Фәнүзә Нәдершина
Фәнүзә Нәдершина (Фәнүзә Аетбай кызы Нәдершина, баш. Фәнүзә Айытбай ҡыҙы Нәҙершина) – әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1998), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987). БР атказанган фән эшлеклесе (2000).
Тәрҗемәи хәле
1936 елның 7 февралендә БАССР Авыргазы районы Морадым авылында туган. Стәрлетамакта педагогия укуханәсен (1954), педагогия институтын (1959), Уфада ССРБ ФА БФ Тарих, тел һәм әдәбият институтында аспирантура (1962) тәмамлый. 1954-1959 елларда Авыргазы районында: Морадым җидееллык мәктәбендә рус теле укытучысы, мәктәп директоры (1959), комсомолның Авыргазы район комитетында бүлек мөдире (1955-1956) булып эшли. 1962 елда, фәнни дәрәҗә алгач, Уфада Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшкә калдырыла: өлкән (1973-1999), әйдәүче (1999-2005), баш (2005 елдан) гыйльми хезмәткәр вазыйфаларын били.[1]
Иҗаты
Фәнни хезмәтләре
Файл:Ф.Нәдершина 1.jpg
«Урал батыр (башкорт халык кобайыры)». 2003
200 дән артык фәнни хезмәт язган. Фәнни эзләнүләре фольклорны өйрәнүгә багышлана. Афористик жанрлар, риваять-легендалар, хорафатый хикәяләрне тикшереп, «Халык сүзе» (1983), «Халык хәтере» (1986) исемле хезмәтләр яза. Ф. Нәдершина күп көч куйган «Җомаклар» (1979, 1993 [рус.] [башк.]), «Мәкальләр һәм әйтемнәр» (1980, 1993), «Риваятьләр, легендалар» (1980, 1987, 1997), «Башкорт халык җырлары, җыр-риваятьләре» (1997, [рус.] [башк.] [ингл.]) томнары «Башкорт халык иҗаты» шәлкемендә нәшер ителә. Шулай ук «Алтын кумта» (1985), «Рухи хәзинәләр» (1992), «Җырлы-биюле уеннар» (1996) исемле җыентыклар бастыра. «Башкорт халык риваятьләре һәм легендалары» (2001), «Урал-батыр: башкорт халык кобайыры» (2003), «Салават башкорт фольклорында» (2 т., 2008; [рус.] [башк.] [ингл.]), «Башкорт халык кобайыр-иртәкләре» (2010) һ.б. хезмәтләре бар.
- «Башкорт халык иҗаты» ( [рус.] [башк.]) җыентыгы авторларының берсе.
- БАССР районнары, Курган, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләре буенча фольклор экспедицияләренә чыга (1960-1989; 1977, 1988 – җитәкче буларак).
- Ф. Нәдершина фразеологик сүзлекләр (1973, 1994) әзерләүдә, фольклор буенча әсәрләрне русчага тәрҗемә итүдә катнаша.
- «Җыр тарихы-халык тарихы» исемле телевизион тапшыруларны (1984-1990, Башкортстан ДТРК) әзерли һәм алып бара.
- «Күңелләре тулы моң иде» (1986, курайчы Кәрим Дияров турында), «Рухи хәзинәләр эзеннән» (1992) исемле документаль фильмнар авторы.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Салават Юлаев премиясе (1987) – «Башкорт халык иҗаты» җыентыгы (1972-1986) өчен (авторлар төркеме эчендә)
- Салават Юлаев ордены (2007)
- БР атказанган фән эшлеклесе (2000)
Әдәбият
- Фәнүзә Нәдершина. Башҡорт халыҡ йырҙары йыр риүәйәттәре [башк.] [рус.] [ингл.]. — Уфа: «Китап», 1997. — 288 бит. — ISBN 5-295-02094-0
Чыганаклар
- Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 [башк.]
- С. Галин. Тел ачкычы- халыкта. Уфа, 1999 ISBN 5-295-02592-6 [башк.]
Тышкы сылтамалар
- Башкортстан (белешмәлек) [рус.]
- Тарих, тел һәм әдәбият институты (Уфа) сайтында [рус.]