Галәм (милли проект)

«Галәм» милли проекты (рус. Национальный проект «Космос») 2025 елда Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе белән гамәлгә куела[1]. Иярчен төркемнәр һәм милли орбиталь станция төзү, элемтә космик сервисларын, атом-төш космик энергетикасын үстерү, ерак галәмне фундаменталь тикшеренүләр уздыру һәм кадрлар әзерләү буенча Россия Федерациясенең озак вакытлы максатларын билгели[2].

Тарих

undefined

Владимир Путин 2025 елның 16 апрелендә Н. Э. Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетында[ru] узган космик тармакны үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә «Галәм» милли проектын гамәлгә ашыру кирәклеге турында белдерә:

…бу мөһим өлкәдә безнең планнар илебезнең алдынгы космик держава буларак тарихи статусына туры килергә тиеш[2].

Россия Президенты билгеләп үткәнчә, илкүләм проект тармак үсешенең якындагы һәм озак вакытлы планнарын колачларга тиеш:

  • төрле билгеләнештәге күп иярченле төркемнәр төзү;
  • милли орбиталь станция төзү;
  • атом-төш космик энергетикасын үстерү;
  • «космик буксир» булдыру;
  • ерак галәмне фундаменталь тикшеренүләр үткәрү;
  • «Спектр-РГ» орбиталь обсерваториясе базасында галәмнең җентекле картасын төзү[2].

Милли проектның технологик казанышлары икътисадны яңарту һәм гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту өчен этәргеч көч булырга тиеш дип ассызыклана[2].

Финанслау 2026 елга һәм аннан соңгы елларга федераль бюджетны раслау кысаларында планлаштырыла[2].

undefined

2025 елның 3 июнендә Роскосмос генераль директоры Дмитрий Баканов хәбәр итүенчә, милли проект кысаларында «Рассвет» 886 интернет спутнигы һәм 114 Җирне дистанцион зондлау аппараты очырылачак[3].

2025 елның 17 августында Галәмне тикшерү институтының планеталар физикасы бүлеге мөдире Олег Кораблёв хәбәр итүенчә, космосны өйрәнү буенча милли проектка автоматик планетарара станция «Венера-Д»ны булдыру һәм очыру кергән. Эскиз проектлау 2026 елның гыйнварында башланачак[4].

Финанслау

2025 ел мәгълүматлары буенча, Россия Федерациясе хөкүмәте тарафыннан 2028 елга кадәр милли проектны финанслауга бюджеттан 1 трлн сум, 2036 елга кадәр якынча 4,5 трлн сум акча бүленәчәк[5].

Федераль проектлар

«Галәм» милли проектына түбәндәге федераль программалар кертелгән:

  • «Космик мәгълүмат технологияләрен комплекслы үстерү»;
  • «Перспектив космик системалар һәм сервислар»;
  • «Россиянең космик атом-төш энергетикасын үстерү»[6].

Күрсәткечләр

Милли проектның төп параметрлары турында фикер алышканда хәл ителә:

  • 2030 елга орбиталь төркемнәрнең иярченнәре санын 1,2 мең берәмлеккә кадәр арттырырга;
  • Россия космодромнарыннан җибәрүләрнең суммар санын елына 56 га җиткерергә;
  • 2027 елда илебезнең орбиталь станциясен зурайтырга;
  • 2030 елга тармакта эшләүчеләр санын 40 мең кешегә арттырырга;
  • тармакта хезмәт җитештерүчәнлеген 1,5 тапкырга арттырырга[6].

Төркемнәр