Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 2025
Торак-коммуналь хуҗалык тарифлары 2025 (рус. Тарифы ЖКХ 2025) — дәүләт тарафыннан җайга салына торган торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә (электр, газ, җылылык, су һәм ташландык суларны агызу, шулай ук чүп-чарны чыгару) куелган бәяләр.
2025 елның 1 июлендә РФдә тарифлар уртача 11,9% ка индексацияләнә[1]. Бу — соңгы 10 елда рекордлы үсеш[2][3].
Тарифларны формалаштыру
Төзелеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, тарифларны индексацияләү Россиянең социаль-икътисадый үсешен фаразлау нигезендә башкарыла. Тарифлар үсеше инфляциянең планлы дәрәҗәсе кысаларында гамәлгә ашырыла. Әмма соңгы елларда хезмәтләргә бәянең факттагы үсеше факттагы инфляция күрсәткечләреннән һәм тиешле товарларга һәм ягулыкка бәяләр үсешеннән түбәнрәк күрсәтелгән. Мәсәлән, чиста су һәм ташландык суларны агызу тарифларына насос станцияләренең эшен тәэмин итә торган электр энергиясе бәясенең артуы төп йогынты ясый. Моннан тыш, су чистарту реагентларына да бәяләр арта.
Монополиягә каршы федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, 2025 елның 1 июленнән электр энергиясенә бәя уртача 12,6 %ка индексацияләнәчәк. Моңа кадәр хезмәт бәясе бер ел дәвамында үзгәрмәгән. Россиянең монополиягә каршы федераль хезмәтендә исәпләүләренчә, халык өчен газның соңгы уртача бәясе кубометр өчен 7,56 сум тәшкил итә, ә 1 июльдән газ кубометрының уртача бәясе 76 тиенгә — 8,32 сумга кадәр артырга тиеш[4].
2025-2027 елларга каралган тарифларга коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен инвестиция проектларына каралган чыгымнар да салынган. Торак-коммуналь хуҗалык системасына яңа челтәрләр уздыру һәм искеләрен төзәтү өчен акча тупларга кирәк. Дәүләт Думасында аларның таушалу дәрәҗәсе 43 % тәшкил итүен белдерәләр[5].
Чыгарма
Дәүләт торакны карап тоту һәм төзәтү бәяләрен билгеләми. Бу акчаларны подъездларны һәм ишегалларын җыештырган, шулай ук вак төзәтү эшләре ясаган өчен идарәче компания ала. Минималь тариф дәрәҗәсен шәһәр яки бистә дәрәҗәсендәге җирле администрацияләр билгели. Гадәттә алар да минимумнарны 1 июльдә яңадан карыйлар. Әгәр милекчеләр гомуми җыелышта башка бернинди карар кабул итмәсәләр, идарәче компания хакимият раслаган бәяләрдән файдалана[6].
Бәяне күтәрү параметрлары
2025 елда коммуналь хезмәтләргә тарифлар (җылылык, су, газ, электр энергиясе, чүп-чар чыгару) уртача 11,9 %ка үсә[7]:
- электр энергиясе: +12,6 % (Мәскәүдә - 7,16 сум/кВт·сәг. кадәр);
- газ: +10,3 % (кубометрының уртача бәясе — 8,32 сум);
- су һәм җылылык: гомуми чик кысаларында индексацияләнә.
Бәя үсеше 2023 елда — 8,1% , 2024 елда 9,8 % булган[8].
Регионнарда
Коммуналь тарифларның үсеше тигез түгел. Расланган индексларга караганда[9], коммуналь хезмәтләргә бәяләр түбәндәге регионнарда үсәчәк[10]:
- Пермь крае — 21,1 %;
- Архангельск өлкәсе — 20 %;
- Кемерово өлкәсе (Кузбасс) — 19,8 %;
- Төньяк Осетия — Алания Республикасы — 19,1 %;
- Чиләбе өлкәсе — 18 %;
- Мордовия Республикасы — 18 %;
- Ингушетия Республикасы — 17,6 %;
- Дагыстан Республикасы — 17,5 %;
- Татарстан — 17,5 %;
- Алтай крае — 15,5 %.
Торак-коммуналь хезмәтләргә иң түбән бәя түбәндәге субъектларда :
- Амур өлкәсе — 8,6 %;
- Алтай Республикасы — 8,8 %;
- Ханты-Манси — Югра автономияле округы — 9 %;
- Ямал-Ненец автономияле округы — 9,2 %;
- Чечен Республикасы — 1,9 %.
Хөкүмәт аерым муниципалитетларда, төбәккә бәйле, индекслардан 2,1% — 4,8% ка кадәр тайпылыш билгели. Шул рәвешле, әлеге тайпылышларны исәпкә алып, коммуналь түләүләр үсеше югарырак та булырга мөмкин.
Мәскәүдә коммуналь хезмәтләр уртача 15% ка үскән, әмма шул ук вакытта, мәсәлән, электр энергиясе, кулланучыларның категориясенә карап, 12,6-22,8% ка кадәр арткан[11].
Льготалар
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләргә компенсация хокукы булган категорияләр[12]:
- күп балалы гаиләләр өчен компенсациянең минималь күләме — түләү күләменең 30% ын тәшкил итә, әмма төбәк хакимиятләре бу күрсәткечне арттырырга мөмкин. Мәсәлән, Санкт — Петербургта 3 балалы гаиләләргә хезмәт күрсәтү бәясенең 30% ы , 4-7 балалы гаиләләргә — 40 %, ә 8 һәм аннан артыграк бала булган очракта 50 % компенсацияләнә;
- торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары керемнәрнең билгеле бер өлешеннән артып киткән түбән керемле гаиләләр өчен. Һәр төбәктә күрсәткечләр төрле, әмма РФнең күпчелек субъектларында бу күрсәткеч гаилә бюджетының 22 % тәшкил итә. Санкт — Петербургта, мәсәлән, коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә гомуми керемнең 14% тан артыгы тотылса, ә Мәскәүдә 10 % тан артып киткәндә ташламалардан файдаланырга мөмкин;
- 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерларга 50% компенсация билгеләнә. 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен капиталь ремонтка кертемнәр норматив торак мәйданының төбәк стандарты чикләрендә нульгә тигез. Мәсәлән, Мәскәүдә бер кешегә мәйдан нормасы —33 м² тәшкил итә. Ягъни ялгыз пенсионерга әлеге квадратура өчен исәпләнгән взносларга гына ташлама алырга мөмкин. Шулай ук аерым төбәкләрдә пенсионерларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр каралган.
- инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләгән гаиләләргә коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең 50 % һәм капиталь ремонт чыгымнарының 50 % компенсацияләргә мөмкиннәр;
- сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына, Бөек Ватан сугышы ветераннарына, блокадада катнашучыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнарының 50 %ы компенсацияләнә.
- сугышчан хәрби операциядә катнашучыларның гаилә әгъзалары өчен компенсация ТКХ бәясенең 50 %ын тәшкил итә;
- һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына ТКХ бәясенең 60 % күләмендә компенсация каралган;
- авыл җирендә эшләүче педагоглар ТКХ өчен ай саен 1,2 мең сум күләмендә компенсация ала алалар.
Уртача бәя
РФ Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты каршындагы эксперт советы әгъзасы Павел Склянчук мәгълүматлары буенча, 2025 елның августына Россиядә коммуналь хезмәтләр өчен уртача түләү аена 5000-5200 сум тәшкил итер дип көтелә, бу 2024 ел күрсәткечләреннән 20-30 % ка югарырак[13].
Искәрмәләр
- ↑ В России выросли тарифы на ЖКХ. РБК. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июль 2025.
- ↑ Тарифы вышли на рекорд. Коммерсантъ (27 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ «Коммуналка» бьет по карману: с 1 июля тарифы ЖКХ взлетели на рекордную высоту. mk.ru (2 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В российских регионах изменились тарифы на ЖКУ. Взгляд.ру (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В Госдуме напомнили об ужесточении требований к концессионерам ЖКХ осенью. РБК (16 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В России выросла плата за услуги ЖКХ: в среднем по стране — на 11,9%. Т—Ж (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В России выросли тарифы на коммунальные услуги. Банки.ру (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В России выросла плата за услуги ЖКХ: в среднем по стране — на 11,9%. Т—Ж (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ Правительство утвердило размер индексации тарифов ЖКХ в регионах. Т—Ж (27 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В России вырастут тарифы ЖКХ: где сильнее всего подорожает коммуналка. РБК Недвижимость (14 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В России выросли тарифы на ЖКХ. РБК (1 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ Повышение стоимости коммунальных услуг в 2025 году (рус.). kazan.cian.ru (14 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
- ↑ В России вырастут тарифы за коммуналку: как устроено ЖКХ и почему приходится столько платить (рус.). Ura.ru (30 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 5 сентябрь 2025.
