Кәтибә Кинҗәбулатова
Тәрҗемәи хәле
1920 елның 15 сентябрендә АСБР Аргаяш кантоны (хәзерге Чиләбе өлкәсе Аргаяш районы) Мәүлет авылында туган. Башлангыч белемне укытучы әтисеннән ала. Мөхәммәтколый җидееллык мәктәбен, Уфада педрабфак (1939) тәмамлый. Уфа педагогия институтына укырга керә. Бөек Ватан сугышы башлангач, укуын читтән торып уку бүлегенә күчеп тәмамлый (1944). 12 ел Сируси җидееллык, Мөхәммәтколый урта мәктәпләрендә укыта. 1953 елда Уфага килә һәм «Әҙәби Башҡортостан» журналында (1953-1968) әдәби хезмәткәр булып эшли. Мәскәүдә югары әдәби курсларны тәмамлый (1960). «Башҡортостан ҡыҙы» журналының беренче баш мөхәррире (1968-1975).[1]
Иҗаты
Әдәбият белән мавыгуы рабфакта уку елларына туры килә. Балалар өчен әсәрләре сугыштан соңгы елларда языла һәм китап булып басыла: «Тәүге чәчкәләр» (1954), «Алтын тояк ак кәҗә» (1955), «Әнисә» (1960), «Бөркет» (1966), «Айгүзәлнең алтын ачкычы» (1970). Шагыйрә «Әти тавышы» (1964), «Терелергә әйтер сүз» (1971) повестьларын да язды. Аның җыентыкларга кергән лирик шигырьләренә, поэмаларына ихласлык, сәнгатьчә гадилек, мөлаемлык хас: «Яшел яфраклар» (1958), «Сүнмәс мәхәббәт» (1962), «Минутлар» (1965), «Мин җырлыйм» (1968), «Йолдызлар бии» (1969), «Әни сулышы» (1980), «Барысы да туган җиремдә» (1982), «Асылташлар илендә» (2000). А.С. Пушкин, Адам Мицкевич, Зөлфия әсәрләрен тәрҗемә итте.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- «Хөрмәт билгесе» ордены (1991)
- БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1980)
- Һәдия Дәүләтшина исемендәге премия (1989)
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1956)
Әдәбият
- С. Галин. Сүнмәс мәхәббәт. Агыйдел , 1963, № 7.
- Г. Хөсәенов. Шагыйрәнең йөрәк җылысы (китапта: Шагыйрьләр. Уфа, 1981.)
Чыганаклар
Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]