Кәримуллин
Кәримуллин (Каримуллин) — фамилия, татарлар арасында һәм Үзәк Азия илләрендә киң таралган.
Фамилия «Кәримулла» исеменнән ясала, гарәп теленнән тәрҗемәдә «Аллаһының хөрмәтле, юмарт, кадерле кешесе» дигәнне аңлата.
«Кәримулла» исеме ике мөстәкыйль сүздән гыйбарәт:
- «Кәрим» — «юмарт, рәхимле, киң күңелле, намуслы», «хөрмәтле», «кадерле», «газиз»;
- «Аллаһ».
Фамилия
- Әбрар Кәримуллин (1925-2000), татар галиме, милли хәрәкәт әгъзасы, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты, Кол Гали исемендәге халыкара бүләк лауреаты.
- Динар Кәримуллин (1996), спортчы (көрәшче), көрәш буенча балалар тренеры. Көрәш һәм билбаулы көрәш буенча Халыкара класслы спорт остасы. Россия спорт остасы.
Әдәбият
- Саттаров Г. Ф. Татар исемнәре ни сөйли? — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1998.