Әмир Гәрәев
Әмир Гәрәев (Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев, баш. Әмир Сәлимгәрәй улы Гәрәев) — язучы.
Тәрҗемәи хәле
1928 елның 22 февралендә БАССР Стәрлетамак кантоны (хәзерге Ишембай районы) Түбән Әрмет авылында туган. Урта мәктәпне, Уфада дәүләт университетын (1961) тәмамлый. Тын океан флотында (1948-1953) хезмәт итә. «Совет Башкортстаны» газетасында (1953-1970), Уфада китап нәшриятында (1971-1975), «Агыйдел» журналында (1975-1988, баш мөхәррир) эшли.[1]
Иҗаты
Әдәбиятка килүе республика матбугатында эшли башлау вакытына туры килә. 1950 елларда очерклары, хикәяләре басыла. Хәрби моряклар тормышын тасвирлаучы «Без диңгезгә китәбез» (1973), «Акчарлаклар суга төшә» (1975), «Диңгез җилләре» (1980), «Сандугач чыбыгы» (1994) исемле повесть һәм хикәяләр җыентыклары, авыл тормышын сурәтләүче «Борылмада» (1988) китаплары бар. Ч. Айтматовның «Хуш, Сарыгөл!» (1984) повестен, Ә. Бикчәнтәевның «Язым минем-язмышым» (1984), Г. Ахуновның «Габбәс хәзрәт» (1996) романнарын тәрҗемә итә. «Диңгез бүресе» (2013) китабы нәшер ителә.[2]
- «Библия»не башкорт теленә тәрҗемә итүчеләр төркеме җитәкчесе була.[3]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1976)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ Краевед-Уфа сайты
- ↑ Күгәрчен районы китапханәсе
- ↑ Россия Библия җәмгыяте сайтында, archived from the original on 2013-03-24, retrieved 2014-12-13