Наил Гаетбай
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 20 июнендә БАССР Баймак шәһәрендә туган. Сибайда урта мәктәпне (1966), Магнитогорскида тау металлургиясе институтын (1972), Мәскәүдә югары әдәби курсларны (1983), югары театр курсларын (1987) тәмамлый. Сибай элеваторында автослесарь (1967), Кемерово өлкәсе Киселёвск машиналар төзү заводында (1972-1976) конструктор, Тайбинск автобазасында баш механик, Сибайда (1976-1988) бакыр – күкерт комбинатында механик, ремонт-төзелеш идарәсендә инженер-конструктор булып эшли.
- 1992-1998 елларда БР мәдәният министры урынбасары. Татарстанда, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе, Курган, Сарытау, Самара өлкәләрендә, Төркиядә, Мәскәүдә «БР мәдәнияты көннәре»н оештыра, «Рампа» һәм «Тамаша» журналларын нәшер итә, Сибайда дәүләт филармониясе, «Сулпан» (Чулпан) балалар театры, сәләтле балалар өчен музыка лицее, сәнгать көллияте ачуга ирешә. Ел сан «Театр язы» фестивале уздыра.
- 1994 елдан «Тамаша» журналының баш мөхәррире.
- 2000-2006 елларда БР милли әдәбият музее җитәкчесе.[2]
2016 елның 25 ноябрендә Башкортстан язучылар берлегенең еллык җыенында берлек рәисе вазифасыннан китүен игълан итте [3].
Иҗаты
Н. Гаетбай әдәбиятка эшчеләр арасыннан килә, шунлыктан аның беренче әсәрләрендә эшче образлары мавыктыргыч итеп сурәтләнә. Беренче хикәясе 1974 елда, беренче китабы – «Алтын яңгырлар мизгеле» 1979 елда басылып чыга. «Әлфия», «Тере тамчы», «Тәүге кар», «Йөрәк һәм корыч» повестьлары белән популяр булып китә. «Сары тәрәзәләр» (1981), «Буран» (1983), «Офыкка кача юллар» (1985), «Үз максатыңны тап» (1987) һ.б. китаплары чыга. Һәдия Дәүләтшина һәм Рәми Гариповка багышланган «Төн, яки Һәдия белән Рәми» трагедиясе (1992), «Дүрт кешелек табын» драмасы, «Әстәгъфирулла» фарсы, «Аты барның дәрте бар» комедиясе, «Бервакыт санаторийда» моңсу комедиясе һ.б. РФ, БР театрларында, шулай ук Татарстан театрларында[4] куелды.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РФ атказанган мәдәният хезмәткәре (2011).
- БР атказанган сәнгать эшлеклесе (1993).
- М. Акмулла премиясе (2003)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1980)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 [башк.]
Сылтамалар
- башка чыганаклар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- «Идел-йорт» фестивалендә(үле сылтама) [рус.]
- БР әдәби картасы [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ бирелмәләр нигезе
- ↑ Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- ↑ Азатлык Радиосы
- ↑ афиша.116.ру сайтында(үле сылтама)