Чарлз Дауэс

Чарлз Гейтс Дауэс (ингл. Charles Gates Dawes; 27 август 1865 ел, Мариетта, Огайо23 апрель 1951 ел Эванстон Иллинойс) — АКШ дәүләт эшлеклесе, дипломат, эшкуар һәм хәрби. 1925 елда Джозеф Чемберлен белән бергә Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты.

Тәрҗемәи хәле һәм сәяси эшчәнлек

Чарлз Дауэс сәясәтчеләр һәм эшкуарларның борынгы нәселеннән, аның бер бабасы Азатлык өчен сугыш батыры була. АКШ гаскәрләрендә хезмәт иткәндә, Дауэс генерал Джон Першинг белән дуслаша. 1894 елдан кайбер нефть компанияләре белән уртак җитәкчелек итә. Уильям Маккинли администрациясендә валюта системасы белән идарә итә (1898-1901). Соңрак, Сенатка сайлауларда җиңелеп, яңадан бизнеска кайта һәм Иллинойс трест компаниясен 1914 елга кадәр җитәкли. Беренче бөтендөнья сугышында катнашып, бригада генералы була. 1923-1924 елларда Алмания өчен репарацион план төзегән халыкара белгечләр комитетының рәисе була. Бу эше һәм аның исемен йөртүче планны төзегән өчен, ул 1925 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнә.

1925-1929 елларда Дауэс президент Калвин Кулидж идарәсендә Җөмһүрияти фиркадан вице-президент була. Иң кызыгы шунда ки, Кулидж белән Дауэс (президент һәм вице-президент) арасындагы мөнәсәбәт АКШ тарихында иң начар булып санала: сайлаулардан соң ук Дауэс Кулиджка аны мыскыллап, хат җибәрә, хөкүмәт утырышларында катнашмаячагын белдерә, ә аннары сенаторлар белән талаша (вице-президент буларак, ул сенат рәисе дә була). Моннан ары дәүләтнең «беренче» кешеләре беркайчан да татулашмыйлар.

1929-1932 елларда Чарлз Дауэс Бөекбританияда илче вазифасын башкара.

Ул Иллинойс штатында, Эванстон җирлегендә 1951 елның 23 апрелендә вафат була.

Шулай ук карагыз

Сылтамалар

Элгәре:
Калвин Кулидж
АКШ вице-президенты
Seal of the Vice President of the United States.svg

4 март 1925 ел — 4 март 1929 ел
Алмашка килүче:
Чарльз Кертис
  1. 1 2 Дауэс Чарлз Гейтс // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Charles Gates Dawes // Brockhaus Enzyklopädie (нем.) / Hrsg.: Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
  3. de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.

Тема буенча өстәмә