Гата Сөләйманов

Гата Сөләйманов (Гата Зөлкафил улы Сөләйманов, баш. Ғата Зөлҡәфил улы Сөләймәнов) – курайчы, опера җырчысы (баритон), БАССР халык артисты (1963), РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре (1978), Салават Юлаев премиясе лауреаты (1971).

Тәрҗемәи хәле

1912 елның 15 июнендә Ырынбур губернасы Югары Урал өязе (хәзерге Баймак районы) 1 нче Төрекмән авылында туган. 3 яшендә ятим кала. Авыл мәктәбендә башлангыч белем ала. Уфадагы сәнгать техникумын (1927), Мәскәүдә консерваториянең милли бүлеген (1940) тәмамлый. 1928 елдан Беренче күчмә театрда (1934 елдан Баймак колхоз-совхоз театры) курайчы булып, 1940 елдан Уфада опера һәм балет театрында җырчы, 1945-1972 елларда Уфада драма театрында драма артисты булып эшли. 1963-1988 елларда Уфа сәнгать укуханәсендә укыта.

Бөек Ватан сугышы елларында

1943 елда Гата Сөләйманов Башкортстан сәнгать бригадасы төркемендә фронтка барып, 3 ай эчендә 90 концертта катнаша.

Иҗаты

Файл:Г.Сөләйманов 1.jpg
Г. Сөләйманов яздырган көйләр.«Мелодия» фирмасы

Халык җырларын һәм көйләрен җыю һәм тарихы, ноталары белән бастырып чыгару, милли уен коралы курайны пропагандалау өлкәсендә хезмәте зур. «Җыр һәм музыка дәресләре» (1960-1970, берничә басмада), «Курай» (1961, 1970, 1985) исемле китаплары курайда уйнарга өйрәтү методикасына нигез сала.

Репертуар

Уфа опера-балет театрында

  • «Акбүзат» — Сәүбән батыр, Мәсем хан (беренче башкаручы)
  • «Карлыгач», Н.К.Чемберджи – Кормый
  • «Ашкадарар», А.А.Эйхенвальд — Әсфән (беренче башкаручы)
  • «Айсылу», М.М.Вәлиев, Н.И.Пейко – Галикәй, Һидият

Уфа драма театрында

Концертларда

«Абдрахман кантон», «Габдулла ахун», «Баяс», «Гомәров», «Урал», «Бала карга; «Бүгәс маршы», «Заһидә», «Кара үрдәк», «Салковский», «Сабирәкәй», «Ильяс», «Алты егет», «Форт Петровский», «Аһылай», «Кәрвансарай», «Ятим кыз Хәтирә», «Зөлхәбирә», «Каһым түрә» һ.б. көйләр.[1]

Хәтер

  • Баймак шәһәре сәнгать мәктәбенә исеме бирелә.
  • Г. Сөләйманов призына Һөнәри курайчылар бәйгесе (1997) уздырыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

Искәрмәләр

  1. DataHunt сайтында, archived from the original on 2013-05-16, retrieved 2015-01-05