Гали Хәмзин
Гали Габбас улы Хәмзин (рус. Гали Габбасович Хамзин; 12 июнь 1950, Козгын-Әхмәр, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы — 15 ноябрь 2009[1][2]) — CCCР җырчысы. Башкортстанның халык (1988) һәм атказанган (1986) артисты. Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты[3]. АКШның Миннесота штаты Миннеаполис шәһәренең Почетлы гражданины[4]. 25 ел дәвамында «Ядкәр» фольклор төркеменең җитәкчесе[5].
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 12 июнендә Башкорт АССРның Белорет районы, Козгын-Әхмәр авылында туа[1].
Сәрмән урта мәктәбен тәмамлагач, Белорет һөнәри-техник училищесында укый, армиядә хезмәт итә. Туган ягына кайткач, шофер булып эшли, аннары күмәк хуҗалыкның ВЛКСМ комитетының азат ителгән секретаре итеп сайлана[3].
1981 елда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлеген тәмамлап, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе каршындагы «Ядкәр» фольклор ансамбленең солист-вокалисты була.
Гали Хәмзин Башкортстанның музыка сәнгатен чит илләрдә — Дания, Испания, Швеция, Австралия, Канада, АКШ һәм башка җирләрдә лаеклы күрсәтә. Аның иҗади казанышлары башкорт музыка сәнгатенең дөньяда танылуына зур өлеш кертә.
АКШның Миннесота штаты Миннеаполис шәһәре халкы аны шәһәрнең Почетлы гражданы итеп сайлый.
2010 елның 15 ноябрендә Уфада вафат була, туган авылы Козгын-Әхмәрдә җирләнгән[1].
Иҗаты
Җырчы репертуарының нигезен башкорт халык җырлары тәшкил итә: «Аргуҗа», «Зәйнулла», «Каһым түрә», «Любизар», «Сибай», «Тәфтиләү», «Уралым», «Хәйруллакай» һәм «Йөрүзән», шулай ук Башкортстан композиторларының әсәрләре[1].
1985 елда «Мелодия» бөтенсоюз фирмасы тарафыннан җырчының язмалары белән «Башкорт халык җырлары» винил пластинкасы (миньон) чыгарыла.
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
- Бөтенроссия халык җырларын башкаручылар конкурсының беренче премиясе лауреаты (1985)[2];
- Г. С. Әлмөхәммәтов исемендәге призга республика яшь җырчылар конкурсы лауреаты;
- «Содружество» халыкара фестивале дипломанты (1993);
- Башкорт АССРның атказанган артисты (1986);
- Башкорт АССРның халык артисты (1988);
- Салават Юлаев исемендәге республика премиясе (1997)[1].
Гаиләсе
Исемен мәңгеләштерү
- Белорет шәһәренең һәм Белорет районының Почетлы гражданы (вафатыннан соң, 2010 елның 5 октябрендәге 243 нче карар[8]).
- 2025 елның ноябреннән башлап җырчының туган авылы Козгын-Әхмәрдә Гали Хәмзин исемендәге Республика вокалистлар конкурсы уза[9][10].
- 2020 елда җырчының тууына 70 ел тулганда аның балачак дуслары, туганнары тормышына һәм иҗатына багышланган китап чыгарыла[11].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Г. А. Ишкинина. Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.
- ↑ 1 2 Умер народный артист РБ Гали Хамзин — башинформ.рф — Новости новой Башкирии. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2012. Архивировано 17 ноябрь 2009 года.
- ↑ 1 2 Гали Хамзин | История и Культура Башкортостана. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026. Архивировано 19 апрель 2013 года.
- ↑ Таланты Башкирии: известные на весь мир уроженцы республики. 2 апрель 2026 тикшерелде.
- ↑ Прямые трансляции: смотреть онлайн и бесплатно трансляции и записи концертов, лекций, фестивалей в разделе «Культурный стриминг» (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 2 апрель 2026.
- ↑ Айдар Хамзин: «Борюсь за свое право заниматься музыкой». bashinform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Самовар" 11 ноября: у уфимского Дома-музея Ленина новый директор: что нового ждать? gtrkrb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ О присвоении звания «Почетный гражданин Белорецкого района и города Белорецк». bashkor-gov.ru (5 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ В Белорецком районе пройдёт I Республиканский конкурс вокалистов имени Гали Хамзина. beloreck-tv.ru (4 ноябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ В Белорецке почтили память народного артиста Башкортостана Гали Хамзина. kulturarb.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 март 2026.
- ↑ В Уфе вышла книга, посвященная певцу Гали Хамзину. resbash.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.