Рәшит Назаров
Рәшит Назаров (псевдонимы Рәшит Назар, тулы исеме Рәшит Сәетбаттал улы Назаров, баш. Рәшит Назар, Рәшит Сәйетбаттал улы Назаров) – шагыйрь. Салават Юлаев премиясе (2004) , Г. Ибраһимов (1996) премиясе лауреаты. БР язучылар берлеге әгъзасы (1996).
Тәрҗемәи хәле
1944 елның 1 ноябренда БР Авыргазы районы Торымбәт авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта эшли. 1963-1966 елларда хәрби хезмәттә. Армия хезмәте сәламәтлеген нык какшата, берничә ай хастаханәдә дәвалана.[1]
Иҗаты
Кечкенәдән шигырьләр яза. Көнгә 5-6 шигырь язган чаклары да була. 1961 елда «Агыйдел» журналында беренче шигырьләр шәлкеме басыла. 1965 елда беренче китабы - «Таңны каршылаганда» (мөхәррире Наҗар Нәҗми) дөнья күрә. Икенче китабы – «Кояш юлы буйлап» (1970). Ике дистә елдан соң өченче китабы – «Сезгә йөрәгемне илтәм» (мөхәррире Әсхәл Әхмәт-Хуҗа) (1991), дүртенче китабы – «Яшен» (1994) нәшер ителә. Шагыйрь Риф Мифтахов - Р. Назаровның иҗади мирасын барлаучы һәм фәнни тикшерүче - Р. Назаровның шигырьләрен туплап, ике томлыгын бастыра (2002, 2005). Рус, инглиз, башкорт телләрендә нәшер ителгән «Йолдызлар туе» (мөхәррире Фәнүзә Нәдершина) (2009) шигырьләр җыентыгы Р. Назаров иҗатын тулысынча ачып бирә.
| Мәхәббәт ул, әйтерсең лә, утлы яшен, санап, сорап тормый hичберкемнең яшен, сүнмәс ялкын белән ялмый картын, яшен. Көйдерер, дип курыксаң әгәр, кач син, яшерен. Коя күрмә тик азактан күзең яшен. Мәхәббәт ул, әйтерсең лә, утлы йәшен... Рәшит Назаров
|
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев премиясе (2004) – «Шигырьләр. I том» (2002) китабы өчен
- Г. Ибраһимов премиясе (1996)
Хәтер
- «Бельские просторы» журналы һәр елны Р. Назаров шигырьләрен рус теленә тәрҗемә итү буенча иҗади конкурс уздыра.
- 2022 ― Авыргазы районы үзәге Талбазы авыл гимназиясенә исеме бирелгән [2].
Искәрмәләр
- ↑ Авыргазы районы рәсми сайты, archived from the original on 2014-11-02, retrieved 2014-11-29
- ↑ Ләйсән Закирова. Башҡортостанда ауыл мәктәбе шағир Рәшит Назаровтың исемен алды. «Башинформ» МА, 15.08.2022 [башк.]
Тышкы сылтамалар
- Башинформ сайты 2014 елның 2 ноябрь көнендә архивланган.
- Авыргазы районы рәсми сайты 2014 елның 2 ноябрь көнендә архивланган.
- БР әдәби картасы