Малаяз

Малаяз (баш. Малаяҙ, рус. Малояз) — Башкортстан Республикасының Салават районындагы авыл, район һәм шул ук исемдәге авыл советы үзәге[2].

Тарихы

1756 елда типтәрләр башкортлар белән махсус килешү төзиләр һәм аларның Морзалар волостендә Малаяз авылын төзергә рөхсәт алалар[3]. Җирне куллану турындагы килешүләр 1782 һәм 1802 елларда яңартыла; XIX гасыр башыннан башкортлар һәм типтәрләр арасында җир бәхәсләре теркәлә[4].

XVIII гасыр ахыры — XIX гасырның беренче яртысында Малаяз зур типтәр торак пунктына әверелә. 1795 елда биредә 159 ир-ат, 1859 елда 257 кеше исәпләнә. 1812 елда төп авылдан Яңа Малаяз (соңрак Черепаново) авылы аерылып чыга, шуннан соң төп торак пункт Иске Малаяз дип атала башлый. Халыкның төп шөгыле игенчелек һәм терлекчелек була; мәчет эшли (1817 елда төзелгән)[5].

XIX гасыр ахыры — XX гасыр башына Малаяз эре авыл торак пунктына әйләнә: 1865 елда 85 йортта 486 кеше яши, 1906 елда мәчет һәм сәүдә кибете теркәлә. XIX гасыр уртасыннан авылның хәзерге исеме ныгып кала. 1950-нче елларда Малаязга Иске Михайловка авылы һәм Иске Каратаулы авылы кушыла[4].

Совет һәм советлардан соңгы чорда Малаяз районның административ һәм мәдәни үзәге буларак формалаша. Авылда башкорт гимназиясе, урта мәктәп, балалар иҗат йорты, Балалар сәнгать мәктәбе, яшь техниклар станциясе, балалар бакчалары, хастаханә һәм китапханә, Мәдәният йорты, Салават Юлаев музее, мәчет, чиркәү эшли[3]. 2026 елда модульле хатын-кызлар консультациясе ачыла[6].

Географик урнашуы

Малаяз авылы Башкортстан Республикасының төньяк-көнчыгыш өлешендә, Йөрүзән елгасының сул ярында, Шардалы елгасы кушылган җиргә якын урнашкан. Ул Уфадан төньяк-көнчыгышка таба якынча 179 км ераклыкта һәм иң якын Кропачёво (Чиләбе өлкәсе) тимер юл станциясеннән якынча 29 км ераклыкта урнашкан.

Малаяз катнаш урман-дала зонасында, диңгез дәрәҗәсеннән якынча 277 м биеклектә ята; аның янәшәсендә Калмаклар, Яңа Михайловка, Татар Малязы һәм Черепаново кебек кечрәк авыллар урнашкан[7].

Халык саны

Халык саны
193919591970197919892002
133920852138316537734764
200920102021
525049145124
1000
2000
3000
4000
5000
6000
1979
2021

Радиостанцияләр

  1. 66,86 МГц — Радио России (Месягутово);
  2. 67,25 МГц — Радио России (Йөрүзән);
  3. 101,2 МГц — Радио Дача (Усть-Катав);
  4. 101,6 МГц — Радио Дача (Йөрүзән);
  5. 103,6 МГц — Радио Континенталь (Йөрүзән);
  6. 105,8 МГц — Радио Юлдаш (Месягутово);
  7. 106,9 МГц — Радио Дача (Сим);
  8. 107,7 МГц — Спутник FM (Месягутово).

Танылган шәхесләр

  • Нәкый Исәнбәт 1899 елның 29 декабрендә Уфа губернасы Златоуст өязе Малаяз авылында туган — татар язучысы, драматург, шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм галим-фольклорчы. Уфадагы «Хәсәния» һәм Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә белем ала, соңрак укытучылык итә һәм 1939 елдан үзен тулысынча әдәби эшчәнлеккә багышлый. 30дан артык пьеса авторы, алар арасында фольклор һәм тарихи мотивлар буенча язылган әсәрләре киң танылу алган: «Хуҗа Насретдин», «Идегәй», «Түләк белән Сусылу», «Әбүгалисина», «Кырлай егете». Татар фольклорын өйрәнүгә һәм саклауга зур өлеш кертә: татар мәкальләре, татар табышмаклары җыентыкларын һәм фразеологик сүзлекләр төзи. Шулай ук Александр Пушкин, Уильям Шекспир, Мольер һәм Александр Грибоедов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүче буларак билгеле. 1992 елның 15 сентябрендә Казанда вафат була[8].
  • Хәбиб Ганиев 1909 елның 17 (30) декабрендә Малаяз авылында туа. Казан хәрби пехота училищесын һәм В. И. Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне тәмамлый. Бөек Ватан сугышы елларында +командир урынбасары һәм сәяси бүлек башлыгы булып хезмәт итә, Курск сугышында, Днепр өчен алышларда, Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә, шулай ук Берлин операциясендә катнаша. Сугыштан соң Кавказ арты хәрби округының Хәрби советында җитәкче вазыйфалар башкара. Ленин, Кызыл Байрак, Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән. 1970 елның 10 ноябрендә Ереванда вафат була[9].

Истәлекле урыннары

Салават Юлаев музее 1965 елның 15 сентябрендә мәктәп туган якны өйрәнү почмагы буларак нигезләнә һәм 1985 елдан Башкортстан Республикасы Милли музееның филиалы булып тора[10]. Музейга нигез салучылар — Тархан Заһидуллин (1927—1998) һәм Әбүзәр Сәйфуллин (1927—1996)[11]. Музей Башкортстанның милли герое Салават Юлаевның тормышына һәм мирасына, шулай ук төбәк тарихына багышланган. Музей мәйданы — 822 квадрат метр. Аның фондларында 5 864 саклау берәмлеге бар[12].

Музей фондларында XVIII гасыр башкортларының көнкүрешен һәм мәдәниятен чагылдыручы әйберләр һәм документаль материаллар тупланган: киез тирмәләр, йорт җиһазлары, бизәнү әйберләре, эш кораллары, шулай ук традицион шөгыльләр — терлекчелек, аучылык, балык тоту һәм умартачылык белән бәйле предметлар. Экспозиция берничә бүлеккә бүленә: «Башкорт халкының матди мәдәнияте», «1773-1775 еллардагы халык хәрәкәте тарихы» һәм үзәк урында торган 1774 елның 3 июнендәге Киге авылы янында Пугачёв һәм Юлаев отрядларының сугышын сурәтләүче диорама[10].

2025 елның 1 апреленнән музей модернизация эшләре алып барыла, алар 2027 ел ахырына кадәр дәвам итәчәк, бу вакытка кадәр музей ябык. Реконструкция барышында бинага капиталь ремонт ясалачак, территория төзекләндереләчәк, ә экспозиция тулысынча яңартылачак. Яңа экспозиция заманча бизәлешле, мультимедиа һәм өстәмә чынбарлык (AR) технологияләре кулланылган интерактив мәйданга әйләнәчәк. Аудиогидлар, балалар һәм инвалидлыгы булган кешеләр өчен тактиль экспонатлар булдырылачак[11]

Искәрмәләр

  1. https://rosstat.gov.ru/storage/mediabank/Tom1_tab-5_VPN-2020.xlsx
  2. О районе. Администрация муниципального района Салаватский район Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2026.
  3. 1 2 З.А. Садыкова, В.Ш. Гильванов. Малояз (рус.). Башкирская энциклопедия (29 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  4. 1 2 .Малояз (рус.). Уфимская понимать. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  5. Малояз (рус.). Институт языка, литературы и искусства АН РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  6. В селе Малояз Радий Хабиров открыл модульную женскую консультацию. na-zemle-salavata.com (6 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2026.
  7. Малояз (рус.). Фото-планета. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  8. Исәнбәт Нәкый. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  9. Ганиев Хәбиб Габдрахман улы. Татарская энциклопедия Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 февраль 2026.
  10. 1 2 Музей Салавата Юлаева с. Малояз Салаватского района. Культурный мир Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2026.
  11. 1 2 Музей Салавата Юлаева. Национальный музей Республики Башкортостан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2026.
  12. Рамзия Габитова. В Салаватском районе Башкирии начали модернизировать музей Салавата Юлаева. mgazeta.com (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 февраль 2026.