Туризм һәм кунакчыллык (милли проект)

«Туризм һәм кунакчыллык» милли проекты (рус. Национа́льный прое́кт «Тури́зм и гостеприи́мство») — Россиянең 2021 елда гамәлгә куелган һәм 2024 елда яңартылган илкүләм проектларының берсе. Максаты — ил икътисадында туристлык тармагының ролен күтәрү һәм 2030 елга туристлык сәфәрләре санын 140 млн га кадәр арттыру[1].

Тарих

Башта милли проект «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» дип атала. Ул, Россия Президенты Владимир Путинның ярдәме белән, 2020 елда коронавирус пандемиясе фонында эшләнелә[2]. 2021 елдан гамәлгә ашырыла[3].

Нигезендә төп 3 инициатива ята:

  • туристлык инфраструктурасын үстерү;
  • туристлык хезмәтләреннән файдалану мөмкинлекләрен арттыру;
  • туризм өлкәсендә идарәне камилләштерү[4].

2022 елның октябрендә Россия Президенты милли проектны эшләгән һәм аның өчен җавап биргән Туризм буенча федераль агентлыгын  [рус.] (Ростуризм) кыскарта. Аның функцияләрен Икътисади үсеш министрлыгына тапшыралар[5]. Милли проектның кураторы булып вице-премьер Дмитрий Чернышенко кала.

Якынча нәтиҗәләр

undefined

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» проектын гамәлгә ашыру 2024 ел ахырында тәмамлана. Шул ук елның ноябрендә, якынча нәтиҗәләр ясап, Чернышенко проектны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 200 млрд сум бүлеп бирелүен ассызыклый:

« Барлык күрсәткечләр буенча да уңай динамика бар. Мәсәлән, ил буенча туристлар саны 2020 елда 45 млн нан 2023 елда 84 млн га кадәр арткан. 2024 ел нәтиҗәләре буенча 92 млн тур-сәяхәт булыр дип көтәбез. »

Милли проектның мөһим карарлары арасында ул 2027 елга кадәр туроператорларны һәм кунакханәләрдә урнаштыру буенча хезмәтләрне НДСтан азат итүне, шулай ук кунакханәләр өчен нуленче НДСны 2030 елга кадәр озайтуны атый[6].

Проектны гамәлгә ашыруны тасвирлап, икътисади үсеш министры Максим Решетников беренче этапта аның кризиска каршы инструмент булуын һәм тармакка коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм итүен искәртә[7]:

« Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, тармакны саклап калырга гына түгел, ә инфраструктура үсеше планнарын гамәлгә ашыра башларга да мөмкинлек туды. Кунакханәләр төзү һәм модульле кунакханәләрне субсидияләү өчен ташламалы кредитлау программалары эшли башлады. Эчке туризм зур темплар белән үсә башлады. Бизнес үсә барган ихтыяҗга игътибар итте: инвестицияләр артты. 2024 елның беренче яртыеллыгында бизнес 377 млрд сум җәлеп иткән, бу узган елның шул ук чорына караганда 60 %ка күбрәк. »

Тасвирлама

Яңартылган илкүләм проект «Туризм һәм кунакчыллык» дип атала башлый һәм биш федераль проектны үз эченә ала:

  • номерлар фондын төзү;
  • диңгез курортлары;
  • илнең туристларны җәлеп итүчәнлеге;
  • кадрлар;
  • туризмны сәнәгый тәэмин итү[1].

Милли проект 2030 елга кадәр исәпләнгән. Ил Президенты тулаем эчке продуктта туризм өлешен 5 % ка кадәр арттыру бурычын куя[8].

Төп чаралар

Илкүләм проект кысаларында Икътисади үсеш министрлыгы төп басымны тәкъдимнәрне үстерүгә ясый — урнаштыру чараларын булдыру һәм киңәйтү, туристларны җәлеп итүнең яңа нокталарын формалаштыру[7]. Соңгыларына тау чаңгысы курортлары, аквапарклар, ел әйләнәсе күңел ачу парклары керә. 59 мең яңа номер булдыру, ял һәм күңел ачу өчен төзелгән инфраструктурага килүчеләр санын елына 23 миллионга кадәр арттыруга ирешү планлаштырыла[1]. Моннан тыш:

  • ел әйләнәсе эшли торган диңгез курортлары булдыру — Россия Федерациясенең тугыз субъектында 11 проект: 72 меңнән артык яңа номер һәм 80 мең эш урыны;
  • модульле урнаштыру чараларын төзү — 10 мең яңа номер;
  • Россия Федерациясе субъектларына вакыйгалы чаралар уздыруга, шәһәрләрнең тарихи үзәкләрен төзекләндерүгә, пляжларны һәм туристлык маршрутларын төзекләндерүгә, капиталь булмаган причал инфраструктурасын булдыруга бердәм субсидия, бу тур-сәфәрләрне 7,4 млн-га кадәр җиткерергә тиеш;
  • «Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча туризм өлкәсендәге 57 оешмада хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектлары;
  • Туризм һәм кунакчыллык индустриясе өчен 53 меңгә кадәр тыңлаучыга укыту-методик комплекслар эшләү һәм кадрларны укытуны уздыру[1].

Милли проектның тормышка ашырылуына карата тәнкыйть

2021 елның декабрендә президент Владимир Путин милли проектны гамәлгә ашыруны тәнкыйтьли. Ул белдергәнчә, түрәләр бүлеп бирелгән акчаларның 83,1 % үзләштерү турында хисап тоталар, шул ук вакытта акчаларның күп өлеше ниндидер реаль эшләргә, инфраструктура һәм объектлар төзелешенә түгел, ә «Туризм.рф» корпорациясенең устав капиталы кертемнәренә киткән (2020 елның декабрендә, Премьер-министр Михаил Мишустин йөкләмәсе буенча, эчке һәм керү туризмын үстерү өчен булдырылган). Шул ук вакытта төп эшләр бары тик 51% ка гына башкарылган[9].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Основные показатели и мероприятия национального проекта «Туризм и гостеприимство» (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.
  2. Путин поддержал разработку нацпроекта по туризму (2020-11-16). 26 февраль 2025 тикшерелде.
  3. Интерфакс-Туризм. Путин поручил кабмину обеспечить нацпроект по развитию туризма финансированием до 2030 года.
  4. Национальныепроекты.рф. Туризм и индустрия гостеприимства.
  5. Путин упразднил Ростуризм. Что важно знать. 26 февраль 2025 тикшерелде.
  6. В России одобрили паспорт нового национального проекта «Туризм и гостеприимство» - Газета.Ru | Новости. 26 февраль 2025 тикшерелде.
  7. 1 2 Дмитрий Чернышенко: Положительная динамика есть по всем показателям нацпроекта «Туризм и индустрия гостеприимства» (рус.). government.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 февраль 2025.
  8. Представлена структура обновленного нацпроекта «Туризм и гостеприимство» до 2030 года. 26 февраль 2025 тикшерелде.
  9. Вести. Путин о туристическом нацпроекте: деньги пошли не на реальную работу.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр