Кадрлар (милли проект)
«Кадрлар» (рус. Ка́дры) — Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә кертелгән илкүләм проект[1]. Беренче тапкыр 2024 елда Федераль Җыенга Юллама барышында тәкъдим ителә[2].
Стратегик бурыч
Владимир Путин 2024 елда Федераль Җыенга Юлламасында, планлаштырылган демографик үсешне исәпкә алып, сәнәгать, фән һәм башка өлкәләр өчен яшь белгечләр әзерләү бурычын куя: 2030 елга илдә 20 яшьтән 24 яшькә кадәрге 8,3 млн граждан, 2035 елга — 9,7 млн булыр дип планлаштырыла. Дәүләт башлыгы Россиядә 2023 елда эшсезлекнең рекордлы түбән дәрәҗәдә булуын ассызыклый (2,9 %), бу - икътисад торышының уңай күрсәткече, шул ук вакытта кадрлар җитешмәүнең бер билгесе булып тора[3]. Бигрәк тә ул сәнәгатьтә сизелә: 2028 елга 1 миллионга якын эшче һөнәрләр белгече әзерләргә кирәк[4]. Проблеманы оператив хәл итү өчен, Президент Министрлар Кабинетына, профильле ведомстволарга һәм эшкуарлар бергәлегенә урта, югары һәм һөнәри белем бирүне милли проектлар бурычлары, шулай ук икътисадның реаль секторы ихтыяҗлары белән синхронлаштыруны йөкли[5]:
| ...мәктәптән алып югары уку йортына кадәр барлык белем бирү дәрәҗәләре арасында бәйләнешне ныгытырга кирәк. Алар бердәм мантыйкта, уртак нәтиҗәгә эшләргә тиеш. Әлбәттә, биредә булачак эш бирүчеләрнең катнашуы да мөһим. Быелгы уку елыннан илнең барлык мәктәпләрендә профориентация системасы җәелдерелгән. Балалар 6 нчы сыйныфтан башлап төрле белгечлекләр белән таныша алалар. |
Кадрлар кытлыгын киметү буенча формалаштырылган дәүләт стратегиясе нигезендә тиешле милли проектны эшләтеп җибәрү турында игълан ителә, шулай ук аңа бәйле башка милли һәм федераль проектларга төзәтмәләр кертелә[6]. «Кадрлар» илкүләм проекты бурычлары белән мәгариф системасында инфраструктура, технология һәм фәнни базаны камилләштерү буенча түбәндәге чаралар комплексы бәйле:
- урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен төзәтү һәм җиһазлау (2030 елга кадәр 120 млрд.)[1];
- 800 югары уку йорты тулай торагында капиталь төзәтү эшләре уздыру (2030 елга кадәр 124 млрд.);
- 2030 елга 25 университет кампусын төзү (400 млрд бүлеп бирелгән); планда шулай ук 40 ка якын студентлар шәһәрчеге төзү;
- университетларга ярдәм итүнең «Приоритет-2030» дәүләт программасын өстәмә финанслау (2030 елга кадәр 190 млрд бүлеп бирелгән);
- 2030 елга барлык һөнәри белем бирү учреждениеләрен «Профессионалитет» федераль проектына кертү, ул колледжлар һәм бизнесның тыгыз партнерлыгын тәэмин итә һәм чыгарылыш укучыларының йөз процент эшкә урнашуын гарантияли[2];
- югары уку йортларында һәм фәнни оешмаларда фәнни-техник китапханәләр челтәрен модернизацияләү (өстәмә рәвештә 9 млрд сум бүлеп бирелгән)[7];
- педагогик югары уку йортларын яңарту программасы (9 млрд сум бүлеп бирелгән)[8];
- фәнни һәм технологик эшләнмәләргә бизнес һәм дәүләт кертемнәрен икеләтә арттыру (чыгымнар өлешен 2030 елга тулаем эчке продуктның 2% кадәр җиткерү)[1].
Нәтиҗәлелек бәяләмәсе
Милли проектның нәтиҗәлелеге төбәк хакимиятләре, югары уку йортлары һәм бизнес тарафыннан бергәләп әзерләнгән конкрет кадрлар, инновацион һәм сәнәгать проектлары, шулай ук инвестицияләр ярдәмендә хупланган студентлар стартаплары санында чагыла[1]. 2030 елга уку йортларында ук эшләтеп җибәрелгән технологик стартаплар санын ел саен 30 меңгә җиткерү бурычы куела[9]. РФ Хөкүмәте тарафыннан мондый проектларга акча салган венчур эшкуарларына инвестицияләрнең 50% кире кайтару мөмкинлеге бирә торган программа әзерләнгән (кире кайтаруга 13 млрд сум бүлеп бирелгән).
Технологик суверенитет
«Кадрлар» милли проекты Россиянең фәнни-технологик үсеше стратегиясенең төп компоненты булып тора һәм илнең бөтен икътисадының тотрыклылыгын тәэмин иткән өлкәләрдә - станоклар төзү һәм җитештерү чараларында, робот техникасында, пилотсыз системаларда, мәгълүматлар икътисадында, химиядә - технологик суверенитетка ирешүне күздә тота[10]. Стратегия нигезендә 2030 елга Россиянең эчке базарында югары технологияле товарлар һәм хезмәтләр өлеше алты тапкырга артырга, ә чимал булмаган экспорт күләме өчтән икегә артырга тиеш[1]. Шул ук вакытта импорт өлешен киметү күздә тотыла: әгәр 1999 елда ул тулаем эчке продуктның 26% җиткән булса, 2023 елга тулаем эчке продуктның 19% ка кадәр кимегән, ә 2030 елга тулаем эчке продуктның 17% ка кадәр кимүе планлаштырыла. Шул рәвешле, Россиянең чит ил технологияләреннән һәм фәнни продукцияләре белән тәэмин ителешеннән критик бәйлелеге тулысынча бетерелергә, шулай ук, чит ил компанияләре РФнән киткәннән соң калган җитештерү бушлыклары ябылырга тиеш.
Өстәмә мәгълүмат
2024 елның апрелендә хезмәт министры Антон Котяков хәбәр иткәнчә, 2021 елдан яшьләр арасында эшсезлек бер ярымга кимегән һәм 5,1% тәшкил иткән[11].
2024 елның декабрендә РФ вице-премьеры Александр Новак: «Россиядә югары квалификацияле хезмәткәрләргә ихтыяҗ 1,5 млн кеше тәшкил итә», - дип белдерә. Вице-премьер сүзләренчә, кадрлар кытлыгы төзелештә, транспортта һәм торак-коммуналь хуҗалыкта күзәтелә[12].
РФ вице-премьеры Татьяна Голикова 2025 елның февралендә «Кадрлар» илкүләм проектына чыгымнарны 116 млрд сумга бәяли[13]. 2025 елның 21 февраленә проектның касса үтәлеше 43,8% тәшкил итә[14].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Послание Президента Федеральному Собранию. http://kremlin.ru (29 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2024.
- ↑ 1 2 Владимир Путин объявил о запуске нового национального проекта «Кадры». https://edu.gov.ru (29 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2024.
- ↑ Путин: безработица в РФ снизилась до 2,9% впервые в истории. 7 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин: до 2028 года нужно подготовить 1 млн специалистов рабочих профессий. 7 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Послание Президента Федеральному собранию. http://kremlin.ru (29 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2024.
- ↑ Леонов, Сергей. Семья, молодежь, взрослые. Путин назвал новые выплаты для жителей России. 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин поручил модернизировать сеть научно-технических библиотек (2024-02-29). 29 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ В России выделят девять миллиардов рублей на обновление педвузов (2024-02-29). 29 февраль 2024 тикшерелде.
- ↑ Дмитрий Чернышенко: 69 регионов подключилось к реализации федпроекта «Платформа университетского технологического предпринимательства». http://government.ru (6 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2024.
- ↑ Необходимо добиться технологического суверенитета, заявил Путин (2024-02-29). 7 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин обсудил молодежную политику с членами правительства - Российская газета (2024-04-04). 9 апрель 2024 тикшерелде.
- ↑ Александр Новак: России необходимо 1,5 млн высококвалифицированных кадров | Эксперт (рус.). Эксперт. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2024.
- ↑ Татьяна Голикова оценила расходы на нацпроект «Кадры» в 116 млрд рублей. Эксперт (18 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 февраль 2025.
- ↑ Голикова: кассовое исполнение нацпроекта "Кадры" составляет уже 43,8% (2025-02-21). 21 февраль 2025 тикшерелде.