Мисырда су асты көймәсе һәлакәте
Мисырда су асты көймәсе һәлакәте (рус. Круше́ние туристи́ческой субмари́ны в Еги́пте; ингл. Tourist submarine sinking off Egypt Red Sea coast) — 2025 елның 27 мартында Кызыл диңгездә, Мисырның Хургада курорты янында, «Синдбад» (Sindbad) су асты көймәсе һәлакәте. Көймәдә 45 Россия туристы йөзгән[1]. Һәлакәт нәтиҗәсендә алты кеше һәлак булган, 23 кеше зыян күргән[2]. Беренчел мәгълүматлар буенча, су асты көймәсе рифка бәрелә, шуның нәтиҗәсендә герметизация бозыла[3].
Тулырак мәгълүмат
Фаҗига 2025 елның 27 мартында Кызыл диңгездә Хургада янында ярдан бер километр ераклыкта булган, ул вакытта су асты көймәсе туристларны мәрҗән рифын карап, су асты экскурсиясенә алып бара. Бортта 45 россияле пассажир, шул исәптән балигъ булмаган балалар һәм экипажның ике әгъзасы була.
Барлык россиялеләр ял сәфәренә «Библио Глобус» туристлык ширкәте юлламалары буенча баралар. Чит илдә россиялеләрне ALS Tour ширкәте каршы ала[4].
Көймәдә булганнарның күбесе коткарыла, Хургада шәһәрендәге кунакханәләргә һәм хастаханәләргә китерелә[5]. Кызыл диңгез провинциясе губернаторы Амр Хәнәфи «Синдбад» су асты көймәсеннән коткарылганнар белән хастаханәдә очраша[6].
Sindbad Submarines ширкәте
Sindbad Submarines Мисыр ширкәте рекламасында: «Дөньядагы 14 рекреацион су асты көймәсенең икесе — Хургадада, Мисырда. Ул сезне диңгез дәрәҗәсеннән 25 метр түбәнрәк, онытылмаслык сәяхәткә алып төшә. 500 метр искиткеч матур мәрҗән рифын өйрәнегез һәм Кызыл диңгездә яшәүчеләр белән танышыгыз. Безнең су асты көймәсе кондиционер белән җиһазландырылган, уңайлы һәм куркынычсыз шартларда ял итегез. Көймә пассажирлар өчен 44 урын, пилотлар өчен ике урын һәм пассажирларларга диңгез тормышы белән якыннанрак танышыр өчен, иркен түгәрәк тәрәзәләр белән җиһазландырылган»[7].
Элегрәк Sindbad Submarines ширкәте субмариналарының торышына шикаятьләр язылган[8].
Тикшерү эшләре
Кызыл диңгез провинциясе губернаторы су асты көймәсенең техник торышын тикшергәнен һәм субмарина белән идарә итүнең лицензиясе гамәлдә булуны, командирның Фәннәр, технологияләр һәм диңгез транспорты академиясенең сертификатлары булуын ачыклаганын хәбәр итә. Амр Хәнәфи сүзләренчә, су асты көймәсе Мисыр гражданының шәхси милке һәм тиешле органнарның һәлакәт сәбәбен ачыклау өчен судно экипажы катнашында тикшерү эшләре алып баруын раслый[6].
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Көнбатыш төбәкара транспорт тикшерү идарәсенең һава һәм су транспортындагы Мәскәү тикшерү бүлеге тикшерүчеләре Россия Федерациясе Җинаять кодексының 263 нче маддәсенең 3 нче өлешендә каралган җинаять билгеләре буенча, җинаять эше кузгаткан (саксызлык аркасында ике һәм аннан да күбрәк кешенең үлеменә китергән су транспортын файдалану һәм хәрәкәт итү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу)[9].
Кызыл диңгездә охшаш инцидентлар
2024 елның ноябрендә Sea Story туристлык көймәсе Хургададан ерак түгел бата, 46 кешенең 11 е һәлак була, 35 е исән кала. 2025 елның февралендә бортында алты экипаж әгъзасы булган туристлык көймәсе Хургададан төньякка таба Әз-Зәйт борыны янында әйләнә, нәтиҗәдә — көймәдә булган барлык алты кеше дә исән кала[1].
Һәлакәттә зыян күрүчеләр
Хургада су асты көймәсе һәлакәтендә Татарстанның Ютазы районы Урыссу бистәсеннән анестезиолог-реаниматолог Равил Вәлиуллин һәлак булучылар исемлегендә. Хатыны Кристина Вәлиуллина[10] һәм аларның 10 һәм 15 яшьлек кызлары исән калалар. Һәлакәт булган көнне, массакүләм мәгълүмат чараларында, Урыссу үзәк хастаханәсе педиатр-табибы Кристина Вәлиуллинаның һәлак булуы турында игълан ителә[11].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Six dead, 9 injured in tourist submarine sinking off Egypt Red Sea coast (ингл.). Ahram Online (27 март 2025).
- ↑ Число погибших из-за ЧП с батискафом у берегов Хургады возросло до шести (2025-03-27). 27 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Число погибших при крушении батискафа в Египте выросло до шести (2025-03-27). 27 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Как выглядит подлодка, на которой в Египте погибли россияне. Фото (2025-03-27). 27 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Генконсульство России в Хургаде. Telegram. Официальный Telegram-канал ГК России в Хургаде (27 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025.
- ↑ 1 2 إنقاذ 39 سائحا في غرق غواصة بالغردقة| صور (араб.). Ahram (27 март 2025).
- ↑ Sindbad Submarines. Tripadviser. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025.
- ↑ Туристы жаловались на состояние батискафов компании Sindbad Submarines перед крушением (2025-03-27). 27 март 2025 тикшерелде.
- ↑ СК завел дело из-за инцидента в Красном море с российскими туристами (2025-03-27). 27 март 2025 тикшерелде.
- ↑ Россиянка Валиуллина, которую считали погибшей при ЧП в Египте, жива (рус.). ria.ru (28 март 2025). [Тикшерелгән 28 март 2025]
- ↑ Адель Хисамов. С кем будут жить дети врачей-супругов из Татарстана, погибших при крушении батискафа в Египте? Девочки находились вместе с родителями и выжили . (рус.). www.kazan.kp.ru. kp.ru (27 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 март 2025.