Красноусол
Авыл | |||
Красноусол | |||
---|---|---|---|
баш. Красноусол | |||
| |||
|
|||
53°53′41″ с. ш. 56°28′07″ в. д.GЯO | |||
Ил | |||
Район | Башкортстанның Гафури районы | ||
Тарих һәм география | |||
Нигез салына | 1752 | ||
Сәгать кушагы | UTC+05:00 | ||
Халык саны | |||
Халык саны | |||
Рәсми тел | башкорт теле и рус теле | ||
Санлы идентификатор | |||
Телефон коды | 34740 | ||
Почта индекслары | 453050 | ||
|
Красноусол, Усолка – авыл, Гафури районының (1930—63 елларда һәм 1965 елдан алып) һәм Красноусол авыл советының үзәге.
Уфадан көньяк-көнчыгыш таба 130 км һәм Аккүл тимер юл станциясеннән 26 км еракта Тозъелга буенда, Талбазы—Красноусол, Архангель—Красноусол, Стәрлетамак—Красноусол, Ишембай-Красноусол автомобиль юллары өстендә урнашкан.
Халкы (мең кеше): 1906 елда — 2,8; 1920 — 5,5; 1939 — 9,7; 1959 — 9,7; 1989 — 10,3; 2002 — 11,8; 2010 — 12,9. Руслар, башкортлар, татарлар яши (2002).
Социаль һәм мәдәни өлкәләр
ПУ, башкорт интернат-гимназиясе, 3 урта мәктәп, 3 балалар бакчасы, үзәк район хастаханәсе һәм китапханәсе, балалар китапханәсе, мәдәният йорты (4 үзешчән сәнгать халык коллективы), тарих-туган якны өйрәнү музее, мәчет, чиркәү бар.
Тарихи белешмә
Авылга 18 гасыр уртасында Богоявленск заводы буларак нигез салына. 1770 елда авылда И.И.Лепёхин була. 1772 елда 788 ир-ат исәпкә алынган, 1865 елда 371 йортта — 2773 кеше. Игенчелек, умартачылык белән шөгыльләнгәннәр, заводта эшләгәннәр. Чиркәү (1810 елда төзелгән), училище, 3 су тегермәне, 2 сәүдә кибете булган. 1896 елда Богоявленский (Усолка) исеме белән исәпкә алынган. 1906 елда чиркәү, ир һәм кыз балалар зимства мәктәпләре, уку бүлмәсе, Пашковның пыяла заводы, завод хастаханәсе, почта-телеграф бүлекчәсе, аракы, 3 сыра һәм 13 бакалея кибете, икмәк склады (мөгәҗи) теркәлгән; авылда волость идарасе урнашкан. 1920 елда Красноусол заводы (Усолка) исеме белән исәпкә алынган, 1928 елда хәзерге исемен һәм шәһәр төрендәге бистә статусын йөртә, 2005 елда хәзерге статусын ала. Авылдан төньяк-көнчыгышка таба 5 км еракта Красноусол минераль су чыганаклары бар.
Танылган шәхесләр
- Анатолий Горин (1922-1981), Советлар Союзы Герое.
- Анатолий Копсов (1942), БР Министрлар Советы рәисе (1992—1994).
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе(үле сылтама) (башк.)