Стәрлетамак кантоны

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Стәрлетамак кантоны
Ил

ССРБ

Статус

Район

Җөмһүрият

Башкортстан АССР

Административ үзәк

Стәрлетамак

Нигезләү датасы

5 гыйнвар 1921

Юкка чыгару датасы

20 август 1930

Халык саны  (1926)

429 490 кеше

Мәйдан
  • 18 854 км² (1922)
  • 5943 квадратная верста (1920)

Стәрлетамак кантоны (баш. Стәрлетамаҡ кантоны, рус. Стерлитамакский кантон) — Башкортстан АССР составындагы административ-территориаль берәмлек. 1920[1][2]—1930 елларда гамәлдә торган.

Үзәге Стәрлетамак шәһәрендә урнашкан булган.

Җәгърафик урнашу

Стәрлетамак кантоны Тамьян-Катай кантоны белән, көньяк-көнчыгышта — Җылаер кантоны белән, ә көньяк-көнбатышта — Ырынбур губернасы белән чиктәш булган.

Тарих

Стәрлетамак кантоны 1921 елның гыйнварда Кече Башкортстан составында барлыкка килгән; аның составына элекке Бәләбәй өязенең 2 олысы, Стәрлетамак өязенең 17 олысы, Табын кантонының 13 олысы, Уфа өязенең 1 олысы һәм Юрматы кантонының 14 олысы керде.

1922 елда Уфа кантоны составына Кәлчер-Табын һәм Меркетле олысларының 11 авылы, ә 1924 елда — Дуван-Табын, Кырмыскалы һәм Терекле олыслары күчерелгәннәр.

1922 елда Бәләбәй кантоны Әлшәй, Дәүләкән, Җилләр, Кыргыз-Миякә олысларының һәм Җылаер кантоны Бөрҗән һәм Куергазы олысларының 47 авылы Стәрлетамак кантоны составына кертелгән.

Иске Аллабирде авыллары кантон составына күчерелгәннәр.

Верхотор (Верхотор, өлешчә Азнай, Арыслан, Җиргән һәм Мәләвез олыслары), Карагыш (өлешчә Җиргән, Калкаш һәм Фёдоровка олыслары), Кыргыз-Миякә (өлешчә Калкаш һәм Усылы олыслары), Красноусол (өлешчә Борын, Кәлчер-Табын, Красноусол, Макаровка һәм Яңа Канаш олыслары), Мәләвез (Мораптал, өлешчә Җиргән, Куергазы, Мәләвез һәм Фёдоровка олыслары), Морак (өлешчә Арыслан һәм Куергазы олыслары), Яңа Карамалы (Өршәкмин, өлешчә Кәлчер-Табын, Яңа Канаш һәм Усылы олыслары), Петровское (өлешчә Азнай, Арыслан, Ашкадар, Борын һәм Макаровка олыслары), Стәрлетамак (өлешчә Азнай, Ашкадар, Җиргән, Калкаш һәм Усылы олыслары) административ районнары составына кертелгән.

Административ бүленеш

  • 10 февраль 1923 — 16 олыс.
  • 15 декабрь 1924 — 14 олыс.

Халык

1926 елда халык саны 429 490 кешене тәшкил иткән, шул исәптә шәһәрләрдә — 31 453 кеше.[3]

Милли состав (1926): руслар — 194 054 кеше (45,2%), татарлар — 89 105 кеше (20,7%), башкортлар — 73 186 кеше (17,0%), чуашлар — 31 463 (7,3%), мордва — 20 046 кеше (4,7%), һ.б.[4]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. И.Г. Петров. Стерлитамак. Электронная Чувашская энциклопедия. Дата обращения: 31 декабрь 2021.
  2. Стерлитамак // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
  3. http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=266
  4. http://wiki02.ru/encyclopedia/Sterlitamakskiy_kanton/t/13298