Әхтәм Әбүшахманов
Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов (баш. Әхтәм Әхәт улы Әбүшахманов, рус. Ахтя́м Аха́тович Абушахма́нов; 10 март 1948, Бурангул, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы) — драма театры актеры һәм режиссеры, җәмәгать эшлеклесе, югары уку йорты мөгаллиме. 1999—2025 елларда Башкортстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе. Башкорт АССР халык артисты (1984) һәм РСФСРның атказанган артисты (1989)[2].
Тормыш юлы
1948 елның 10 мартында БАССРның Әбҗәлил районы, Бурангул авылында туган. Уфада сәнгать училищесын (Г. Гыйләҗев курсы) (1970), Уфа сәнгать институтын (Ф. Касыймова курсы) (1996) тәмамлый.
- 1970–1989, 1995–1998 елларда М. Гафури театры актёры, 2005 елдан — баш режиссёр, 2012 елдан — режиссёр.
- 1989–1997 елларда Милли яшьләр театрында эшли.
- 1999 елдан Башкортстан Республикасы театр әһелләре берлеге рәисе, 2001 елдан Россия Федерациясе театр әһелләре берлеге сәркатибе.
- 1996 елдан Уфа сәнгать институтында укыта, доцент.
Әхтәм Әбүшахманов Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы Ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия составына керә. Республиканың Иҗтимагый палатасы әгъзасы, социаль сәясәт һәм мәдәният мәсьәләләре буенча комиссия рәисе урынбасары булып тора.
Әхтәм Әбүшахмановның башкорт язучылары әсәрләре буенча радиоспектакльләр авторы, аның тарафыннан 200 дән артык кинотасма дубляжланган[3]. С. Альтов һәм М. Задорнов хикәяләрен тәрҗемә итә. Сөйләм жанры өчен методик әсбаплар яза.
1999 елдан Ә. Ә. Әбүшахманов — Башкортстан Театр әһелләре берлеге идарәсе рәисе, 2001 елдан — Россия Театр әһелләре берлеге идарәсе секретаре.
2025 елда «Башкортстан Театр әһелләре берлеге» рәисе вазифасында Әхтәм Әбүшахмановны Алмас Әмиров алыштыра[4].
Иҗаты
Ә. Әбүшахмановның иҗаты зур драматик көчкә ия, катлаулы психологик образлар тудыруга сәләтле. Каһарманнары эчке югары мәдәнияткә, табигый тактка ия, максатчан булу белән аерыла. 1982 елда уйнаган дипломат Кәрим Хәкимов роле («Кызыл паша» Нәҗип Асанбаев) танылу китерә.
Уйнаган спектакльләре
М. Гафури театры
- «Өн аралаш җиде төш» (М. Кәрим) — Салават Юлаев;
- «Балакайларым» (Ә. Атнабаев) — Альфред (дебют, 1970);
- «Ай тотылган төндә» (М. Кәрим) — Акьегет;
- «Әниләр көтәләр улларын» (Ә. Мирзаһитов) — Солдат;
- «Карагул» (Д. Юлтый) — Карагул;
- «Кызыл паша» (Н.Асанбаев) — Кәрим Хәкимов;
- «Унөченче рәис» (А. Абдуллин) — прокурор Улин;
- «Соңгы узаман» (А. Абдуллин);
- «Апалы-сеңелле өчәү» (А. П. Чехов) — Солёный;
- «Ярлыкау» (М. Кәрим) — Янтимер Байназаров;
- «Онытылган адәм» (Н. Хикмәт) — Ассистент;
- «Җизнәкәй» (Х. Ибраһимов) — Сафи.
Милли яшьләр театры (Уфа)
- «Отелло» (У. Шекспир) — Отелло;
- «Төшемле урын» (А. Н. Островский) — Юсов;
- «Идегәй белән Морадым» — Туктамыш хан;
- «Мәхәббәт турында легенда» (Г. Мөсрепов) — Кодар;
- «Салават» (М. Кәрим) — Юлай Азналин.
Куйган спектакльләре
Милли яшьләр театры (Уфа)
- «Розамы мин, әллә?..» (1990; Ә. Дилмөхәммәтова);
- «Курай моңы» (1992; Н. Гаетбай,
Стәрлетамак театры
- «Париж башкорты» (1994; Б. Рәфыйков).
«Нур» театры
Сибай театры
- «Табышлы урын» (А. Островский);
- «Таңчулпан» (Кадыйр Даян).
Уфа СА уку театры
- «Сандугачлар килгән безгә» (И. Юзеев);
- «Эх, Уфа кызлары» (И. Абдуллин);
- «Җилпәзә» (К. Гольдони).
Салават театры
Әдәбият
- Ә. Әбүшахманов. «Мөбәрәковлар буыны». Ватандаш. 1999.
- Ә. Әбүшахманов. «Пәрдә артындагы тормышым». Тамаша, 2005.
- «Әтәчләр», «Нәселсез кала күрмә», «Сугыш чукмарлары». Һәнәк, 1999–2000.
Фильмография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РСФСРның атказанган артисты (1989);
- БАССРның атказанган артисты (1972);
- БАССРның халык артисты (1984)[6];
- Салават Юлаев премиясе (1983) — «Кызыл паша» спектаклендәге Кәрим Хәкимов роле өчен;
- Ким Әхмәтҗанов премиясе (2005).
Искәрмәләр
- ↑ Башкирская энциклопедия (рус.) — Башкирская энциклопедия, 2005. — 4344 с. — ISBN 978-5-88185-053-1
- ↑ Ахтям Абушахманов (Әхтәм Абушахманов) - актёр, театральный деятель - биография - советские актёры театра (рус.). Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Героический театр Ахтяма Абушахманова (рус.) (14 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Лейла Аралбаева. Председателем Союза театральных деятелей Башкирии стал Алмас Амиров (рус.) (28 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.
- ↑ Ахтям Абушахманов. Кино-Театр.Ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2026.
- ↑ О представлении к присвоению почётного звания «Народный артист Российской Федерации». Мөрәҗәгать итү датасы: 6 август 2011. Архивировано из оригинала 8 апрель 2014 года.
Литература
- Башкирская энциклопедия, Уфа, 1996. Изд. Башкирская энциклопедия.
Сылтамалар
- Һ.С.Сәйетов Тәрж. Г.С.Балтабаева. Абушахманов Әхтәм Әхәт улы (башк.). Башҡорт энциклопедияһы: 7 томда (18 октябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 декабрь 2025.