Авыргазы хәбәрчесе
Авыргазы хәбәрчесе - татар телендә Башкортстанның Авыргазы районында нәшер ителүче иҗтимагый-сәяси басма. Атнага өч тапкыр чыга. русча «Аургазинский вестник», чуашча «Аургазӑ хыпарçи» гәҗитләре чыгып килә. Гомуми тиражы - 6 500 данә.[1]
Тарих
1930 елның 6 сентябрендә беренче татарча гәҗит Çiꞑy өcen исемендә чыга.[2]
- 1931 - 1956 елларда татарча «Җиңү өчен» гәҗите нәшер ителә.
- 1933 - 1956 елларда чуашча «Ленин çулĕпе» гәҗите дә нәшер ителә.
- 1956 елдан русча «По ленинскому пути» гәҗите чыга башлый.
- Татарча «Ленин юлыннан» дубляж хәлендә кала.
- 1965 - 2006 елларда район гәҗите өч телдә нәшер ителә:
«Путь Родины» (рус.) / «Ватан юлы» (татар.) / «Çěршыв çулě» (чуаш.)
- 2006 елдан хәзерге логотип белән чыга.[3]
Төп темалар
Авыргазы районының иҗтимагый, мәдәни тормышы, күренекле якташлары турында мәкаләләр, сугыш һәм хезмәт ветераннарын, эш кешеләрен хөрмәтләү. Гәҗит төрле катлау укучыга исәпләнгән. Сишәмбе, чәршәмбе, шимбә (TV программасы белән) көннәрне чыга. Реклама да басыла.
Чыганаклар
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ http://www.smiufa.ru/newspaper.html
- ↑ Районның рәсми сайты, archived from the original on 2016-03-05, retrieved 2014-08-30
- ↑ рәсми сайт