Адам Мицкевич
Адам Бернард Мицкевич (пол. Adam Bernard Mickiewicz; 24 декабрь 1798, Заосье фольваркы, Новогрудка өязе, Литва губернасы, Россия империясе — 26 ноябрь 1855, Константинополь, Госман империясе) — поляк шагыйре, сәяси публицист, Польша һәм Белоруссия милли-азатлык хәрәкәте эшлеклесе. XIX гасыр Польша һәм Белоруссия әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый[16] Польшада романтизм чорының иң бөек шагыйрләренең берсе (Юлиуш Словацкий һәм Зигмунд Красинский белән беррәттән) исәпләнә.
Тәрҗемәи хәле
Хәйерчелеккә төшкән зур булмаган җирле дворян-шляхтич, Новогрудка (хәзерге Беларусь) адвокаты Миколай Мицкевичның (1765—1812) улы; гаилә борынгы литва нәселе Мицкевич-Рымвидларга карый. Әнисе Яков Франк[17][18] юлыннан баручы чукынган яһүдләр гаиләсеннән. 1799 елның 12 февралендә Новогрудка Фарный костелында чукындырыла.
Новогрудканың Михаил Архангел (1807—1815) корамы каршындагы доминикан мәктәбендә белем алгач, Вильн университетына (1815) укырга керә. 1817 елдан патриот яшьләрнең филоматлар һәм филаретлар түгәрәкләре эшендә катнаша, программалы шигырьләр яза («Яшлеккә ода», 1820 һәм башкалар). Университетны тамамлагач, Каунаста (1819—1823) укытучы булып эшли.
1823 елның октябрендә Вильнюста Н. Н. Новосильцевның «Филоматлар эше» буенча хөкем ителеп, элекке Изге Троица базилиан монастырендә урнашкан төрмәгә ябыла.
1824 елның апрелендә кемнеңдер ярдәме белән төрмәдән чыгарыла. 1824 елның октябрендә Литвадан куып җибәрелә.
1824 елдан 1829 елга кадәр Литвада һәм Россиядә (Петербург, Одесса, Мәскәү) яшәгән. Биредә ул Декабристлар хәрәкәтендә катнашучылар — К.Рылеев, А. Бестужев һәм аның талантын югары бәяләгән күренекле язучылар белән якынлаша.
1826 елда Россиядә аның «Кырым сонетлары» циклы дип аталып, «Сонетлар» шигырьләр китабы чыга.
1828 елда литвалыларның Тевтон агрессиясенә каршы көрәше турында «Конрад Валленрод» поэмасы басыла.
1829 елда Россиядән китеп, Германия, Швейцария, Италиядә була.
1830 елда күтәрелешкә кушылу омтылышыннан соң, шагыйрь, әдәби һәм революцион эшчәнлекне дәвам итеп, Париждагы эмиграциядә гомерлеккә кала.
«Пан Тадеуш» (1832—1834) милли эпопея авторы.
1890 елда Парижда вафат була.
Шәхси тормышы
1834 елда Адам Мицкевич Целина Шимановскаяга өйләнә, 6 балалары була: кызлары Мария һәм Һелена, уллары Владислав (1838—1926) — Польша эмиграциясенең күренекле эшлеклесе, Юзеф (1850—1938), Александр һәм Ян.
Искәрмәләр
- ↑ Рувики
- ↑ Мицкевич, Владислав (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1896. — Т. XIXа. — С. 508.
- ↑ Милош Ч. The History of Polish Literature, Updated edition — 2 — University of California Press, 1983. — С. 229—230. — ISBN 978-0-520-04477-7
- ↑ Record #64009368 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ Мицкевич Адам // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ 1 2 3 4 Краткая литературная энциклопедия (рус.) — М.: Советская энциклопедия, 1962.
- ↑ Список профессоров Коллеж де Франс
- ↑ Encyclopædia Britannica (ингл.)
- ↑ http://tnk.krakow.pl/czlonkowie/mickiewicz-adam/
- ↑ Милош Ч. The History of Polish Literature, Updated edition — 2 — University of California Press, 1983. — С. 208. — ISBN 978-0-520-04477-7
- ↑ 1 2 3 Спасович В., Уманский А. М. Мицкевич, Адам (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1896. — Т. XIXа. — С. 503—508.
- ↑ https://web.archive.org/web/20110607113022/http://www.arts.gla.ac.uk/Slavonic/Mickiewicz%20Life%20%26%20Work.htm
- ↑ http://biblia.waw.pl/teksty/biblia_wujka_w_jezyku_i_kulturze.php
- ↑ Мицкевич, Александр Николаевич (рус.) // Энциклопедический словарь — СПб.: Брокгауз — Ефрон, 1896. — Т. XIXа. — С. 508.
- ↑ http://encyklopedia.pwn.pl/haslo/;3940563
- ↑ Масляніцына І.
- ↑ Czeslaw Milosz «The Land of Ulro» (Farrar,Strauss, Giroux, 1981)
- ↑ Balaban, Meir, The history of the Frank movement, 2 vols., 1934—1935
Әдәбият
- А. Мицкевич в русской печати. 1825—1955, М.—Л., 1957.
- Беккер И. И. Мицкевич в Петербурге. Л.: Лениздат, 1955. 168 с.
- Беккер И. И. Мицкевич в России // Звезда. 1955. № 11.
- Благой Д. Д. Мицкевич и Пушкин // Известия Академии наук СССР. Отделение литературы и языка. — М.: Изд-во АН СССР, 1956. — Т. XV. Вып. 4. — С. 297—314.
- Брусевіч А. Фактары беларускай культуры ў творчасці Адама Міцкевіча. Гродна, 2008;
- Горский И. К. А. Мицкевич. М., 1955.
- Живов М. С. А. Мицкевич. М., 1956.
- Климчук В. А. Чей поэт Адам Мицкевич? Брест, 2003.
- Лабынцев Ю. А., Щавинская Л. Л. «Староруское» церковное наследие в творческой судьбе Адама Мицкевича // Древняя Русь. Вопросы медиевистики. 2005. № 3 (21)
- Рыльский М. Ф. Поэзия А. Мицкевича. М., 1956.
- Ткачёв М. Мицкевич и Пушкин: истоки и традиции русской поэзии. — Минск: Славянский путь, 2003.
- Яструн М. Мицкевич. Пер. с польск. А. Голембы. М., 1963.
- Adam Mickiewicz. Zarys bibliograficzny. Warszawa, 1957.
- Kleiner J. Mickiewicz, t. 1-2, Lublin. 1948.
- Kronika życia i twórczości Mickiewicza. Warszawa, 1966
- Słownik języka Adama Mickiewicza, t. 1-7, Wrocław — Warszawa — Kraków, 1962—1971.
- Rymkiewicz J., Siwicka D., Witkowska A., Zielińska M. Mickiewicz. Encyklopedia. — Warszawa, 2001.