Татарстан Республикасы Рәисен сайлау (2025)
Татарстан Республикасы Рәисен 2025 елның 14 сентябрендә бердәм тавыш бирү көнендә сайлыйлар.
Кандидатлар
Сайлаулар турындагы канунга ярашлы, Татарстан Республикасы Рәисе вазифасына кандидатлар бары тик теркәлгән сәяси партияләр тарафыннан тәкъдим ителә. Кандидат — ил территориясендә даими яшәүче, тавыш бирү көненә 30 яшь тулган, пассив сайлау хокукына ия һәм чит ил гражданлыгы яисә яшәүгә рөхсәте булмаган Россия гражданы. Һәр кандидат үзенең рәсми теркәлүе өчен депутатларның һәм муниципаль берәмлек җитәкчеләренең кимендә 5 % имзаларын тапшырырга тиеш.
«Гадел Россия — дөреслек өчен» һәм «Яңа кешеләр» партияләре Татарстан Рәисе сайлауларында үз кандидатларын тәкъдим итүдән баш тарткан[1][2].
| Кандидат | Вазифа (тәкъдим итү вакытына) | Кандидатны тәкъдим итү субъекты | Статус |
|---|---|---|---|
| Рөстәм Нургали улы Миңнеханов |
Гамәлдәге Татарстан Республикасы Рәисе | «Бердәм Россия» | теркәлгән |
| Хафиз Гаяз улы Миргалимов |
КПРФның Татарстан Республика комитетының беренче секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты |
КПРФ | теркәлгән |
| Виталий Николаевич Смирнов |
РППСның Татарстан төбәк бүлеге идарәсе рәисе, Яшел Үзән муниципаль районының Олы Җәке авыл җирлеге советы депутаты |
Пенсионерлар партиясе |
теркәлгән |
| Руслан Рафаил улы Йосыпов |
ЛДПР партиясенең Татарстан бүлеге координаторы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «Байлык № 3» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең беренче урынбасары |
ЛДПР | теркәлгән |
Сайлау нәтиҗәләре
Искәрмәләр
- ↑ «Новые люди» отказались от участия в выборах раиса Татарстана. газета «Бизнес Online» (20 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025.
- ↑ «Справедливая Россия» поддержит Рустама Минниханова на выборах раиса Татарстана. «Коммерсантъ» (11 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 сентябрь 2025. Архивировано 2 июнь 2025 года.
- ↑ Явка на выборах главы Татарстана составила 75,85%. 15 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Сведения о проводящихся выборах и референдумах. izbirkom.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 сентябрь 2025.