Әсхәл Әхмәт-Хуҗа

Әсхәл Әхмәт-Хуҗа (псевдоним, чын исеме Әсхәл Әбүталип улы Әхмәтхуҗин, баш. Әсхәл Абуталип улы Әхмәтҡужин) – шагыйрь, тәрҗемәче. РФ (2002), БР (1992) атказанган мәдәният хезмәткәре, Г. Сәләм (1992), Фатих Кәрим, Ким Әхмәтҗанов (1995), И. Мурзакаев-Балапанов премияләре лауреаты. Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре (2002).

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 24 июнендә БАССР Әбҗәлил районы Амангилде авылында туган. Урта мәктәпне, Стәрлетамакта педагогия институтын (1965), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1987) тәмамлый. «Агыйдел» журналында (1965-1969, 1978-1985) эшли. Уфа педагогия институтында (1991-1995) укыта. Әбҗәлил районы хакимиятендә әйдәүче белгеч (1996 елдан), Әбҗәлил районы китапханәсендә бүлек мөдире (1997-1999).

Иҗаты

Беренче шигырьләр җыентыгы – «Сыбай чыктым» (1968). Балалар өчен «Бәрәчкәй» (1970), «Акыллы керпе» (1991), «Азамат белән куян баласы» (1991) исемле китаплары чыкты. «Бәйге» (1973), «Оран» (1980), «Ефәккә энҗе тезелде» (1982, тәрҗемә), «Мәйдан» (1989), «Тулпарым» (1992) һ.б. китапларына кергән әсәрләренә романтик күтәренкелек, шәхеснең иреккә омтылуын тасвирлау хас. П. Бровка, М.Ю.Лермонтов, А.С. Пушкин, Ш. Руставели, П. Тычина әсәрләрен тәрҗемә итте.[1]

2018 елның 8 ноябрендә БР Әбҗәлил районы үзәге Аскар авылында вафат[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1971)

Әдәбият

  1. Г. Хөсәенов. Заманга тиң поэзия өчен. «Агыйдел» , 1983, № 12.

Чыганаклар

  1. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988  [башк.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Уфа шәһәре сайты, archived from the original on 2017-07-01, retrieved 2014-12-11 
  2. Лейла Аралбаева. Ушел из жизни известный башкирский поэт Асхаль Ахмат-Хужа (рус.). ИА «Башинформ» (8 ноябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2018.