Авыргазы районы

Авыргазы районыБашкортстанга керүче муниципаль район. Административ үзәгеТолбазы авылы.

Тарихи белешмә

Авыргазы районы 1930 елны оеша. Аның үзәге Яңа Карамалы авылында була, шуңа күрә район да Яңа-Карамалы районы дип атала.

1932 елны район Авыргазы елгасы исеме белән атала башлый, ә 1940 елда үзәк Толбазыга күчә. 1956 елда элекке Бозаяз районының 8 авыл советы Авыргазы районына күчә. Үз чиратында 1962 елда Авыргазы районы зурайтылган Кырмыскалы районы составы керә. Бу хәл 1963 елга кадәр дәвам итә.

Географик сыйфатлама

Авыргазы районы Башкортстанның үзәк бер өлешендә, Уфадан Оренбург тракты буенча 86 км көньяккарак, Стәрлетамактан 35 км төньяккарак урнашкан.

Төньяктан Кырмыскалы, көнбатышта – Дәүләкән, Әлшәй, көньякта – Стәрлетамак һәм көнчыгышта Гафури районнары белән чиктәш. Көнбатыштан-көнчыгышка 54 км-га, төньяктан-көньякка 52 км-га сузылган. Авыргазы районының тулы мәйданы 2014 км². Район үзәге Толбазы авылы ике зур шоссе (Уфа-Оренбург; Дәүләкән-Красноусол) юлы чатында урнашкан.

Район чикләреннән Агыйдел белән Өршәк агып тора. Башка елгалар: Авыргазы, Торсагали, Күзьелга, Үзән һ.б. – аларның кушылдыклары.

Районда 96 күл бар. Иң зур күлләр – Нагадак күле, Сөләйман күле, Мүклекүл, Артамак, Барское, Чобарат, Балыклыкүл, Зиреклекүл һ.б. Аларның иң зуры – Нагадак күле. Аның мәйданы – 50 га, тирәнлеге 36 м җитә.

Авыргазы районы урман-дала ягына карый. Урманнар районның 18% җирен алып тора.

Демография

Халык саны
1939[1][2]1959[3][2]1970[4][2]1979[5][2]1989[6][2]2002[7][2]2008[8]
56 96651 98955 07647 32738 96238 99637 755
2009[9]2010[10][11]2012[12]2013[13]2014[14]2015[15]2016[16]
37 37936 97036 22635 60935 03534 14133 721
2017[17]1 гый 2019[18]2021[19]
33 35832 36631 446

Табигый казылмалар

Авыргазы районында ерганаклар, елгалар һәм күлләр ярлары буенча кызыл балчык һәм ком катламнары чыга. Халык бу казылмаларны хуҗалык максатында файдалана. Сугыш вакытында һәм сугыштан соң бу материалдан кирпеч сугалар.

Кәбәчтән ерак түгел Сахан карьеры – зур ком ятмасы булып тора. Стәрлетамак силикат кирпеч заводы бу карьер комын 1960нчы еллардан бирле ташый.

Нугадак белән Морадым авыллары тирәсендә бурташ карьерлары бар. Авыргазы ярлары буенча гипс ятмалары чыга. Кешеләр аны йортлар салганда яки каралты-курага нигез салганда файдалана. Өшкәтле ерганагы һәм Наумкино авылы тирәсендә зәгыйфь көрән күмер ятмалары очрый.

1970нче еллардан Степановка авылы янында нефть чыгарыла башлый. Болотино, Тукай, Исмәгыйль һәм Толбазы тирәсендә чыгарылган кара алтын торбалар буенча Степановка НППсына куыла, ахырга – Салават шәһәренә.

Икътисад ягы

Авыл хуҗалыгы

Район икътисады авыл хуҗалыгына бәйле. Аграр өлкәдә 20 эре хуҗалык, 56 игенче-фермер хуҗалыгы, 14 меңнән артык шәхси хуҗалык бар. Район җиренең яртысын басулар алып тора.

Сәнәгать

Төп сәнәгать предприятиесе – «Ажемак» кирпеч заводы, Толбазы төзелеш материаллары комбинаты, асфальтобетон заводы, дивар блоклары заводы «Кызыл-Таш».

Танылган кешеләр

Мәгариф

Район буенча барлыгы 45 мәктәп бар. Шуларның 44ендә 4044 башкорт булмаган бала башкорт телен өйрәнә. Башкорт телендә 406 бала укый.

Матбугат

Район газеты 1931 елда «Җиңү өчен» исеме белән татар телендә чыга башлый. 1933 елда районда күпләп яшәгән чуашлар өчен газета милли телләрендә чыгарыла. 1956 елда газета урысча чыгарыла башлый. 1965 елдан «Ватан өчен» («Путь Родины», «Сершыв суле»), 2006 елдан «Авыргазы хәбәрчесе» («Аургазинский вестник», «Аургаза хыпарси») буларак дөнья күрә.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. СССР җанисәбе (1939)
  2. 1 2 3 4 5 6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  3. СССР җанисәбе (1959)
  4. СССР җанисәбе (1970)
  5. ССҖБ җанисәбе (1979)
  6. СССР җанисәбе (1989)
  7. Бөтенроссия җанисәбе (2002)
  8. http://bashstat.gks.ru/wps/wcm/connect/rosstat_ts/bashstat/resources/88ec76804db875b29208d3356f373569/4+%D1%80%D0%B0%D0%B7%D0%B4%D0%B5%D0%BB.pdf
  9. https://web.archive.org/web/20150518102941/http://www.gks.ru/bgd/regl/B09_109/IssWWW.exe/Stg/d01/tabl-21-09.xls
  10. Бөтенрусия халык санын алу, 2010
  11. Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
  12. https://web.archive.org/web/20130516092833/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2012/bul_dr/mun_obr2012.rar
  13. https://web.archive.org/web/20131012013314/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2013/bul_dr/mun_obr2013.rar
  14. https://web.archive.org/web/20140810202114/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2014/bul_dr/mun_obr2014.rar
  15. https://web.archive.org/web/20150923180801/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2015/bul_dr/mun_obr2015.rar
  16. http://web.archive.org/web/20210508043701/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2016/bul_dr/mun_obr2016.rar
  17. http://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  18. Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
  19. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx

Тема буенча өстәмә