Рәшидә Туйсина

Рәшидә Туйсина (Рәшидә Гыйльметдин кызы Туйсина, баш. Рәшиҙә Ғилметдин ҡыҙы Туйсина) – биюче артист. РСФСР атказанган артисты (1978). Г.Сәләм (1968), С.Юлаев (1974) премияләре лауреаты.

Тәрҗемәи хәле

1942 елның 10 маенда БАССР Баймак районы Чыңгыз авылында туган. Мәктәпне тәмамлагач, пионер әйдаманы булып эшли. Уфага вожатыйлар укуына баргач, Фәйзи Гаскәров ансамбленә кастинг үтә.[1]

Иҗаты

Файл:Р.Туйсина 1.jpg
Юбилей кичәсендә.2012

Молдавиядә (1972), Эстониядә (1977) «РСФСР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә, Якутиядә (1978), Чуашиядә (1981) «БАССР әдәбияты һәм сәнгате көннәре»ндә катнаша. ССРБ шәһәрләрендә һәм 20 чит илдә (Мали, Сенегал, Гвинея, Һиндстан, Монголия, Франция, Италия, Швеция, Алмания, Польша, Финляндия, Испания, Дания һ.б.) гастрольдә була. Яшьләр һәм студентларның бөтендөнья фестивалендә (София, 1968) лауреат исеменә, җыр һәм бию ансамбльләренең бөтенрусия ярышында (Мәскәү, 1978) дипломга лаек була.[2]

Репертуар

Р. Туйсина биюләре табигыйлеге, тирән эчтәлекле булуы белән җәлеп итә. Тумыштан килгән искиткеч грация һәм сокланырлык кул пластикасы белән биюләрендәге хатын-кыз образларын җепкыр эшкәртелү дәрәҗәсенә җиткерә.[3]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр