Гаилә (милли проект)
«Гаилә» (рус. «Семья́») — Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча гамәлгә ашырыла торган илкүләм проект[1]. Беренче тапкыр 2024 елда Федераль Җыенга Юллама барышында тәкъдим ителә[2].
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Кобяков сүзләренчә, милли проектның төп юнәлешләре, ата-аналар бергәлегенең теләкләрен исәпкә алып эшләнгән, шулай ук аңа элек балалы гаиләләргә ярдәм итү чаралары да кертелгән[3].
Дәүләт стратегиясе ориентиры буларак гаилә
2024 елда Федераль Җыенга Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2030 елга тотрыклы демографик үсешкә ирешү бурычы куела[1]:
| Балалы гаиләләргә ярдәм итү — безнең фундаменталь әхлакый теләгебез. Күпбалалы зур гаилә җәмгыять тормышының нормасына, фәлсәфәсенә, бөтен дәүләт стратегиясенең ориентирына әверелергә тиеш. |
Формалаштырылган дәүләт стратегиясе нигезендә «гаилә» милли проектын эшләтеп җибәрү турында игълан ителә, шулай ук аңа бәйле башка милли проектларга («Кадрлар», «Мәгълүматлар икътисады») төзәтмәләр кертелә[4].
Керемнәрне арттыру
Милли проектның өстенлеге — балалы гаиләләрнең керемнәрен арттыру, чөнки җәмгыятьнең нәкъ менә бу категориясе социаль йомшак булып кала. 2024 елның февраленә булган мәгълүматларга караганда, күпбалалы гаиләләр арасында ярлылык дәрәҗәсе 30 % тәшкил иткән, 2030 елга бу сан ике тапкырга кимергә тиеш. Моның өчен төп инструментлар булып:
- азкеремле гаиләләр өчен бердәм айлык пособие, ул ана йөклелегенең беренче срокларыннан башлап һәм бала унҗиде яшькә җиткәнчегә кадәр билгеләнә (2024 елның февраленә булган мәгълүматлар буенча аны 11 млн граждан алган)[1];
- социаль контрактны алуның гадиләштерелгән процедурасы (аны түләүгә хөкүмәт тарафыннан 2024 елда өстәмә рәвештә 100 млрд сум бүлеп бирелгән[1]);
- 2030 елга минималь хезмәт хакын 35 мең сумга кадәр арттыру, бу автомат рәвештә социаль түләүләр, бюджет өлкәсендә хезмәт хаклары үсешенә китерә[5];
- балалы гаиләләргә салым йөкләнешен киметү[6];
- салым тотып калуы икенче балага 2800 сумга кадәр, өченче балага һәм аннан соңгы балага 6000 сум; тотып калуга кагыла торган еллык керем күләме 350 меңнән 450 мең сумга кадәр арттырылган; ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайту.
Торак шартларын яхшырту
Милли проект кысаларында ел саен балалы 350 мең гаиләнең торак шартларын яхшырту бурычы куелган[7]. Моның өчен түбәндәге чаралар комплексы каралган:
- гаилә ипотекасы программасын 2030 елга кадәр озайту, алты яшькә кадәр балалы гаиләләр өчен ставка 6 % дәрәҗәсендә саклана (2024 елда 260 млрд сум бүлеп бирелгән, 2030 елга кадәр — 1,5 трлн сум)[8];
- гаилә ипотекасы программасын кечкенә шәһәрләргә һәм яңа торак төзү күләмнәре аз булган төбәкләргә киңәйтү;
- ипотека кредитының бер өлешен (450 мең сум) каплауны күздә тоткан ярдәм чараларын 2030 елга кадәр озайту 2024 елда моңа 50 млрд сум бүлеп бирелгән[8];
- авария хәлендәге торактан күчерү программасын озайту;
- бакчачылык ширкәтләре исәбеннән социаль газлаштыру программасын киңәйтү;
- азкеремле гаиләләр өчен җылыту системалары сатып алуга субсидияләр (өстәмә 32 млрд сум бүлеп бирелгән).
Туучылар саны һәм белем
2022 елда РФнең 39 өлкәсендә туучылар санының суммар коэффициенты Россиядәге уртача күрсәткечләрдән түбәнрәк билгеләнә. Бу төбәкләрдә дәүләт ярдәме программаларын киңәйтү өчен, хөкүмәт тарафыннан 2030 елга кадәр өстәмә рәвештә 75 млрд сум бүлеп бирелә.
«Гаилә» милли проекты 2024 елда кабул ителгән башка проект — көтелгән демографик үсешне исәпкә алып эшләнгән «Кадрлар» белән тыгыз бәйләнгән[9]. Фаразлар буенча, илдә 2030 елга 20 яшьтән 24 яшькә кадәрге 8,3 миллион граждан булыр дип көтелә, 2035 елда бу күрсәткеч 9,7 миллион булырга тиеш (2024 елга караганда 2,4 миллионга күбрәк). 2028 елга кадәр мәктәп укучыларын иртә һөнәри юнәлеш бирү федераль программасы, шулай ук «Профессионалитет» проекты ярдәмендә авиа- һәм суднолар төзелеше, фармацевтика, электроника, оборона сәнәгате өчен 1 миллионга якын эшче һөнәр белгечләре әзерләү планлаштырыла. Шулай ук әлеге планнар нигезендә өстәмә рәвештә түбәндәге чаралар комплексы бәйләнгән:
- урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен төзәтү һәм җиһазлау (2030 елга кадәр 120 млрд.);
- 800 югары уку йорты тулай торагына капиталь төзәтү эшләре уздыру (2030 елга кадәр 124 млрд.);
- 2030 елга 25 университет кампусы төзү (400 млрд.);
- университетларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән «Приоритет-2030» дәүләт программасын өстәмә финанслау (2030 елга кадәр өстәмә рәвештә 190 млрд).
Милли проектны финанслау
«Гаилә» милли проекты илнең комплекслы алты еллык үсеш планында (2030 елга кадәр) төп урынны алып тора. Ул 2023—2024 елларда Россия ирешкән икътисадый күрсәткечләр нигезендә әзерләнгән. Мәсәлән, 2023 елда эчке тулаем продукт үсеше РФ Хөкүмәте фаразын гына түгел, Халыкара валюта фонды экспертларыныкын да артып китә һәм 3,6 % тәшкил итә. 2023 елның тугыз аенда инвестицияләр үсеше планлаштырылган 15,1 % урынына 26,6 % тәшкил итә. Россия Президенты Владимир Путин ассызыклаганча, керемнәр беренче чиратта балалы гаиләләрнең хәлен яхшыртуга юнәлдереләчәк[1]:
| ...инде якында без тагын бер адым алга атлый алачакбыз: дөньяның иң эре икътисадый державалары дүртлегенә керәчәкбез. Мондый үсеш гражданнарыбыз гаиләләренең керемнәре үсешенә турыдан-туры конвертацияләнергә тиеш. |
Тормышка ашыру
2025 елның 24 февралендә Россия хөкүмәте 2030 елга милли проектның төп күрсәткечләре исемлеген раслый:
- туучыларның суммар коэффициентын арттыру;
- ярлылык дәрәҗәсен киметү;
- өченче һәм аннан соңгы балалар тууның гомуми коэффициенты — 0,475 берәмлек;
- озак вакытлы тәрбия алучы өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның мондый тәрбиягә мохтаҗ гражданнарның гомуми саныннан өлеше — 30,3 %;
- дәүләт һәм муниципаль мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты оешмалары эшеннән гражданнарның канәгатьлек дәрәҗәсе — 63 %;
- халык саны 50 меңгә кадәр булган кече торак пунктларда кинотеатрлар саны — 900 берәмлек[10].
Моннан тыш, илкүләм проект кысаларында ана һәм бала бүлмәләренең, белем бирү учреждениеләрендә кыска вакытлы булу төркемнәренең санын арттыруга, ана капиталы, гаилә ипотекасы, бердәм пособие, еллык гаилә түләүләренә кагылышлы төп эш юнәлешләре күрсәтелә[10]. Документта шулай ук ерак торак пунктларда 100 балалар бакчасы төзү, 2,2 мең балалар бакчасын җиһазландыру, ел саен кимендә 220 мең гаиләгә социаль контрактлар бирү, 336 хатын-кыз консультациясе булдыру; 133 перинаталь үзәкне, 180 балалар хастаханәсен җиһазландыру; 485 мең ЭКО цикллын үткәрү; 1011 балалар сәнгать мәктәбе төзү каралган[10].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Послание Президента Федеральному Собранию. http://kremlin.ru (29 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2024.
- ↑ С заботой о главном. Как государство поддерживает семьи с детьми. https://национальныепроекты.рф (29 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 март 2024.
- ↑ В России запустят пять новых нацпроектов - Российская газета (2024-03-03). 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Леонов, Сергей. Семья, молодежь, взрослые. Путин назвал новые выплаты для жителей России. 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин поручил увеличить МРОТ до 35 тысяч рублей к 2030 году (2024-02-29). 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Путин поручил отработать новую модель оплаты труда бюджетников (2024-02-29). 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Сбербанк приветствует продление семейной ипотеки до 2030 года (2024-02-29). 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 В России семейную ипотеку продлят до 2030 года. 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ Рабочие в порядке: в чем суть нового нацпроекта «Кадры» (2024-02-29). 4 март 2024 тикшерелде.
- ↑ 1 2 3 Основные показатели и мероприятия национального проекта «Семья» (рус.). government.ru (24 февраль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 февраль 2025.