Бенедикт XVI
Тәрҗемә-и хәле
Ул Марктль шәһәрендә бавар гаиләсендә туа. 1946—1951 елларда Мюнхен университетында теология һәм фәлсәфә фәннәре буенча югары белем ала. 1951 елның 29 июнендә рухани дәрәҗәсен ала. 1953 елда фәнни диссертация яклый, озак еллар дәвамында төрле лекцияләр укый. 1977 елда архиепископ һәм кардинал дәрәҗәләрен ала.
Папалыгы
2005 елның 19 апрелендә Конклав тарафыннан Рим Папасы булып сайлана. Аның шушы вазифада булу вакыты шактый гаугалы була, аның Исламга карата әйтелгән сүзләре[8], педофилия белән бәйле мәсьәләне чишмәү, холокостны яманлаган епископны чиркәүдә калдыру кебек вакыйгалар каты тәнкыйть утына тотыла. 2013 елның 11 февралендә Бенедикт XVI үз теләге белән вазифасыннан китүен белдерә[9]. 27 февраль көнне ул Изге Петр мәйданында халык алдына соңгы сүз белән чыга[10]. 28 февраль көнне ул тантаналы төстә Ватиканнан китә.
Искәрмәләр
- ↑ Record #102167198, Record #257054839 // VIAF [неопр.] — Дублин (Огайо): OCLC, 2003.
- ↑ BeWeB
- ↑ Deutsche Nationalbibliothek, Staatsbibliothek zu Berlin, Bayerische Staatsbibliothek, Österreichische Nationalbibliothek Record #118598546 // Gemeinsame Normdatei (нем.) — 2012—2016.
- ↑ Pape Benoît XVI // Babelio (фр.) — 2007.
- ↑ Benedikt XVI. // Proleksis enciklopedija, Opća i nacionalna enciklopedija (хорв.) — 2009.
- ↑ de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ Чешская национальная авторитетная база данных
- ↑ Меркель защищает Папу Римского [рус.]
- ↑ Рим папасы Бенедикт XVI сәламәтлеге сәбәпле вазифасыннан китә
- ↑ Рим папасы Бенедикт XVI соңгы сүз белән халык алдына чыкты