Әбҗәлил районы
Байрак
| |
Башкала | Аскар |
---|---|
Халык исәбе | 45 551 (2010, Җанисәп, даими яшәүче халык) |
Нигезләнгән | 20 август 1930 |
Вакыт зонасы | UTC+05:00 |
География | |
АТБ | Башкортстан |
Мәйдан | 4,288 км² |
ДДӨБ | 521 метр |
Координатлар | 53.41667°N 58.5°E |
Ошибка Lua в Модуль:Map на строке 145: bad argument #1 to 'max' (number expected, got nil). |
Әбҗәлил районы (баш. Әбйәлил районы) — Башкортстан Республикасына керүче муниципаль район. Республиканың көнчыгышында урнашкан. Административ үзәге — Аскар.
Башкортстан Урал аръягының урта өлешен били, Сизәм авылы (1,7 мең).
Район 1930 елның 20 августында барлыкка килә.
Географик белешмә
Район җиренең көнчыгыш өлеше — тигезлек-дала, көнбатыш — таулы- урманлы. Таулы-урманлы зонасы 600 — 1000 м биеклектәге карагай, карагачлыклар очрый. Битләүләр — каткан юка кара тупраклы, ә тигезлекләр — селтесез уңдырышлы кара тупраклы. Уралтау сыртында каен катыш карагай һәм карагач урманы үсә, җирнең өске катламы соры урман һәм көлсу тупрак белән капланган. Районның көнчыгыш өлешендә эреле-ваклы убалар тезмәсеннән торган, Җаек елгасы үзәне ягына иңкүләнгән тигезлек ята. Бу яктагы биеклек 350—400 м тирәсе. Тирә-ягы төрле үлән катыш кылган үскән уңдырышлы һәм гадәттәге кара тупраклы дала.
Район территориясенә Азия кыйтгасыннан килгән континенталь һава агымы тәэсир итә. Кыш көне басу өстендәге карны очырып алып китә торган бураннар еш була, ә җәй көннәрендә көньяктан еш кына эссе коры җилләр исә. Таулы-урманлы урыннарда климат артык коры түгел. Елга челтәре Янгел елгаларынан тора. Районның таулы-урманлы көньяк-көнбатыш өлешендә Җаекның зур кушылдыгы Сакмар елгасы башлана.
Тау буе дала зонасының калкулыклар арасындагы түбән урынында күлләр урнашкан (Мулдак, Мавызлы, Атаулы, Карабалыклы, Чуртанлы, Чыбаркүл һ.б.). Кайсы берләренең төбендә шифалы ләм яткылыклары бар. Район территориясендә Орчык һәм Дарулы елгалары үзәнендә сибелмә, ә Ярлыкап авылы тирәсендә рудалы яшмәнең өскә чыгып яткан урыннары билгеле. Урындагы ихтыяҗларны кәнәгәтләндерү өчен Колыкач туф, вак таш, Тупак балчык яткылыгы һәм Красная Башкирия кызыл балчык яткылыгы кирпеч җитештерү өчен, шулай ук Янгел акшар яткылыгы эшкәртелә, Мавызлы һәм шифалы ләме булган Мулдак күлләре табигать ядкәрләре исәпләнә.
Демография
1939[1][2] | 1959[3][2] | 1970[4][2] | 1979[5][2] | 1989[6][2] | 2002[7][2] | 2010[8][2] |
---|---|---|---|---|---|---|
33 128 | ↗35 538 | ↗39 545 | ↘37 902 | ↗38 856 | ↗43 262 | ↗45 551 |
1 гый 2019[9] | ||||||
↘45 037 |
Икътисад
Әбҗәлил районы — авыл хуҗалыгы районы. Авыл хуҗалыгы биләмәләре 208,5 мең га (район мәйданының 48,6%, шул исәптән сөрүле җирләр — 118,0, көтүлекләр — 70,2, печәнлекләр — 20,2 мең га. Районның дала зонасында — язгы бодай (күбрәк көчле һәм каты сортлар), карабодай үстерү; сөт-ит малчылыгы, сарыкчылык, дуңгызчылык; тау-урман зонасында сөт-ит мал-гы, ит-җон сарыкчылыгы, тибен елкычылыгы, язгы бодай, уҗым арышы һәм солы үстерү төп тармаклар булып тора. Эре игенче хуҗалыклары — “Кызыл Башкортстан”, “Целинный”, “Әлмөхәммєт”, Орлов, Киров исемендєге кооперативлар һәм предприятиеләр. Әбҗәлил урман хуҗалыгының 121,3 мең га мәйданында 17504 мең м³ үзагач, шул исәптән 8215 мең м³ ылыслы агач бар. Азык-төлек сәнәгатенә караган кечерәк предприятиеләр (Аскардагы он тарту комб-ты һәм май заводы), төз. материаллары произв-сы бар.
Әбҗәлил районы җирендә 33 эре күл бар. Аларның барысын да диярлек күрше Чиләбе өлкәсе эшкуарлары рәхәтләнеп файдалана. Мәсәлән, Яктыкүл курорт зонасын Магнитогорск эшкуарлары арендага алган. Тик алар аренда хакын аз түли, шунлыктан урындагы бюдҗет әллә ни файда күрми. Әбҗәлил районында 26 гектар җирне биләгән тау чаңгысы комплексы да бар. Ул комплекстан да районга бик аз файда керә.[10]
Район территориясе аша Магнитогорск—Белорет—Карлыман, Магнитогорск—Сибай тимер юллары, Акъяр—Сибай—Аскар—Сермән, Булгаково— Белорет—Магнитогорск автомобиль юллары үтә. “Красная Башкирия" совхозы территориясендә Магнитогорск аэропорты урынлашкан.
Социаль-мәдәни өлкә
Районда 74 гомум белем бирү мәктәбе, шул исәптән 28 урта мәктәп; Таштимер авыл хуҗалыгы ПУ, 32 гомуми китапханә, 77 клуб учреҗдениесе, үзәк район һәм 7 участка дәваханәсе эшли. Аскар авылында тарих-туган якты өйрәнү музее, Күчем авылында Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов музее ачылган. Рус һәм башкорт телләрендә “Искра" — “Очкын" гәзите чыга. Мавызлы күле буенда ләм белән дәвалый торган “Яктыкүл" шифахәнасе һәм “Караташ" шифаханә-профилакторие урнашкан.
Күренекле шәхесләр
- Ринат Атауллин (1959―2022), Башкортстанның атказанган рәссамы (2010), Ким Әхмәтҗанов исемендәге бүләк лауреаты (1998).
- Әхтәм Әбүшахманов (1948, Бурангул) - драма артисты, режиссёр, педагог. РСФСР атказанган артисты (1989), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1983).
- Ким Әхмәтҗанов (1932, Әлмөхәммәт - 1980, Әлмөхәммәт) - әдәбият галиме, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1972).
- Әсхәл Әхмәт-Хуҗа (1942, Амангилде) - шагыйрь, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2002), Г. Сәләм премиясе лауреаты (1992).
- Хөсәен Кунакбай (1912, Түбән Таһир - 1943, Белгород өлкәсе) - Бөек Ватан сугышында һәлак булган шагыйрь.
- Рамазан Өметбаев (1924, Әлмөхәммәт-1997, Уфа) , язучы, дәүләт эшлеклесе.
- Хәсән Усманов (1975, Аскар), җырчы, Шәехзадә Бабич премиясе лауреаты (2006), БР атказанган артисты (2014).
- Айсылу Ягафәрова (1948, Әхмәт) - язучы, БР атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Ким Әхмәтҗанов премиясе лауреаты (1996).
Искәрмәләр
- ↑ СССР җанисәбе (1939)
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 Население Башкортостана:XIX-XXI века: статистический сборник. — 2008. — С. 448.
- ↑ СССР җанисәбе (1959)
- ↑ СССР җанисәбе (1970)
- ↑ ССҖБ җанисәбе (1979)
- ↑ СССР җанисәбе (1989)
- ↑ Бөтенрусия җанисәбе (2002)
- ↑ Бөтенрусия халык санын алу, 2010
- ↑ Численность населения муниципальных образований Республики Башкортостан — 2019. — С. 62.
- ↑ http://www.omet-ufa.ru/index.php?id=168(үле сылтама)
Сылтамалар
- Башкортстан. Кыска энциклопедия. «Башкорт энциклопедияһы» гыйльми нәшрияте. Уфа, 2007.
- О Абзелиловском районе
- рәсми сайты(үле сылтама)