Мәгълүматлар икътисады (милли проект)
«Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» (кыскача атамасы — «Мәгълүматлар икътисады») — Россия Президенты Владимир Путинның указы нигезендә 2025 елның 1 гыйнварында эшли башлаган[1] Россия Федерациясенең милли проекты. Проект 2024 елда тәмамланган «Цифрлы икътисад» милли программасына алмашка килә.
Беренче тапкыр 2023 елда «Хисаплаулар һәм элемтә. Квант дөньясы» форумында тәкъдим ителә[2]. Милли проектның кураторы — вице-премьер Дмитрий Григоренко, җитәкчесе — Россиянең Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Максут Шадаев[3].
План буенча, милли проект ясалма интеллект һәм квант компьютер технологияләре өлкәсендә илнең суверенитетын тәэмин итәргә тиеш[4]. Моннан тыш, ул цифрлы технологияләрне кертү белән бәйле социаль һәм икътисади проблемаларны хәл итүгә юнәлдерелгән[5]. Милли проектны тормышка ашыруга 2030 елга кадәр 700 миллиард сум бүлеп бирелгән[6].
Алшартлары һәм бурычлары
2023 елда «Хисаплаулар һәм элемтә. Квант дөньясы» форумы барышында Владимир Путин тарафыннан икътисадны, социаль өлкәне һәм хакимият органнарын мәгълүматлар белән идарә итүгә нигезләнгән сыйфат ягыннан яңа эш принципларына күчерү бурычы куела. Милли проектның стратегиясе гражданнарның тормыш дәрәҗәсен һәм дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген арттыру өчен мәгълүматларны җыю, тапшыру, саклау һәм анализлауның бөтен бер механизмын булдырудан гыйбарәт[7]. Дәүләт башлыгы аңлатканча, милли проектның стратегиясе санлаштыруның үзендә түгел, ә «бөтенләй башка икътисад» төзүдән һәм, нәтиҗәдә, илдә тормыш дәрәҗәсен сизелерлек арттырудан гыйбарәт:
Сүз санлы икътисад, ясалма интеллект һәм югары технологияле проектлар үсешенә ярдәм итүнең гамәлдәге инструментларын берләштерү турында гына бармый, шул исәптән квант технологияләрен үстерү буенча «юл карталарын» да кертеп... нәкъ менә алдынгы эшләнмәләрне булдыру һәм гомуми кулланышка кертүнең бөтен бер механизмын төзергә кирәк. Бу, чынлыкта, барлык технологияләргә һәм тормыш өлкәләренә кагыла, һичшиксез[8].
Эшләтеп җибәргәндә билгеләнгән төп юнәлешләр:
- мәгълүматлар җыю системаларын камилләштерү (спутник һәм җир өсте элемтә системаларында объектларны позицияләүнең төгәллеген арттырырга, шулай ук сәламәтлек саклау өлкәсендә авыруларны иртә стадияләрдә ачыкларга мөмкинлек бирә торган югары сизгер квант сенсорларын җитештерү);
- мәгълүматларны реаль вакыт режимында тапшыру системаларын камилләштерү (сәнәгать робот техникасы, пилотсыз транспорт системалары, шәһәр мохитен автоматлаштыру өчен кирәк);
- мәгълүматларны исәпләү һәм саклау өчен суверен инфраструктура булдыру (болыт платформалары һәм белешмәләрне эшкәртү үзәкләре дәүләт органнарының, предприятиеләрнең, элемтә операторларының нәтиҗәле эшләве өчен кирәк);
- квант һәм фотон технологияләре нигезендә компьютерлар ясау һәм эшләп чыгару;
- мәгълүматлар куркынычсызлык системаларын камилләштерү (квант коммуникацияләре һәм квант шифрлау);
- мәгълүматлар белән эшләүнең милли стандартларын һәм беркетмәләрен эшләү;
- мәгълүматларны эшкәртү һәм анализлау алгоритмын булдыру (ясалма фәһем өлкәсендәге карарларны, шулай ук үзебезнең ил программа тәэминатын да кертеп);
- код саклагычларын булдыру (Россия һәм чит ил программистлары эше өчен мөмкин булган сервислар)[8].
Төзелеше һәм финанслау
Милли проект 2025–2030 елларга исәпләнгән. Проектның гомуми бюджеты якынча 2,3 трлн сум дип бәяләнә, шуның якынча 1 трлн сумы — федераль бюджет акчалары, ә калган өлеше — бюджеттан тыш инвестицияләр[9].
Милли проект составына түбәндәге федераль проектлар керә[3][10]:
- «„Интернет“ мәгълүмати-телекоммуникация челтәренә тоташу инфраструктурасы»;
- «Социаль өлкә тармакларында цифрлы платформалар»;
- «Цифрлы дәүләт идарәсе» (иң күп ресурслар таләп итүче проект);
- «Ясалма фәһем»;
- «Киберкуркынычсызлык инфраструктурасы»;
- «Ватан чишелешләре»;
- «Гамәли тикшеренүләр һәм перспективалы эшләнмәләр»;
- «Цифрлы трансформация өчен кадрлар»;
- «Дәүләт статистикасы».
Технологик суверенитет
Илкүләм проектны гамәлгә ашырганда инженерлар һәм галимнәр алдында торган җаваплылык дәрәҗәсен метафорик формада «Росатом» җитәкчесе Алексей Лихачев аңлата. Корпорация башлыгы квант компьютерын булдыру һәм беренче совет атом-төш бомбасы арасында параллель үткәрә, чөнки берсе дә, икенчесе дә «нульдән» төзелгән һәм илнең суверенитетын тәэмин итү өчен бик кирәкле:
Сине, Хөкүмәткә чакырып, өч-дүрт ел эчендә дигәндә… тышкы кыяфәте аңлашылмаган, технологияләре булмаган, әмма сине Хөкүмәт һәм Фәннәр академиясе күзәтеп торачак бер нәтиҗә күрсәтергә кирәк. Бу мәгънәдә, әлбәттә, шундук күңелдә атом тармагы белән җитәкчелек иткән Лаврентий Павлович Берия образы туа, һәм, әлбәттә, Совет һәм Россия атом сәнәгатенең югары күтәрелгән байрагын хурлыкка калдырмаска иде. Бу, әлбәттә, моның эмоциональ өлеше[8].
Россия квант компьютеры «Росатом» патронажы ярдәмендә махсус лабораториядә булдырылган. Төзүче Илья Семериков Алексей Лихачев фикерен үзенчә шәрехләп, физик үзенең һәм хезмәттәшләре Илья Заливако белән Саша Борисенконың яңача «шарашка» тоткыннары булуын әйтә. Мондый чагыштыру очраклы түгел: нәкъ менә Туполев, Королев эшләгән конструкторлык бюросында авиатөзелеш, двигательләр һәм ракета төзелеше өлкәсендә зур алгарыш башкарыла[11]. Илья Семериков 2023 елда Булачак технологияләр форумы барышында, ионлы квант процессоры өстендә эшләгәндә, гаиләгә караганда күбрәк лабораториядә вакыт үткәрүен бәян итә[8]:
Шуннан бирле, өч ел чамасы, шимбәләрне, якшәмбеләрне, дүшәмбеләрне без лабораториядә яшибез. Безне коткарган бердәнбер әйбер — ФИАН унбердә ябыла. Әгәр юк икән, без анда кунар идек.
Квант компьютеры прототибын җыяр алдыннан Илья Семериковка уникаль коллектив җыярга кирәк була. Ул 2023 елдагы әңгәәмәсендә белдергәнчә, моңа ун елга якын вакыт киткән. Инженер бәяләвенчә, булган идеяләрне тормышка ашыру өчен, тагын ун елкирәк булачак:
Безнең өчен бик мөһиме һәм шатлыклысы: ул [квант компьютеры — ред.] турыдан-туры аннан килеп чыкмый торган ниндидер файдалы әйберләр эшли, ягъни ул молекулаларны модельләштерә, ә ниндидер фәнни абстракция белән шөгыльләнми. Безнең өчен бу бик мөһим. Әлбәттә, безнең хыял — файдалы квант компьютеры эшләү. Бурычларны, кешеләрнең киң даирәсенә файдалы булган суперкомпьютерга караганда да, тизрәк хәл итә торган квант компьютер ясау[8].
Хезмәт базарына йогынтысы
Мәгълүматлар икътисады технологияләрен кертү хезмәт базарының җитди трансформациясен күз уңаенда тота. Милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында Икътисади үсеш министрлыгына һәм Хезмәт министрлыгына ясалма интеллектның мәшгульлеккә тәэсирен бәяләү һәм кадрлар әзерләү программаларын вакытында яраклаштыру максатыннан ел саен мониторинг үткәрү бурычы йөкләнә[12].
Искәрмәләр
- ↑ Нацпроект «Экономика данных» начал работу 1 января 2025 года. Comnews.ru (27 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ В России появится новый нацпроект — «Экономика данных». Минцифры России (13 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2024.
- ↑ 1 2 Россия переходит от «Цифровой экономики» к «Экономике данных». CIPR (31 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ Михаил Мишустин провёл стратегическую сессию по формированию национального проекта «Экономика данных». http://government.ru (21 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2024. Архивировано 12 октябрь 2025 года.
- ↑ Путин объявил о запуске нацпроекта «Экономика данных». 18 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин анонсировал нацпроект «Экономика данных» (2024-02-29). 18 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин предложил подготовить нацпроект по формированию экономики данных (13.07.2023). 19 март 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 4 5 Пленарное заседание Форума будущих технологий. http://kremlin.ru (13 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2024. Архивировано 24 июль 2025 года.
- ↑ Бюджет «Экономики данных» вырос до 2,3 трлн рублей. Forbes.ru (2 сентябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ Структура нацпроекта «Экономика данных». ГКУ ЯО СЦК (23 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 гыйнвар 2026.
- ↑ Писаренко, Дмитрий. Гении сталинских шарашек. Даже в лагерях учёные совершали прорывы в науке. 19 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Михаил Мишустин дал поручения по итогам стратегической сессии, посвящённой нацпроекту «Экономика данных». Government.ru (21 декабрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2024.