Гөлфия Юнысова

Гөлфия Юнысова (Гөлфия Атнагул кызы Юнысова, баш. Гөлфиә Аҙнағол ҡыҙы Юнысова) – шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе. РФ (2005), БАССР (1989) атказанган мәдәният хезмәткәре. БР мәгариф отличнигы (2000). Башкортстанның халык шагыйре (2015).

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 10 сентябренда БАССР Әлшәй районы Сарыш авылында туган. Раевка урта мәктәбен (1966), Уфада дәүләт университетын (1971) тәмамлый. 1971-1973 елларда Сибайда педагогия укуханәсендә рус теле һәм әдәбияты укыта. «Совет Башҡортостаны» газетасында (1973), «Пионер» журналында (1974-1978) эшли. «Башҡортостан ҡызы» журналының баш мөхәррире (1978-1999). 1979-1990 елларда Россия Югары шурасы, 1999 елдан БР Корылтае-Дәүләт шурасы депутаты.

Иҗаты

Гөлфия Юнысова балалар язучысы һәм җырлар тексты авторы булып танылды. Аның кече яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләре уңышлы чыга. Университетта укыган елларда балалар өчен «Миңа бары өч кенә» (1969), «Зәңгәр тубым» (1971) китапларын иҗат итә. Сибайда эшләгәндә «Яз хакында әкият» (1973), «Тылсымлы бүләк» (1975) китапларын басмага әзерли. Хәзер 40 китап, 300 җыр сүзләре авторы, әсәрләре 25 телгә тәрҗемә ителгән.[1] «Кояшлы иртә» (1977), «Быргы чакыра» (1979), «Бәпембә» (1982), «Бүз тургай җыры» (1983), «Өметемнән югалма» (1990), «Ак яңгыр» (1998), «Сандугач моңы» (1998), «Салават күпере» (2003) китаплары бар. Мәскәүдә «Литературная Россия», «Огонёк», «Дружба народов», «Юность», «Работница», «Крестьянка», «Наш современник» журналларында шигырьләре; аерым китап булып, рус телендә «Каенкай җыры» (Песня березки) (1979) , «Өйләр елмая» (Дома улыбаются) (1980), «Салават күпере буйлап юл» (Дорога по радуге) (1984), «Безнең җыр» (Наша песня) (1986), Нукуста каракалпак телендә «Кыңгырау чәчәге» (1979) китаплары нәшер ителгән. «Очып булмый канатсыз» пьесасы Сибай драма театрында уйнала. Публицистика өлкәсендә дә хезмәтләре күп.

Казанда 2004 елда «Серле утрау» китабы нәшер ителде.[2]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Файл:Г.Юнысова 1.jpg
«Серле утрау» китабы. Казан, 2004.

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1974).
ССРБ журналистлар берлеге әгъзасы (1979).

Гаиләсе

Улы — Урал Мирас улы Иделбаев (1972), композитор, БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2014).
Улы — Артур Мирас улы Иделбаев, «Башҡорт йәштәре иттифағы»н оештыручы[4].

Чыганаклар

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Искәрмәләр