Уралтау
Уралтау | |
---|---|
Озынлык |
|
Дәүләт | |
Эра | ташкүмер дәвере[d] |
Материал төре | метаморфическая горная порода[d] |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 1068 метр |
SEO_description | Уралтау — расположение и описание, характеристики, длина и площадь, высшая точка: подробная информация о горных хребтах и массивах в интернет-энциклопедии РУВИКИ |
Тау сырты | Урал таулары |
SEO_title | Уралтау — расположение, длина, абсолютная высота, высшая точка — РУВИКИ |
Уралтау [1][2][3] ( баш. Урал + тау ) - Көньяк Уралдагы иң озын тауларның берсе. Көньяк Уралда - Башкортстанда һәм Чиләбе өлкәсендә төп су бүлүче сырт [4]. .
Гомуми мәгълүмат
Бу тау Башкортостан Республикасының Баймак, Бөрҗән, Әбҗәлил,Белорет, Учалы районнары һәм Чиләбе өлкәсе аша 290 км озынлыкка сузылган. Сыртның киңлеге үзәк өлештә 10 - 20 км. Сыртның биеклеге Уралның көнбатыш сыртлары белән чагыштырганда зур түгел һәм уртача 1000 метрдан артмый.
Уралтау сыртының иң биек түбәсе - Башкортстанның Белорет районындагы Әрвәкрәз тавы (1068 м), аның атамасы тауның итәгеннән агып чыккан Әрвәк һәм Рәз елгалары исемнәреннән кушылып барлыкка килгән.
Уралтау - Көньяк Урал елгаларының төп су бүлүчесе, көнчыгышка таба акканнары - Җаек елгасына һәм көнбатышка акканнары Агыйдел елгасына килеп коя, ә анысы үз нәүбәтендә Чулманга агып төшә [5].
Уралтау токым составы көнбатыш таулар составыннан (мәсәлән, Әвәләк, Ирәмәл һ.б.) шактый аерылып тора. Тау нигездә метаморфик сланецлардан һәм кварцитлардан тора, структурасы бөтен озынлыгында даими. Тектоник яктан ул Уралтау антиклинорийы булып тора. Сырт рельефы - тәбәнәк һәм уртача биеклектәге калкулыклардан, талгын күтәрелгән түбәле таулардан тора. Тау башларында денудацион кыяташ калдыклары - останецлар калкып чыккан.
Тауларда вертикаль дифференциация күренеше сизелә. Сыртның төньяк, биек өлешен аксыл ылыслы катнаш урманнар каплаган . Үзәк өлеше нарат һәм каен урманнары белән аерылып тора, туфраклары көлсу һәм соры. Көньякта, тауның тәбәнәгәйгән һәм тигезләнгән өлешендә, соры урман туфракларында нарат, каен һәм усак урманнары өстенлек итә [6]
Искәрмәләр
- ↑ Уральский хребет // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ Орография Российской империи // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
- ↑ А. В. Сидоренко. Геология СССР. Том 12, часть 1, книга 2, М.: Недра, 1969 г. 311 стр. С. 210. (переиздание 2012 г.: ISBN 978-5-458-52059-1)
- ↑ Уралтау// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.
- ↑ Хребет Уралтау, archived from the original on 2020-09-27, retrieved 2020-09-03
Карагыз
Әдәбият
- Уралтау // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 27-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
- Матвеев А. К. Вершины Каменного Пояса: Названия гор Урала. 2-е изд., перераб. и доп.— Челябинск: Юж.-Урал. кн. изд-во, 1990.
- Япаров И.М. Арвякрязь // Башкирская энциклопедия / гл. ред. М. А. Ильгамов. — Уфа : ГАУН «Башкирская энциклопедия», 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-306-8.
Сылтамалар
- Башкортостан//Большая российская энциклопедия(үле сылтама)