Башкортостан кызы (журнал)
«Башкортостан кызы» (баш. Башҡортостан ҡыҙы, Башкортстан кызы) журналы — Уфа шәһәрендә хатын-кызлар һәм гаилә өчен нәшер ителүче айлык иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис басма.
- Оештыручылары — БР матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы, „БР «Башҡортостан ҡыҙы» журналы редакциясе” ДУП.
- Баш мөхәррире — 2013 елдан Гөлназ Мират кызы Кутуева.
Тарихы
- 1968 елның гыйнварыннан КПСС ҮК сәркатибәте карары[2] белән нәшер ителә.[3].
- 1991 елдан оештыручылары — БР Дәүләт җыелышы-Корылтай, БР хөкүмәте, басма мөхәрририяте[4].
Баш мөхәррирләр
Бурычлары
- Җөмһүрият хатын-кызларының дәүләт һәм җәмәгать тормышында катнашу мәсьәләләре, аларның хокукый, социаль-иктисадый, психологик проблемалары яктыртыла.
- Әхлак, тәрбия, мәгариф, сәламәтлек проблемалары буенча мәкаләләр бастырыла.
- Йорт хуҗалыгы һ. б. көнкүреш мәсьәләләре буенча киңәшләр урын ала.
- Хатын-кыз язучылар, шагыйрәләр иҗатына аерым игътибар бирелә.
Рубрикалар
| Мөхәррир сүзе | Юллар чакыра | Мәшһүр хатын-кызларыбыз | Язмышлардан көчлерәк | Рухиятта-вакыйга | Аһ, бу хатын-кыз |
| Аталы бала — аркалы | Ирләрнең асыллары | Авыл сулышы | Эшкуар хатын-кызлар | Ефәк тирмә | Рухи үсеш |
| Тәрбия сабаклары | Парлы гомерләр | Безнең шәҗәрә | Тарихка күчкән битләр | Бәхәс алмасы | Милли йолаларыбыз |
| Ни хәлдә син, олы кеше? | Чит өлкәләрдә | Әдибә | Әдәби балкыш | Кызлар моңы | Балалар куандыра |
| Аллаһы бәрәкәте | Янбирде белән Янбикә | Безнең журнал тышында | Ходай саклар сакланганны | Йолдызлы яңалыклар | Безгә килгән хатлардан |
| Сихәт | Камиллеккә омтылыш | Кулыңнан куан | Безнең бәйгеләр | Шәп бакчачы бәйгесе[5] |
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ «Уфа-гид» сайтында
- ↑ КПСС ҮК сәркатибәте карары. 1967 ел, 22 март
- ↑ архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2020-10-01, retrieved 2015-07-18
- ↑ Россия архивлары сайтында, archived from the original on 2015-09-29, retrieved 2015-07-18
- ↑ Сәхифәләр саннан-санга үзгәреп торырга мөмкин