Мирас Иделбаев

Мирас Иделбаев (Мирас Хәмзә улы Иделбаев, баш. Мирас Хәмзә улы Иҙелбаев) – язучы, галим. Филология фәннәре докторы (2001). БР атказанган мәгариф хезмәткәре (1995). Р.Гарипов премиясе лауреаты (2006). Профессор.

Тәрҗемәи хәле

1945 елның 9 декабрендә БАССР Баймак районы Ишбирде авылында туган. Уфада дәүләт университетын (1970) тәмамлаган. 1970 елдан Сибайда: радиокомитетның Урал арты буенча үз хәбәрчесе, комсомолның Сибай шәһәр комитеты бүлек мөдире (1973). 1974 елдан Уфада: «Башҡортостан уҡытыусыһы» (Башкортстан укытучысы) журналында (1974-1977), тарих, тел һәм әдәбият институтында (1977-1983), БДУ да (1983 елдан) эшли. «Башкорт тел системасында авыз иҗаты» темасына филология фәннәре докторы (2001) диссертациясен яклый.

Иҗаты

Файл:М.Иделбаев 1.jpg
«Идел-йорт» китабы (2014)

«Сынау» (1984), «Юлдашлар» (1989) исемле китапларга кергән хикәяләрендә заманның әхлак мәсьәләләрен күтәрә. «Юлай улы Салават» (1994) повестенда С. Юлаев тормышы тасвирлана. «Кызыл карлар», «Декабрь йолдызлары» китаплары, Кобагыш-чәчәнгә багышланган «Идел-йорт» (2014) романы бар.[1][2]

Фәнни хезмәтләре

250 фәнни хезмәт авторы. Борынгы һәм урта гасырлар төрки әдәбиятлар тарихын, башкорт авыз иҗатын өйрәнә. Башкорт әдәбиятын укыту методикасын һәм теориясен үстерә. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) автордашы.

Гаиләсе

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1987)

Чыганаклар

Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988. [башк.]

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. БР әдәби картасы
  2. Башинформ
  3. Башфорум, archived from the original on 2016-03-04, retrieved 2021-08-17