Хәсән Усманов

Хәсән Хаҗиәхмәт улы Усманов (Хәсән Усманов, рус. Хасан Хажиахметович Усманов, 9 гыйнвар 1975, Аскар, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — Россия эстрада җырчысы, башкорт халык җырларын башкаручы. Башкортстан Республикасының Шәехзада Бабич исемендәге яшьләр дәүләт премиясе лауреаты (2006), Башкортстан Республикасының атказанган артисты (2014).

Тәрҗемәи хәле

Хәсән Хаҗиәхмәт улы Усманов 1975 елның 9 гыйнварда Башкорт АССРның Әбҗәлил районы Аскар авылында туа.

19821992 елларда Аскарның 1 нче урта мәктәбендә укый, шул ук вакытта сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә (укытучысы — И. Сәгадәтов)[1].

1990 елда Урал Арты музыка мәктәпләре арасында үткән яшь музыкантлар зональ конкурсы лауреаты дипломы ала.

1992 елда Сибай политехник көллиятенә укырга керә. 19931995 елларда армиядә хезмәт итә. Кайткач, 19951996 елларда, Сибайда укуын дәвам итә, «Йәнгүзәл» вокаль ансамбле составында чыгыш ясый.

1996 елда Сибайда уздырылган башкорт халык җыры башкаручыларның Беренче төбәкара конкурсында катнаша. Камил Абдрахман улы Вәлиев Уфа сәнгать укуханәсенең вокал бүлегенә укырга чакыра. 1996–2000 елларда Уфа сәнгать укуханәсенең вокал бүлегендә, И. Ивашков классында укый[2].

Уку чорында Сибай, Уфа, Казан, Нальчик һәм башка шәһәрләрдә узган җыр бәйгеләрендә лауреат була.

2000–2006 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтында, профессор М. Алкин классында укый, магистр дәрәҗәсендә тәмамлый. 2001 елдан уку белән бергә Республика һәм Россия буйлап гастрольләр уздыра.

2003 елда «Хәсән» иҗади студиясен оештыра, хәзерге вакытка кадәр аның җитәкчесе һәм солисты.

2004–2006 елларда — Башкорт дәүләт филармониясе солисты, 2007–2008 елларда — «Мирас» ансамбле (Уфа) солисты була[2].

2008–2009 елларда Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгының Укучы яшьләр үзәгендә эшли.

2026 елда хатыны — җырчы Зилә Усманова, кызы Шәүрә, улы Урал белән катнашындагы концерт программаы белән чыгыш ясый[3].

Иҗаты

Хәсән Усманов башкорт халык һәм эстрада җырларын башкара. Аның репертуарында «Абдрахман», «Азамат», «Сибай», «Урал», «Шәүрә» һәм башка башкорт халык җырлары, «Бөрҗән кызы» (В. Котдусов), «Агыйделдә ак томан» (М. Смаков, М. Ишбулатов), «Чулпаным булсаң гына» (М. Әбделмәнов), «Таң йолдызы» (Р. Мортазин), «Яра» (Р. Арсланов, Г. Әхмәтхуҗина), «Гомеркәйләр бер генә» (А. Галиев, Г. Умергалина) һәм башка эстрада җырлары бар[2].

«Юлдаш» радиосы фондында йөздән артык җыры саклана.

Конкурсларда катнашуы

  • Әсма Шәйморатова исемендәге Беренче конкурс — лауреат (Уфа);
  • «Ирәндек моңнары — 1997» Икенче халыкара башкорт халык җырын башкаручылар конкурсы — лауреат (Сибай);
  • «Урал моңы — 1998» Халыкара төрки җыр конкурсы — дипломант (Уфа);
  • «Урал моңы — 1999» Халыкара төрки җыр конкурсы — лауреат (Уфа);
  • «Татар жыры — 1999» халыкара татар җыры конкурсы — лауреат һәм дипломант (халык җырын иң яхшы башкарган өчен), (Казан);
  • «Төньяк Кавказ студентлар язы — 1999» Төбәкара конкурс-фестивале — лауреат һәм дипломант (Нальчик, Кабарды — Балкария);
  • «Яшьлек-шоу — 2000, 2002, 2003, 2004» Республика конкурс — фестивальләре — «Ел ачышы», «Ел җырчысы» һәм башка номинацияләр лауреаты;
  • «Бәллүр сандугач — 2004» — Республика телевизион конкурсы лауреаты («Ел җыры» номинациясе), (Уфа, Гран-при)[2].

Хәсән Усмановның соло альбомнары

  • «Очрашуны көтәм», CD альбом, БТВ-медиа, 2002;
  • «Өметемне өзмә», аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2002;
  • «Яле, иркәм», аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2003;
  • «Яле, иркәм», видеоальбом, «МОҢ» студиясе, 2004;
  • «Кошлар китә», CD аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2005;
  • «Башкорт халык җырлары», CD аудиоальбом, «Йолдыз» студиясе, 2005;
  • «Йөрәк тамыры», CD аудиоальбом, «МОҢ» студиясе, 2007;
  • «Белермен кадереңне», МР-3 аудиоальбом, «Хәсән» студиясе, 2010;
  • «Чулпаным булсаң гына», DVD видеоальбом, «Хәсән» студиясе, 2012;
  • «Син-тал, мин-кош», МР-3 аудиоальбом, «Хәсән» студиясе, 2014;
  • «Туган илем — Әбҗәлил», автор проекты, МР-3 аудиоальбом.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

Гаиләсе

Хатыны — Зилә Усманова, җырчы. Кызы — Шәүрә, улы — Урал.

Искәрмәләр

  1. Хасан Усманов: «Малая родина — источник вдохновения». Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Хәсән Усманов ижады. riskusa.my1.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  3. Хасан Усманов. filarmonia-uchaly.ru (18 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.

Тема буенча өстәмә