Айсылу Ягафәрова

Айсылу Ягафәрова (Айсылу Шәйхетдин кызы Ягафәрова, баш. Айһылыу Шәйхетдин ҡыҙы Йәғәфәрова) – язучы. БР атказанган мәдәният (1993), мәгариф (1992) хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

Иҗаты

Балалар язучысы булып таныла. Беренче шигырьләр җыентыгы – «Муенса» (1973). Бөек Ватан сугышы елларындагы авыл тормышына багышланган «Киленнәр» романын (2 китап, 1993, 1995) язды. Балалар өчен «Чәнечкеле күлмәк» (1973), «Саескан-хат ташучы» (1983), «Алтын тарак» (1986), «Курай» (1989), «Җил патшалыгында» (1993), «Зәңгәр чәч» (1996), «Сандугач җыры» (2001), «Тирмәкәй» (2005) китаплары нәшер ителгән. Агния Барто, А.С. Пушкин (2007), Самуил Маршак , Корней Чуковский шигырьләрен тәрҗемә итә. Балалар бакчалары өчен «Җәйгор» (2 китап, 1992-1995; 2000-2006) хрестоматиясе автордашы. «Кыпчак кызы» драмасы (2001) Уфада драма театрында, балалар өчен язылган пьесалары БР театрларында уйнала.[1]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989)

Әдәбият

Р. Камал Башкорт прозасы мадонналары. «Ватандаш», 2001, № 3.

Чыганаклар

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988  [башк.]

Сылтамалар

Искәрмәләр