2025 ел конклавы

2025 ел конклавы (итал. Conclave 2025, ингл. Conclave 2025, рус. Конкла́в 2025 года) — 2025 елның 21 апрелендә Папа Франциск вафатыннан соң җыелган, Яңа Рим Папасын сайлау өчен, конклав (кардинал-сайлаучылар җыелышы).

undefined

Конклав кагыйдәләре

Конклав 1996 елда Иоанн Павел II тарафыннан бастырылган һәм Бенедикт XVI тарафыннан яңартылган «Universi Dominici Gregis» апостол конституциясе нормалары нигезендә чакырылырга тиеш[1]. Конклав Рим папасының вафатыннан яки хезмәттән китүеннән соң 15 көннән дә иртәрәк һәм папа тәхете вазифасына вакантлы урын барлыкка килгәч, 20 көннән дә соңрак була алмый. Әгәр «барлык кардинал-сайлаучыларның җыелуы билгеле булса», иртәрәк тә башланырга мөмкин[2].

80 яшьтән яшьрәк кардиналлар (кардинал-сайлаучылар буларак билгеле) канклавта тавыш бирергә хокуклы. Папа вафат булгач яки хезмәттән азат ителгәч, Кардиналлар коллегиясе деканы барлык кардиналларга папаның үлеме турында мәгълүмат җиткерү һәм конклавны җыю өчен җаваплы. Конклав үткәрү өчен кардинал-сайлаучылар мөмкин кадәр тизрәк Ватиканга килергә һәм Изге Пётр соборы янкормасы — Domus Sanctae Marthae да урнашырга тиеш[3]. Конклав вакытында алар өчен телефон куллану, телевизор карау, радио тыңлау һәм газеталар уку тыелган[4].

Бу юлы кардиналлар коллегиясе деканы — Джованни Батиста Ре (91 яшь; конклавны оештыручы)[5].

Конклав алдыннан барлык кардиналлар, шул исәптән 80 яшьтән өлкәнрәкләр дә, генераль һәм шәхси «конгрегацияләрдә» катнаша. Барлык кардиналларда кергән «Генераль конгрегация»,"Universi Dominici Gregis" апостол конституциясенә ярашлы «мөһим мәсьәләләрне» хәл итә, «көн саен яки вакыт-вакыт барлыкка килә торган аз әһәмиятле мәсьәләләр» «шәхси конгрегация» тарафыннан хәл ителә.

Генераль конгрегация, аерым алганда, яңа Папаны сайлауга Сикст капелласын[ru] әзерләү өчен җавап бирә, шулай ук «үзенең төпле гыйлем, зирәклеге һәм әхлакый абруе белән танылган» ике руханига чираттагы Папаны сайлау һәм чиркәү хезмәтендә туган проблемалар хакында кардиналлар өчен уй-фикерләр әзерләүне йөкли[2].

Белгечләр фикеренчә, 2025 елгы конклавның иң төп проблемаларының берсе — католик чиркәүнең абруен төшерә торган җенси проблемалар тора. «Папа тарафыннан сайланган кандидатның мондый мәсьәләләргә катнашы булмауга ышанырга мөмкинме?», — дип билгели Нотр-Дам университетының[ru] теология профессоры Урих Ленер[6].

Конклав кардиналлары ир-ат җенесеннән булган теләсә кайсы чукындырылган католикны сайлый ала, ләкин 1389 елдан башлап алар һәрвакыт кардинал-коллегасын сайлый. Папа сайлауларын күзәтүчеләр берничә кардиналны ышанычлы кандидат дип саный — бу «папа булырга сәләтле» дип тәрҗемә ителгән papabile (итальян) сүзенең күплектәге «папабильләр» сүзе. «Папабильләр[ru]» матбугат спекуляциясе предметы булгач, Папа тарафыннан махсус игътибар юнәлтелмәгән кандидатны сайлау гадәти күренеш. Мәсәлән, Иоанн XXIII, Иоанн Павел I һәм Иоанн Павел II папабиль булмый[4].

2025 елның 21 апреленә ярашлы мәгълүматлар буенча, Рим католик чиркәвендә 252 кардинал исәпләнә, аларның 135 е 80 яшьтән яшьрәк. Шул ук вакытта Romano Pontifici eligendo апостол конституциясе кабул ителгәч, конклавта, күп дигәндә, 120 кардинал катнаша ала[7].

2025 елда конклавның күпме дәвам итәчәге билгеле түгел. Мәсәлән, 1268 елгы конклав ике елдан күбрәк, 2013 елгысы нибары ике көн дәвам иткән[4].

2025 ел папабильләре

2025 елда массакүләм мәгълүмат чараларындагы басылган хәбәрләр буенча, берничә «папабиль» исәпләнә, алар арасында иң еш телгә алынганнары:

Кардинал Пьетро Паролин (Италия) — аны «Ватиканның тиңдәшсез дипломаты» дип атыйлар. 70 яшьлек кардинал Папа Францискның дәүләт сәркатибе була. 2015 елда Америка Кушма Штатлары һәм Куба арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауда арадашчы, шулай ук 2018 елда Ватикан һәм Кытай килешүен әзерләүдә катнаша[8].

Кардинал Луис Антонио Тагле (Филипин) — инклюзивлык һәм евангелизация тарафдары, Халыкларны евангелизацияләү конгрегациясе җитәкчесе. 67 яшьлек кардинал Францискның йләнә-тирәсендә ышанычлы кеше булып санала[6].

Кардинал Петер Эрде (Венгрия) — 72 яшьлек кануни хокук галиме, традицион католик тәгълиматлары һәм доктриналары тарафдары. Элегрәк Европа епископ конференцияләре советы башлыгы вазифасын башкара, вазифада ортодоксаль карашлар яклы була[6].

Кардинал Питер Тарксон (Гана) — 76 яшьлек Тәүрат белгече, сөйкемле һәм йомшак кеше булып санала. Әмма гомосексуализмга, экологиягә һәм социаль гаделлеккә чагыштырмача либераль карашлары йогынтысында кайбер башка кардиналлар, шулай ук Ганадагы епископлар белән каршылыкка туа. Киләсе папаны католиклар саны арта барган Африкадан сайлау мөмкинлеге турында күп сөйләнелә. 492—496 елларда соңгы кара тәнле понтифик — Папа Геласий I, милләте — бербер[6].

Кардинал Марио Грек (Мальта) — Мальта епископлары Синодының генераль сәркатибе, 68 яшь. Францискның Чиркәүдәге реформалары тарафдары.

Кардинал Хуан Хосе Омелья (Испания) — Барселона архиепискобы, 79 яшь. Үзен рухани хезмәтенә, социаль гаделлеккә ярдәм итүгә һәм католицизмны мәрхәмәтлелек һәм инклюзив гәүдәләндерү аша тормышка ашыруга багышлый, тыйнак яшәү рәвеше алып бара. Чиркәүдә җенси көчләү өчен берничә тапкыр гафу үтенгән, әмма зыян күрүчеләр саны арттырылып күрсәтеләр дип саный, чөнки Чиркәүнең эчке тикшерүе 1940 нчы еллардан 927 корбанны ачыклаган. «Ахыр чиктә, саннар бернәрсә хәл итмәячәк. Иң мөһиме — кешеләр һәм мөмкин кадәр әхлакый зыянны каплау», — ди ул. Аның сүзләренчә, гаепләү — бу чыгу юлы түгел: «Проблема Чиркәүдә түгел, ул тулаем җәмгыятьтә». 2023 елда Франциск Омельяны чиркәү белән идарә итү мәсьәләләре буенча понтификка киңәш бирүче тугыз кешедән торган Кардинал-консультантлар Советына кушылырга чакыра.

Маттео Мария Дзуппи (Италия) — Болонья архиепискобы, 69 яшь. Италия массакүләм мәгълүмат чаралары аның Папа Франциск (Хорхе Марио Бергольо) белән якын булуыннан «итальян Бергольосы» дип атыйлар. Изге Эгидия җәмгыяте — тынычлык һәм гаделлек өчен чыгыш ясый торган Бөтендөнья католик төркеме белән тыгыз бәйләнгән. Россия-Украина низагы буенча Папа илчесе.

Жан-Марк Авелин (Франция) — Марсель архиепискобы, 66 яшь. Үзенең гадилеге, җиңел аралашуы, шаяртырга әзер булуы һәм Франциска бигрәк тә иммиграция һәм мөселман дөньясы белән мөнәсәбәтләр буенча идеологик якын булуы белән билгеле. Ул шулай ук теология һәм фәлсәфә буенча докторлык дәрәҗәсе булган җитди интеллектуал булып санала[9].

2025 елның 21 апреленә илләр һәм төбәкләр буенча конклав составы
     Италия

17
     Калган Европа

36
     Төньяк Америка

20
     Көньяк Америка

17
     Африка

18
     Азия

23
     Океания

4
Сайлаучыларның гомуми саны 135

Искәрмәләр

  1. Losacco, Riccardo Maria. Что такое Конклав и как избирается новый Папа? (2025-04-21). 21 апрель 2025 тикшерелде.
  2. 1 2 Cindy Wooden. Pope Francis has died. Here’s what happens next. - OSV News. www.osvnews.com (21 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 апрель 2025.
  3. Papal Conclave: how the next pope is elected (2025-02-24). 21 апрель 2025 тикшерелде.
  4. 1 2 3 How is a new pope chosen? The papal conclave process explained. (2025-04-21). 21 апрель 2025 тикшерелде.
  5. What happens after a Pope dies: The Vatican’s process of papal succession explained - CNBC TV18 (2025-04-21). 21 апрель 2025 тикшерелде.
  6. 1 2 3 4 The Next Pope: Who Are The Frontrunners to Succeed Pope Francis? (ингл.). The Newsweek (21 апрель 2025).
  7. Here's how a conclave elects a new pope | CBC News. 21 апрель 2025 тикшерелде.
  8. Who will the next pope be – and how are they chosen? (2023-04-05). 21 апрель 2025 тикшерелде.
  9. Who might succeed Pope Francis? Nine possible candidates (ингл.). Reuter's (21 апрель 2025).

Төркемнәр