Камала Харрис

Камала Харрис, Ка́мала Де́ви Ха́ррис (ингл. Kamala Harris, Kamala Devi Harris, 1964 елның 20 октябре, АКШ, Калифорния, Оукленд) — АКШ сәясәтчесе, юрист, дәүләт эшлеклесе, 2011—2017 елларда Калифорния штаты генераль прокуроры, 2017 елдан АКШның Калифорния штатыннан сенаторы. 2020 елның 20 гыйнварыннан — АКШ байрагы АКШның 49нчы вице-президенты[2].

Америка тарихында вице-президент югары вазифасына сайланган беренче хатын-кыз (Азия чыгышлы һәм кара тәнле).

Тәрҗемәи хәле

Әнисе Шамала Гопалан — Һиндстаннан, гыйльми хезмәткәр; әтисе Дональд Һаррис — Ямайкадан, икътисад профессоры — Америкага күчеп килгән мөһаҗирләр («Камала» санскрит теленнән «лотос чәчәге» дип тәрҗемә ителә). Ата-анасы Берклидагы Калифорния университетына  [рус.] укырга кергәч, танышкан[3]. Сеңлесе Майя (ингл. Maya Harris) – юрист, сәясәтче. Гаилә Берклида бай булмаган афроамерикан районында яши. Камалага 5 яшь чагында, әти-әнисе аерылышкан[4]. Камала азчылык раса кешеләрен «интеграцияләү» программасы буенча престижлы мәктәпкә («Мең имән») кабул ителә[5]. Вашингтонда Говард университетында  [рус.] политологка укый һәм Берклидагы Калифорния университетында юриспруденция буенча магистрлык диссертациясе яклый. Хокук докторы гыйльми дәрәҗәсенә ия.

Хезмәт юлы

Хезмәт карьерасын Калифорния штатында Аламида округ прокуратурасында башлый, анда җенси җинаятьләр белән бәйле эшләрне алып бара[6].

Сан-Франциско округ прокуроры вазифасында яшүсмерләр җинаятьчелегенә каршы көрәшә.

2011 елдан Калифорниянең генераль прокуроры вазифасын били. Әлеге вазифага сайланган беренче хатын-кыз (Азия чыгышлы һәм кара тәнле). Штат генераль прокуроры вазифасында катгый һәм радикаль карарлары белән истә кала. Мәсәлән, ике тапкыр штатта үлем җәзасын тыю турындагы канун проектына каршы чыга. Моның өчен хокук яклаучыларның каты тәнкыйтенә дучар була. Шулай ук Харрис дәрес калдыручы балаларның ата-аналарын, үз балалары артыннан күзәтмәгән өчен, штрафка тартырга тәкъдим итә.

2017 елдан Калифорния штатыннан АКШ сенаторы[7]. Дебатлар барышында элекке (2009—2017) вице-президент Джо Байденны һәм ул кабул иткән карарларны каты тәнкыйтьли.

2020 елның мартында, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Харрис Байден кандидатурасын яклап чыга. «Байден илне берләштерә алучы лидер булачак», дип белдерә.

Харрис — демократик карашлы кеше, социаль дөреслек, тигез хокуклар өчен, теләсә нинди билге буенча дискриминациягә каршы көрәшә. Сайлау алды чыгышларында байлар өчен салымны зурайту һәм Кораллы Көчләрне финанслауны киметү тәкъдимнәре белән чыгыш ясый.

Дональд Трамп сайлау алды компаниясе барышында Харрис кандидатурасын каты тәнкыйтьли. Ул аны «иң чиркангыч» кеше дип атый. АКШ сенатындагы «иң дорфа, иң хөрмәткә лаек булмаган, иң либераль» сенатор дип санавын, Джо Байденның Харрисны сайлау алды кампаниясендә үзенә партнер итеп сайлавына нык гаҗәпләнүен, ышанмавын белдерә[8].

Гаилә хәле

2014 елның 22 августында юридик бюро буенча партнеры Дуглас Эмхоффка (ингл. Douglas Emhoff) кияүгә чыга. Уртак балалары юк. Дугласның беренче никахыннан ике баласы бар.

Сылтамалар

Искәрмәләр

  1. Siders D. Kamala Harris married in Santa Barbara ceremony (ингл.) — Sacramento: 2014. — ISSN 0890-5738; 2688-898X
  2. Джо Байден вступил в должность президента США. kommersant.ru, 20.01.2021 [рус.]
  3. Ellen Barry. How Kamala Harris’s Immigrant Parents Found a Home, and Each Other, in a Black Study Group (ингл.). The New York Times (13 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2020.
  4. Michael Finnegan. How race helped shape the politics of Senate candidate Kamala Harris (ингл.). Los Angeles Times (30 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2016.
  5. Natalie Orenstein. From the archives: Did Kamala Harris’ Berkeley childhood shape the presidential hopeful? (ингл.). Berkeleyside (24 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 ноябрь 2020.
  6. Donna Owens. Meet Kamala Harris, the Second Black Woman Elected to the U.S. Senate (ингл.). NBC News (8 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2016.
  7. Phil Willon. Kamala Harris breaks a color barrier with her U.S. Senate win (ингл.). Los Angeles Times (8 ноябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2016.
  8. Кирилл Белянинов. Дочь иммигрантов, прокурор, любительница кедов Converse: Кто такая Камала Харрис? Русская служба Би-би-си (13 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 август 2020.
Элгәре:
Майк Пенс
АКШ вице-президенты
2021 елның 20 гыйнварыннан
Алмашка килүче:
'

Тема буенча өстәмә