Энергетик (Башкортстан)

Энергетик (баш.  Энергетик , рус. Энергетик) ― Башкортстанның Нефтекама шәһәре шәһәр округы составына керүче торак пункт, авыл (2004―2005 елларда шәһәр тибындагы бистә). 2021 елда халык саны 3 350 кеше (2010 елда 3450 кеше, 2007 елда 3262 кеше) тәшкил иткән.
Почта индексы — 452697, ОКАТО коды — 80427558.

Тарих

Торак пунктка 1958 елда нигез салынган.

2004-2005 елларда – шәһәр тибындагы бистә.

2004 елның 17 декабрендәге 125-З номерлы «БРның административ - территориаль төзелешендә үзгәрешләр турында»гы закон нигезендә Энергетик штб авыл торак пункты категориясенә кертелә.[3]

Географик урыны

Авыл республиканың төньяк-көнбатышында, Карман сусаклагычының (ru) (Бүә елгасы) көньяк ярында аның плотинасы янында, Нефтекамадан төньяк-көнчыгышка таба 25 км, Яңавылдан көнбатышка таба 22 км һәм Уфадан төньяк-көнбатышка таба 190 км ераклыкта урнашкан. Авыл Яңавыл районы территориясе белән әйләндереп алынган. Көньяктан торак пунктына Карман авылы тоташа. Авылның көньяк читендә Мәскәү – Казан – Екатеринбург тимер юл магистралендә Карман һәм Энергетик станцияләре урнашкан. Нефтекама – Яңавыл автотрассасыннан керү юлы бар. Торак пунктта 8 урам.

Ара [4]
  • Шәһәр округы үзәгенә (Нефтекама) кадәр – 25 км.
  • Якындагы район үзәгенә (Яңавыл) кадәр – 22 км.

Халык саны

Халык саны
20072010[5]
3262↗3450

Милли составы: башкортлар 36,6 %, татарлар 29,8%, руслар 12,5 %, марилар 6,5 %, милләтләрен күрсәтмәгәннәр 12,2 %.

Дин

«Иман Нуры» мәчете.

Икътисад

Авылда Карман сусаклагычы[d] (ru) урнашкан.

Шәхесләр

Искәрмәләр