырыла.
  • Олы Черниговка район үзәгендә Самара өлкәсе язучылары Рәшит Нигъмәти, Гобәй Дәүләтшин, Һәдия Дәүләтшинага багышлап мемориал такта куела.
  • Язучының музее 1980 елда Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында ачыла.
  • Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалында Һәдия Дәүләтшинаның бюсты (скульпторы — Гомәр Мөхәммәтшин) куела.
undefined
  • Язучының туган районында шулай ук аңа багышлап истәлек ташы урнаштырыла.
  • Сибайда Һәдия Дәүләтшина бюсты куелган.
undefined

Искәрмәләр

Әдәбият

Сылтамалар

Башкортстан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсендәге цифрлаштырылган әсәрләр
башка чыганаклар