Франциск (папа)
Франци́ск (лат. Franciscus, итал. Francesco; 17 декабрь 1936, Буэнос-Айрес — 21 апрель 2025, Ватикан), тугач бирелгән исеме — Хо́рхе Ма́рио Берго́льо (исп. Jorge Mario Bergoglio) — католик дин әһеле, 266 нчы Рим Папасы (2013 елның 13 мартыннан)[3]. Тарихта беренче тапкыр Яңа Дөньядан[ru] чыккан, соңгы 1200 ел эчендә Аурупадан булмаган беренче Рим Папасы (731 елдан 741 елга кадәр идарә иткән сирияле Григорий ІІІ тән соң)[4]. Беренче папа-иезуит. Григорий XVI (1831—1846) заманыннан бирле беренче папа-монах[5].
2025 елның 21 апрелендә Ватиканда инсульттан вафат була[6][7].
Тәрҗемәи хәле
Хорхе Марио Бергольо 1936 елның 17 декабрендә Буэнос-Айреста итальян эмигранты, тимер юл эшчесе Марио Джузеппе Бергольо белән Реджина Мария Сивори гаиләсендә туа.
Биш балалы гаиләдә төпчеге[8]. Химик-технолог дипломына ия.
Буэнос-Айреста Вилья-Девото семинариясендә укый.
1958 елның 11 мартында иезуитлар орденына керә[9]. Чилида новициат (гуманитар фәннәр) уза, аннары үзенең белемен Буэнос-Айрестагы Изге Иосиф көллиятендә дәвам итә, анда фәлсәфә буенча лицензиат дәрәҗәсен ала.
Буэнос-Айресның өч католик көллиятендә әдәбият, фәлсәфә һәм теология укыта. Испан теленнән тыш, итальян һәм немец телләрендә дә иркен сөйләшә.
Рим папасы Франциск сүзләре буенча, үзендә кешеләрне дин юлына күндерү сәләтен сизгәнче, аңа Аргентинадагы төнге клубта куып чыгаручы, шулай ук җыештыручы һәм лаборант булып эшләргә туры килә[10].
Иезуит
1969 елның 13 декабрендә Бергольо Иомниумның титуляр архиепискобы Рамон Хосе Кастельяно тарафыннан руханилыкка кушыла. Аргентина башкаласындагы Сан-Мигель көллиятендә теология факультеты профессоры итеп билгеләнә. 1970 елларда Аргентинаның иезуитлар орденында төрле постлар били.
Хорхе Марионың лидерлык сәләте белән тәэсирләнгән иезуитлар ордены җитәкчелеге аның статусын күтәрә. 1980 елда Бергольо үзенең альма-матеры — Изге Йосыф семинариясенең ректоры итеп билгеләнә. Бу вазифаны 1986 елга кадәр башкара. Аннары Германиядә докторлык диссертациясен яклый һәм туган ягына Кордова архиепископиясенең дин әһеле һәм рухи директоры буларак кайта, анда аның турыдан-туры башлыгы кардинал Рауль Приматеста була.
Епископ
1992 елның 20 маенда Бергольоны Ауки титуляр епискобы титулы белән Буэнос-Айресның ярдәмче епископы итеп билгелиләр. Ул 1992 елның 27 июнендә Буэнос-Айрес кафедраль соборында Буэнос-Айрес архиепискобы кардинал Антонио Кваррасино тарафыннан епископлыкка багышлана. Кардинал Кваррасиноның тиздән үз хезмәт вазифаларын тәмамлавы ачыклангач, Бергольоны 1997 елның 3 июнендә Буэнос-Айрес архиепискобының коадъюторы (епархияне мирас итеп алу хокукы булган епископ) итеп билгелиләр.
Бергольо кардинал Кваррасино урынбасары буларак вазифаларын яхшы башкара, һәм 1998 елның 28 февралендә Кваррасино үлгәч, аңа Буэнос-Айресның яңа архиепискобы сыйфатында варис була. 1998 елның 6 ноябрендә Аргентинада үз иерархы булмаган Көнчыгыш йоласы католиклары (шул исәптән рус католиклары миссиясе[11][12][13]) ординарие итеп билгеләнә.
Кардинал
2001 елның 21 февралендә Рим папасы Иоанн Павел II Бергольоны Ватикандагы консисториядә кардиналлыкка күтәрә. Ул Сан-Роберто-Беллармино чиркәве титулын ала.
Бергольо кардинал буларак Рим куриясендә берьюлы берничә административ постка билгеләнә. Ул Руханилар эшләре конгрегациясе, Гыйбадәт кылу һәм таинстволар дисциплинасы конгрегациясе, багышланган тормышка һәм апостоллар тормышы җәмгыятьләре институты конгрегациясе әгъзасы була. Бергольо шулай ук Латин Америкасы буенча комиссия һәм Гаилә эшләре буенча Папа Советы әгъзасы була.
Кардинал Бергольо шәхси тыйнаклыгы, доктриналь консерватизмы һәм социаль гаделлек эшчәнлегенә тугрылыгы белән аерыла. Бик гади тормыш рәвеше алып бара, бу — аның абруена билгеле бер өлеш кертә. Архиепископ сараеннан нык аерылган кечкенә фатирда яши, шофер белән шәхси лимузиннан баш тарта һәм җәмәгать транспортында хәрәкәт итә, ризыкны да үзе әзерли.
2005 елның 15 апрелендә Кеше хокуклары буенча адвокат Бергольога каршы җинаять эше кузгата, аны 1976 елда ике иезуит руханиен урлаган хәрби хунта белән сүз куешуда гаепли[14]. 2013 елның 17 мартында бу эшне карау белән шөгыльләнгән Аргентина судьясы Херман Кастелли La Nación газетасына биргән интервьюсында болай дип белдерә: «(Рим папасы) Хорхе Бергольо бу руханиларны „тапшырган“ дигән белдерүләр — тулы ялган. Без барысын да анализладык, бу версияне тыңладык, ачык фактларга карадык һәм әлеге очракта аның гамәлләре юридик катнашу булып тормый дигән нәтиҗәгә килдек. Әгәр башкача булса, без бу хакта белдерер идек»[15][16][17].
Папабиль
Рим папасы Иоанна Павла II үлгәннән соң, Бергольо Ватиканга 2005 елгы папа Конклавында катнашу өчен кардинал-сайлаучы буларак чакырыла. Бергольо папабиль буларак каралса да, Конклав яңа папа итеп кардинал Йозеф Ратцингерны сайлый. Әмма Конклавта катнашкан билгесез кардиналның 2005 елның сентябрендә бастырылган аноним көндәлеге буенча[18], Бергольо конклавта Ратцингерның төп көндәше була.
Әлеге документ мәгълүматлары буенча, Бергольо өченче тавышка куюда 40 тавыш ала, әмма хәлиткеч тавыш бирүнең дүртенче турында аның нәтиҗәсе нибары 26 тавыш тәшкил итә.
Конклавка кадәр үк кардинал Бергольо Иоанна Павла II җирләү тантанасында катнаша һәм Кардиналлар коллегиясе белән бергә регент буларак эш итә: Sede Vacante чорында Папа тәхете һәм Рим-католик чиркәве белән идарә итә.
2005 елда Епископлар синоды чорында Бергольо постсинодаль совет әгъзасы итеп сайлана. 2005 елның 8 ноябрендә өч еллык мөддәткә (2005—2008) Аргентина Епископлар конференциясен җитәкли.
Аның өчен Аргентина епископларының зур күпчелеге тавыш бирә, бу аның илдә лидерлыгын һәм конклавта катнашып алган халыкара абруен раслый.
Бенедикта XVI хезмәтеннән ваз кичкәннән соң чакырылган 2013 елгы конклавта шулай ук папабильләр санына керә[19] һәм бу юлы 2013 елның 13 мартында Рим папасы дәрәҗәсенә сайлана.
Рим папасы
Үзәк Европа вакыты белән 19 сәгать 6 минутта Сикстина капелласындагы торбадан ак төтен бәреп чыга һәм Изге Петр мәйданында җыелган дин тотучыларның көчле алкышларына күмелә. Папа изге Франциск Ассизский хөрмәтенә Франциск (лат. Franciscus) исемен ала[20].
Бу исемне куллану — папалык тарихында беренче күзәтелә, шул ук вакытта Франциск I номерын кулланмаска карар кыла. Аның исеме, киләчәктә Франциск II исемле папа барлыкка килсә генә, I номер белән билгеләнергә тиеш була. Франциск беренче Иезуитлар ордены вәкиле, шулай ук Яңа Дөньядан чыккан беренче папа була.
Папа Франциск интронизациясе 2013 елның 19 мартында үткәрелә.
Понтификат
Францискның социаль челтәрләрдә аккаунты булмый. Әмма 2019 елның 21 гыйнварында Рим Папасы Франциск «Кликни и молись» (Click to pray) дип аталган Папа белән догаларга багышланган махсус сайт һәм мобиль кушымтаның эшли башлавын игълан итә. Понтифик кулына планшет тотып традицион якшәмбе вәгазе вакытында инициативаны шәхсән үзе күрсәтә[21].
2014 елның 19 августында папа Франциск журналистларга, аңа кадәрге папа кебек үк, сәламәтлеге аркасында тәхеттән ваз кичәргә мөмкинлеген белдерә.
2015 елның сентябрендә Гаванада понтифик 89 яшьлек Фидель Кастро резиденциясендә була[22].
2015 елда аның җитәкчелегендә никахны гамәлдә түгел дип тану процессын гадиләштергән реформа үткәрелә. 2016 елның 8 апрелендә Францискның Amoris laetitia (лат. Мәхәббәт шатлыгы), гаилә һәм аның хәзерге тормыштагы урыны мәсьәләләренә багышланган үгкт-нәсихәте басыла[23][24].
Вәгъдә ителгән идарә һәм коррупциягә каршы көрәш реформалары кысаларында, 2013 елның октябрь башында Дини эшләр институты (Ватикан банкы) бөтен тарихында беренче тапкыр еллык хисабын бастырып чыгара. 2015 елның декабрендә Франциск беренче тапкыр Ватиканның консолидацияләнгән финанс хисабының тышкы аудитын билгели (бу эшне башкару өчен PricewaterhouseCoopers аудитор компаниясе сайлана).
2016 елның 12 февралендә Гаванада Франциск Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очраша. Мондый дәрәҗәдәге очрашу Рус православие һәм католик чиркәве тарихында беренче тапкыр була.
Франциск шулай ук 2018 елның августында үлем җәзасына каршы чыга. Аның позициясе гамәли нәтиҗәгә ия була: Нью-Йорк штаты губернаторы (АКШда халык саны буенча 4 нче штат) Эндрю Куомо папа белән теләктәшлек йөзеннән шул ук айда штатта үлем җәзасын гамәлдән чыгару турындагы закон проектын тәкъдим итәргә вәгъдә итә[25].
Франциск Икенче бөтендөнья сугышына туры килгән Пий XII понтификаты документларын вакытыннан алда җәмәгатьчелеккә чыгара[26][27].
2022 елның мартында Украинадагы хәрби гамәлләргә җавап итеп Франциск Изге Тәхет каршындагы Россия илчелегендә була, бу «моңарчы күрелмәгән адым» була[28]. Франциск Украина Президенты Зеленскийга шалтырата, үзенең «теләктәшлеген» белдерә һәм Ватиканның «сөйләшүләр өчен киңлек» табарга тырышуын хәбәр итә[29]. Март башында Украинага ярдәм белән ике югары дәрәҗәдәге кардинал җибәрәчәген игълан итеп[30], папа: «Изге Тәхет тынычлык өчен барысын эшләргә әзер», — дип белдерә[31].
2022 елның июлендә Францискның Канадага апостол сәфәре тәмамлангач: «Бу сәфәр сынау сыман булды… бу дөрес, мондый хәлдә сәяхәт итәргә ярамый», — дип белдерә һәм сәламәтлегенә бәйле вазифасыннан ваз кичүне фаразлый. Артроз чире аркасында Рим папасы кресло-коляскада хәрәкәт итә[32].
2025 елның 14 февралендә Джемелли Рим клиникасына госпитализацияләнә. 2025 елның 6 мартында Ватикан матбугат хезмәте понтификның хәле тотрыклы, дип хәбәр итә[33].
Франциск, госпитализациядән соң беренче тапкыр, Джемелли Рим хастаханәсе балконына чыга. Җыелучыларны сәламли, һәм астагы мәйданда җыелган өч меңгә якын кешегә фатихасын бирә,"баш бармагын өскә" ишарәли. Аннары Санта-Мария-Маджоре базиликасына юнәлә, анда Папа базиликасының коадъюторы-архиепискобы кардинал Роландас Макрицкас белән очраша, кайгыртуы һәм яклавы өчен рәхмәт йөзеннән Мария Salus Populi Romani иконасы каршына чәчәкләр сала[34].
Вафаты һәм җирләү тантанасы
2025 елның 21 апрелендә иртән Рим Папасы Франциск 88 яшендә үзенең резиденциясендә вафат була[35]. Ватикан белдерүенчә, үлем сәбәбе — инсульт, ул авыр йөрәк җитешсезлегенә китергән[7].
Рим Папасы Францискны җирләү традицион тантаналардан аерыла. Ул керткән үзгәрешләр нигезендә, җеназа йоласы гадиләштерелә: мәет хөрмәт күрсәтү өчен куелмый, табутны ябу тантанасы туктатыла, уяулык ике урынына бер генә кала, ә табут гади агачтан ясала. Күмү урыны итеп, элек күпчелек понтификлар өчен кабул ителгәнчә Ватикан мәгарәләре түгел, ә Рим базиликасы Санта-Мария-Маджоре сайлана[36][37].
АКШ президенты Дональд Трамп Рим папасы Францискны җирләү тантанасына барырга теләве турында белдерә[38].
Җирләү тантанасында Рус православие чиркәвеннән Мәскәү патриархатының Тышкы чиркәү элемтәләре бүлеге җитәкчесе, митрополит Антоний катнашыр дип көтелә[39].
Әхлакый һәм социаль мәсьәләләргә карашы
Эволюция теориясе
2014 елның 29 октябрендә Понтификаль Фәннәр академиясендә чыгыш ясаганда Рим Папасы Франциск сүзгә-сүз түбәндәгеләрне белдерә: «Яратылыш китабын укыганда, без Аллаһны тылсымлы таяк ярдәмендә дөньяны барлыкка китергән һәм теләсә нәрсә эшли алган тылсымчы итеп күз алдына китерергә мөмкинбез. Ләкин бу алай түгел».
Азатлыкка ирешү теологиясе
Берголь — үз карьерасының башында ук "Азатлыкка ирешү теологиясе"ннән читләшкән оста дин белгече. Белгечләр аның Comunione e Liberazione (Аралашу һәм котылу) консерватив дөньяви хәрәкәтенә якын булуын фаразлый.
Абортлар һәм эвтаназия
Кардинал Бергольо абортларга һәм эвтаназиягә каршы була[40].
Сексуаль азчылык вәкилләренә мөнәсәбәте
Франциск 2010 елда Аргентина Хөкүмәте тарафыннан кертелгән бер җенесле никахларны рөхсәт иткән законнарга каршы кискен фикерен белдерә. Буэнос-Айрес монастырьларына язган хатында ул: «Әйдәгез беркатлы булмыйк, без гади сәяси көрәш турында сөйләмибез, бу Аллаһ планына каршы җимергеч дәгъва. Без гади закон проекты турында түгел, ә күбрәк Аллаһ колларын бутарга һәм алдарга омтылган ялган атасы белән махинация турында сөйләшәбез», — дип белдерә. Ул шулай ук гей-уллыкка алуны балаларга карата дискриминация формаларының берсе булуына басым ясый.
2023 елның 18 декабрендә папа Франциск Fiducia Supplicans дип аталган доктриналь мәсьәләләр буенча декларацияне хуплый[41], ул католик руханиларына «нормаларга туры килмәгән» парларга, шул исәптән бер җенестә булганнарга да, фатиха бирергә рөхсәт итә[42].
Социаль гаделлек
Бергольо эзлекле рәвештә ярлылар хәленә керергә чакырса да, кайбер күзәтүчеләр аның социаль гаделлек проблемаларына зур басым ясамавын белдерә. Сәяси икътисад мәсьәләләре буенча төгәл позиция формалаштырмыйча, Бергольо рухилыкның һәм изгелекнең мөһимлеген ассызыклауны өстен күрә, бу табигый рәвештә ярлыларның газапларына күбрәк теләктәшлек итүгә китерә дип саный. Шуңа да карамастан, ул социаль программаларны хуплавын белдерә һәм ачык рәвештә ирекле базар сәясәтенең гаделлеген шик астына куя.
2014 елның ноябрендә папа Франциск Ватикан үзәгендә — Изге Петр мәйданында — йортсызлар өчен өч бушлай душ кабинасы урнаштырырга рөхсәт итә. Шулай ук Франциск инициативасы белән йортсызлар өчен душ кабиналары бөтен Рим буйлап чиркәү приходларында урнаштырыла[43].
Россиягә мөнәсәбәте
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл белән очрашудан тыш, Франциск Рим-католик һәм Рус православие чиркәүләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур әһәмият бирүен белдерә[46].
Энцикликалары
- Evangelii gaudium (2013) — хәзерге дөньяда Инҗилне вәгазьләү турында;
- Lumen Fidei (2013) — иман турында (пап Бенедикт XVI белән бергәлектә);
- Laudato si’ (2015) — экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проблемалары турында;
- Fratelli tutti (Барлык кешеләр — кардәшләр) (2020) — гомуми туганлык һәм социаль дуслык турында.
Бүләкләре
2018 елда Forbes журналы тарафыннан бастырылган дөньяның иң абруйлы затлары исемлегендә папа Франциск 6 нчы урында тора, ә 2014 һәм 2015 елларда рейтингның 4 нче юлын биләгән була[47].
Шәхси тормышы
- Танылган футболчы Альфредо Ди Стефано[51] (1926—2014) белән бер мәктәптә укый.
- Буэнос-Айресның «Сан-Лоренсо» аргентина футбол клубы җанатары була[8][52]. Изге Лаврентий хөрмәтенә аталган һәм 1908 елда рухани Лоренсо Масса ярдәме белән оештырылган команданың 2008 елда җанатарлар клубында рәсми әгъза булып тора булды.
- 1990 елда Пресвятая Дева Кармельгә нәзер әйтә һәм телевизор караудан баш тарта[53].
Документаль фильмнар
- 2017 — Франциск, мескеннәр папасы, байлар Ватикан / François, pape des pauvres, Vatican des riches (режиссеры — Энтони Форестье / Anthony Forestier) — «Портретлар / Grands portraits» циклыннан.
- 2018 — Папа Франциск. Человек слова / Pope Francis: A Man of His Word (режиссеры — Вим Вендерс).
- 2021 — Франческо (режиссеры — Евгений Афинеевский).
Нәфис фильмнар
- «Два Папы» (2019) — режиссёры Фернанду Мейреллиш фильмы.
Үлеме
Рим Папасы Франциск 2025 елның 21 апрелендә 88 яшендә Ватикандагы резиденциясендә вафат була. Үләренә бер көн кала понтифик Пасха уңаеннан халык алдында чыга, ул Ватикандагы Изге Петр базиликасы балконыннан юллама җиткерә[54]. Шулай ук 20 апрельдә Рим папасы Франциск Пасха уңаеннан котлаулар алмашу өчен АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс белән шәхси очрашу үткәрә[55].
Искәрмәләр
- ↑ http://www.bbc.co.uk/news/world-europe-21779257
- ↑ http://www.bbc.co.uk/newsround/21774373
- ↑ Папа Франциск призвал просить прощения у геев (рус.). Взгляд. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано 12 февраль 2019 года.
- ↑ Doctrinal declaration opens possibility to bless couples in irregular situations. Vatican News (18 декабрь 2023).
- ↑ Папа Римский разрешил священникам благословлять однополые пары. РБК (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Italy’s homeless to get showers at the Vatican (ингл.). The Local. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2014. Архивировано 17 ноябрь 2014 года.
- ↑ 1 2 Папа Римский Франциск умер от инсульта (2025-04-21). 21 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ 1 2 Папа Франциск: аскет, иезуит и страстный поклонник футбола (рус.). РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 апрель 2019. Архивировано 22 сентябрь 2020 года.
- ↑ Rubin, Sergio. Regresó la misa en latín, con mujeres cubiertas por mantillas (2007-09-17). 14 март 2013 тикшерелде.
- ↑ Папа Римский высказал свое доверие к России и ее народу [рус.], Российская газета (2017-05-12). 24 октябрь 2017 тикшерелде.
- ↑ Самые влиятельные люди мира 2018 Форбс (рус.). www.stevsky.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано 2 февраль 2019 года.
- ↑ [1] Архивная копия от 2 ноябрь 2019 на Wayback MachineКолупаев В. Е. АРГЕНТИНА: Южная Америка // Католические общины византийского обряда и русская диаспора
- ↑ https://web.archive.org/web/20150709162549/http://www.presidencia.gob.bo/fuente/noticia.php?cod=3363#contenido
- ↑ Pope Francis receives Order of the Smile (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 10 сентябрь 2016 года.
- ↑ Ди Стефано заявил, что, возможно, играл в футбол с новым Папой Римским (рус.). Р-Спорт (18 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2013. Архивировано из оригинала 3 декабрь 2013 года.
- ↑ Аргентинский судья опроверг слухи о причастности Папы к преступлениям хунты (рус.). Взгляд. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано 9 ноябрь 2018 года.
- ↑ Нового Папу отличают строгость и любовь к футболу — помощник Бергольо (рус.). РИА Новости (14 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2013.
- ↑ Папа римский Франциск 25 лет назад дал обет об отказе от телевизора (рус.). Интерфакс (26 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2022. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Michael Brendan Dougherty. One Of These Men Will Be The Next Pope (ингл.). Business Insider (11 февраль 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 гыйнвар 2023. Архивировано 28 апрель 2022 года.
- ↑ Вэнс и папа римский Франциск провели частную встречу (2025-04-20). 21 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ "Кликни и молись". Папа Римский Франциск объявил о запуске сайта и приложений для молитв (рус.). ТАСС. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано 21 апрель 2019 года.
- ↑ Папа Римский Франциск во время визита на Кубу встретился с Фиделем Кастро Архивная копия от 25 сентябрь 2015 на Wayback Machine // Первый канал. 21 сентября 2015
- ↑ Pope Francis' Apostolic Exhortation on The Joy of Love (ингл.). Vatican Radio (8 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2016. Архивировано 7 март 2018 года.
- ↑ Увещание папы Франциска по проблемам семьи представлено в Ватикане (рус.). РИА Новости (8 апрель 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 апрель 2016. Архивировано 29 июнь 2018 года.
- ↑ Le Gouverneur Cuomo présentera un projet de loi visant à supprimer la peine de mort de la législation de l'État en solidarité avec le Pape François (фр.). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2018. Архивировано 9 август 2018 года.
- ↑ Пушкарская Е. «Церковь не боится истории» // Огонек. — 2020. — № 10 (5602). — С. 22.
- ↑ Пушкарская Е. «Церковь не боится истории» // Огонек. — 2020. — № 10 (5602). — С. 22 — 23.
- ↑ Pullella, Philip. Departing from protocol, pope goes to Russian embassy over Ukraine (2022-02-25). 13 апрель 2022 тикшерелде.
- ↑ Pope Francis calls Ukraine's President Zelensky to express 'sorrow' amid war (ингл.). National Catholic Reporter (26 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2022. Архивировано 14 май 2022 года.
- ↑ Украина: миссия кардиналов Краевского и Черни (рус.). Vatican News (7 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 13 апрель 2022. Архивировано 13 апрель 2022 года.
- ↑ Pullella, Philip. Pope Francis says 'rivers of blood' flowing in Ukraine war (2022-03-06). 13 апрель 2022 тикшерелде.
- ↑ СМИ: папа римский допустил возможность отречения из-за проблем со здоровьем (2022-07-30). 30 июль 2022 тикшерелде.
- ↑ В Ватикане сообщили об улучшении состояния папы римского (2025-03-08). 9 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Pope Francis makes first public greeting and blessing from hospital - Vatican News (2025-03-23). 23 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Умер папа римский. 21 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Ватикан назвал причину смерти папы римского Франциска (2025-04-21). 21 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Похороны папы римского пройдут с изменениями традиционного ритуала. 22 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Трамп намерен посетить похороны папы римского Франциска в Риме (2025-04-21). 22 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ РПЦ на похоронах папы римского Франциска будет представлять митрополит Антоний (2025-04-21). 22 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Le cardinal Bergoglio invite à défendre la culture de la vie avec ardeur (фр.). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 сентябрь 2011. Архивировано из оригинала 7 август 2011 года.
- ↑ Doctrinal declaration opens possibility to bless couples in irregular situations. Vatican News (18 декабрь 2023).
- ↑ Папа Римский разрешил священникам благословлять однополые пары. РБК (19 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 декабрь 2023.
- ↑ Italy’s homeless to get showers at the Vatican (ингл.). The Local. Мөрәҗәгать итү датасы: 14 ноябрь 2014. Архивировано 17 ноябрь 2014 года.
- ↑ Fox News. Francis is first pope from the Americas. 8 июнь 2013 тикшерелде.
- ↑ ABC News. Francis Becomes First Latin American Pope. 8 июнь 2013 тикшерелде.
- ↑ Папа Римский высказал свое доверие к России и ее народу [рус.], Российская газета (2017-05-12). 24 октябрь 2017 тикшерелде.
- ↑ Самые влиятельные люди мира 2018 Форбс (рус.). www.stevsky.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 апрель 2019. Архивировано 2 февраль 2019 года.
- ↑ Presidente Evo Morales distingue con el Cóndor de Los Andes al Papa Francisco (исп.). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2015. Архивировано из оригинала 9 июль 2015 года.
- ↑ https://web.archive.org/web/20150709162549/http://www.presidencia.gob.bo/fuente/noticia.php?cod=3363#contenido
- ↑ Pope Francis receives Order of the Smile (рус.). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 гыйнвар 2017. Архивировано из оригинала 10 сентябрь 2016 года.
- ↑ Ди Стефано заявил, что, возможно, играл в футбол с новым Папой Римским (рус.). Р-Спорт (18 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2013. Архивировано из оригинала 3 декабрь 2013 года.
- ↑ Нового Папу отличают строгость и любовь к футболу — помощник Бергольо (рус.). РИА Новости (14 март 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 14 март 2013.
- ↑ Папа римский Франциск 25 лет назад дал обет об отказе от телевизора (рус.). Интерфакс (26 май 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2022. Архивировано 16 гыйнвар 2022 года.
- ↑ Умер папа римский. 21 апрель 2025 тикшерелде.
- ↑ Вэнс и папа римский Франциск провели частную встречу (2025-04-20). 21 апрель 2025 тикшерелде.
Сылтамалар
- Новый Папа Римский — РИА Новости
- Папа Римский Франциск — справка «РИА Новости»
- Биография на сайте catholic-hierarchy.org [ингл.]
- Папа Римский Франциск — Русскоязычная информационная служба
- Крысов А. Г., Франциск // Большая Российская Энциклопедия, Т. XXXIII, М., Научное изд-во «Большая Российская Энциклопедия», 2017 г., стр. 546.