Аскар (Әбҗәлил районы)

Аскар [3] (баш. Асҡар, рус. Аска́рово) ― авыл, Башкортстанның Әбҗәлил районы административ үзәге, шулай ук Аскар авыл советы үзәге.
Халык саны 7634 кеше (2010; 7067 ― 2002)[4].
Почта индексы — 453620, ОКАТО коды — 80201810001.

Тарих

Беренче тапкыр 1755 елда телгә алынган[5]. Тангатар елгасында Аскар (Әбҗәлил) авылы барлыкка килә. Аны хәзерге Бөрҗән районындагы шул исемдәге авылдан аеру өчен, Аскар Беренче исеме биргәннәр. Авылга нигез салучы Аскар Биишев булган, аңа 1834 елда 73 яшь тулган. Аның балалары: Мөхәммәткәрим, Мөхәммәтхәким, Килдияр, 1787 елда туган Мөхәммәдияр (аның балалары Ишьяр, Аллаяр, Алламорат). Аскарның олы абыйсы билгеле: Хуҗа Биишев (аның балалары Ишмөхәммәт, Ишали).

Авылның икенче исеме Түңгәвер волосте старшиналарының берсе Әбҗәлил Яхшыбаев исеменнән килеп чыккан. Ул – Пугачев явында катнашкан. Аның уллары Габделмәннан (аның уллары Ишкәү, Мөхәммәтфәиз (аның балалары Абдулла, Вилдан, Гатиятулла) һәм йорт есаулы булып хезмәт иткән Габделмоталлап (1786―1820). Соңгысының уллары Мөхәммәтвәли, Мөхәммәдйосыф, Сәйфелмөек. Аскар Биишев белән Габделмәннан Әбҗәлиловның яшен чагыштырсаң – икесе дә 1761 елда туган. Димәк, Әбҗәлил исеме Аскарга караганда борынгырак. Бу даталар авылның барлыкка килү вакыты турында да сөйли: XVIII гасырның 30 — 40нчы еллары.

V ревизия буенча, Аскарда 23 хуҗалык булган, анда 96 ир-ат һәм 59 хатын-кыз яшәгән. Х ревизия 237 ир-ат һәм 230 хатын-кыз белән 81 хуҗалыкны теркәгән. 1865 елда Әхмәт авылыннан волость үзәген Әбҗәлилгә (Аскар Беренче) күчерәләр, анда волость идарәсе оештырыла. Административ яктан, Аскар волосте Ырынбур губернасының Верхнеуральск өязе составына керә. Атна саен базар үткәрелә, мәчет эшли. 1812 елгы Ватан сугышында Исхак Сәфәргалин һәм Сәгадетдин Мөхәммәтрәхимов көмеш медальләр, шул исәптән «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» медале белән дә бүләкләнә.

Урал елгасында чик буе хезмәтен үтәүче башкортлар һәм мишәрләр төрле сәбәпләр буенча христианлык кабул итә. Әйтик, Әбҗәлил авылында яшәүче Хубайсолтан Якшимбетов Магнит крепосте рухание йортында крещение кабул иткән. Әмма авылдашлары аны дошман хисе белән каршы ала, шуңа күрә ул яшәү урынын алыштырырга мәҗбүр була.

1919-1930 елларда – Тамьян-Түңгәвер волостеның үзәге. 1920 елда авылда 1193 кеше яшәүче 284 хуҗалык була.

Халкы

Халык саны
2002[6]2009[7]2010[8]
706774307634

2002 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, күпчелек милләт – башкортлар (90,5 %).

Спорт

Авыл янында шул ук исемдәге танылган пара- һәм дельтадром урнашкан.

Радио

  • 67,7 МГц — Европа Плюс (Магнитогорск);
  • 71,81 МГц — Радио России (Магнитогорск);
  • 98,5 МГц — Спутник 107 ФМ;
  • 98,9 МГц — Юлдаш;
  • 101,8 МГц —Радио Маяк (Магнитогорск);
  • 102,5 МГц — Radio Континенталь (Магнитогорск).
  • 105,2 МГц — Love Radio (Магнитогорск).

Шәхесләр

  • Әхмәт Лотфуллин (1928―2007), СССР халык рәссамы.
  • Рәфыйк Сәлмәнев (1917—2003), композитор, БАССР һәм РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1983, 1989).
  • Вил Өметбаев (1938―2020), галим-тау инженеры, техник фәннәр докторы.
  • Таңсылу Күсимова (1927―1999), галим-тюрколог, филология фәннәре кандидаты.

Фотографияләр

Алмас-Тау ягыннан Аскар авылы күренеше
Magnify-clip.png
Алмас-Тау ягыннан Аскар авылы күренеше

Искәрмәләр

  1. ОКТМО (рус.)
  2. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  3. Мәдәният йорты ишекләрен ачты. Кызыл таң, 3.02.2020
  4. Численность населения России, субъеков Российской Федерации в составе федеральных округов, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - районных центров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более человек, archived from the original on 2022-01-31, retrieved 2022-08-23 
  5. Аскарово [недоступная ссылка — история].(үле сылтама)
  6. Всероссийская перепись населения 2002 года. Том. 1, таблица 4. Численность населения России, федеральных округов, субъектов Российской Федерации, районов, городских поселений, сельских населённых пунктов - райцентров и сельских населённых пунктов с населением 3 тысячи и более. Архивировано 3 февраль 2012 года.
  7. Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  8. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населенным пунктам Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 август 2014. Архивировано 20 август 2014 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә