Рәмзилә Хисаметдинова
Рәмзилә Хисаметдинова (Рәмзилә Миңлегали кызы Хисаметдинова, баш. Рәмзилә Миңдеғәле ҡыҙы Хисаметдинова) – шагыйрә. РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995). ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).
Тәрҗемәи хәле
1949 елның 28 маенда БАССР Учалы районы Сәфәр авылында туган. Урта мәктәпне (1966), Стәрлетамакта педагогия институтын (1975) тәмамлый. Учалы районы Сәфәр , Юлдаш мәктәпләрендә, Салават районы Малаяз мәктәбендә эшли.
Иҗаты
Шигырьләре республика матбугатында 1965 елдан күренә башлый. Беренче китабы – «Бүләгем» (1975) исемле шигырьләр җыентыгы. «Ирәмәл кызлары» (1981), «Ана сүзе» (1989), «Сандугач гомере» (2001) китаплары нәшер ителә. Шагыйрә замандашларының, хәзерге яшьләрнең хыялларын, уй-тойгыларын тасвирлый. Әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче Газим Шәфыйков Р. Хисаметдинова иҗатында Марина Цветаева лирикасы чалымнарын күрүен әйтә.[1]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РСФСР халык мәгарифе отличнигы (1995)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1977).
Хәтер
1996 елдан Р. Хисаметдинова исемендәге премия булдырылган (Учалы районы)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]
Сылтамалар
Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
Шулай ук карагыз
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Башинформ, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-12-04