Яшьләр һәм балалар (милли проект)

«Яшьләр һәм балалар» милли проекты (рус. Национа́льный прое́кт «Молодёжь и де́ти») — Россия Президенты Владимир Путинның 2024 елның 7 маендагы 309 номерлы «2030 елга кадәр һәм 2036 елга кадәрге перспективага Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары турында» Указы нигезендә эшләнә һәм тормышка ашырыла[1]. Ул мөстәкыйль белем бирү системасын формалаштыруга, кирәкле инфраструктура булдыруга, ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән[2][3]. Гамәлгә ашыру өчен, Мәгариф министрлыгы, Росмолодежь, Оборона министрлыгы һәм Росгвардия җавап бирә[1]. Колач — 50 миллион кеше[4]. Гомуми бюджет — 3,7 трлн сум[4].

Бурычлары

Россия Президенты тарафыннан Россия Федерациясе хөкүмәте алдына 2030 елга балаларны, яшүсмерләрне һәм яшьләрне сәләтләрен һәм талантларын үстерә торган, иртә һөнәри юнәлеш сайлау мөмкинлеге бирә торган чаралар системасы белән тәэмин итү бурычы куела[3]. Моннан тыш, һөнәри, шәхси үсешкә һәм патриотик тәрбиягә юнәлдерелгән программаларга җәлеп ителгән яшьләр өлеше 75,1% тәшкил итәргә; ирекле һәм иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп ителгәннәрнең өлеше 45,8% ка җитәргә; Россиядә үз-үзен тормышка ашыру мөмкинлегенә ышанган яшьләрнең өлеше 85% ка кадәр үсәргә; Россиянең югары белем бирү һәм фәнни оешмаларында белем алучы чит ил студентлары саны 500 мең кешегә кадәр артырга тиеш[3].

Шул ук вакытта, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен алга сөргән һәм яклаган мәдәният, сәнгать һәм халык иҗаты өлкәсендәге барлык проектларның 80% ы дәүләт тарафыннан финанслана, дип ассызыклана[3]. Илкүләм проектны гамәлгә ашыруга 2025 елда — 458 138,3 млн сум , 2026 елда — 547 375,6 млн сум, 2027 елда — 550 342,1 млн сум каралган[5].

Милли проект кысаларында сәләтле балалар өчен 12 әйдәп баручы мәктәп ачу, 8 меңнән артык мәктәпне төзәтү, икътисадның төп тармаклары өчен эшче һөнәрләр буенча кимендә 2 миллион яшь белгеч әзерләү, 800 яшьләр лабораториясе һәм 50 алдынгы инженерлык мәктәбе булдыру, 25 университет кампусы төзү һәм 800 тулай торакта төзәтү эшләре уздыру планлаштырыла[6].

undefined

Федераль проектлар

«Яшьләр һәм балалар» милли проектына түбәндәге федераль проектлар кертелгән:

  • «Россия — мөмкинлекләр иле»;
  • «Без бергә»;
  • «Россия дөньяда»;
  • «Иң яхшысы — балаларга»;
  • «Әйдәп баручы мәктәпләр»;
  • «Педагоглар һәм остазлар»;
  • «Заманча кампуслар челтәрен булдыру»;
  • «Лидерлар буыны өчен университетлар»;
  • «Профессионалитет»[3];
  • «Приоритет–2030»[7].
    «Профессионалитет» программасы буенча 2 млн га якын эшче һөнәрләр белгечләре әзерләү планлаштырыла (2025)

Тормышка ашыру

2025 елның мартына булган мәгълүматлар буенча, «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында түбәндәге нәтиҗәләргә ирешелгән:

  • «Беренчеләр хәрәкәте» балалар хәрәкәте кысаларында 6942 чара үткәрелгән;
  • Бөтендөнья яшьләр фестивален  [рус.] оештыруга 20 мең кеше җәлеп ителгән;
  • «Онлайн югары уку йортына керү» сервисы базасында чит ил студентының бердәм цифрлы профиле булдырылган;
  • РФ төбәкләрендә 12 алдынгы мәктәптән торган челтәр формалаштырылган;
  • урта һөнәри белем бирү мәгариф-җитештерү үзәкләре төзелгән;
  • 940 яшьләр лабораториясе ачылган[4];
  • «Земство укытучысы» программасы кысаларында 7 500 укытучы бер мәртәбә бирелә торган компенсация түләүләре алган;
  • сыйныф җитәкчелеге өчен 800 меңнән артык түләү башкарылган[3].
undefined

Өстәмә мәгълүмат

2025 елның 5 июнендә Рус телен яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру советы утырышында Россия Президенты Владимир Путин «Пушкин картасы» белән охшаш «Балалар китап картасын» гамәлгә куярга тәкъдим итә[8].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Национальный проект «Молодежь и дети» (рус.). shkolababichevavykatnoj-r86.gosweb.gosuslugi.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2025.
  2. Стали известны подробности национального проекта «Молодёжь и дети» (20.03.2025). 21 март 2025 тикшерелде.
  3. 1 2 3 4 5 6 Национальный проект «Молодёжь и дети» - Правительство России (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2025.
  4. 1 2 3 Дмитрий Чернышенко обсудил с депутатами Государственной Думы национальный проект «Молодёжь и дети» (рус.). government.ru (18 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 21 март 2025.
  5. На нацпроект "Молодежь и дети" в 2025 году планируют выделить 458 млрд рублей (30.09.2024). 21 март 2025 тикшерелде.
  6. Нацпроект «Молодежь и дети» дополнен инструментами модернизации важнейших сфер жизни нашей страны. 21 март 2025 тикшерелде.
  7. Вузы – участники программы «Приоритет-2030» оптимистично оценивают развитие науки в России. Минобрнауки РФ (28 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 май 2025.
  8. Заседание Совета по реализации госполитики в сфере поддержки русского языка и языков народов России (05.06.2025). 5 июнь 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр