Гатин Фоат Фатыйх улы
Фоат Фатыйх улы Гатин (рус. Гатин, Фоат Фатихович, 12 июнь 1959, Утыз Имән, Татарстан АССР — 25 июль 2025, Васильево, Татарстан Республикасы) — Казан дәүләт медицина академиясенең психиатрия һәм суд-психиатрия экспертизасы кафедрасы мөдире, медицина фәннәре докторы, профессор. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Яшел Үзән районы Советы депутаты. «Сосновый Бор» шифаханәсенең генераль директоры (2013–2025).
Тормыш юлы
Белеме
1982 елда С.В. Курашов исемендәге Казан дәүләт медицина институтын, 1984 елда клиник ординатураны тәмамлый.
2000 елда — кандидатлык, 2005 елның февралендә «Төп психик һәм тәртип бозылуларны медик–социаль профилактикалауны фәнни нигезләү (медик-социаль һәм клиник-оештыру өлкәсендә эзләнүләр)» (рус. «Научное обоснование медико-социальной профилактики основных психических и поведенческих расстройств (медико-социальное и клинико-организационное исследование)») темасына докторлык диссертациясе яклый[1].
Хезмәт юлы
1984 елда Васильево район хастаханәсендә табиб-уролог булып эшли, 1985 елда Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең урология бүлегенә мөдир итеп билгеләнә[2].
1987-1999 елларда Васильево территориаль-медицина берләшмәсендә баш табиб.
1999-2010 елларда — Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының академик В.М. Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе баш табибы.
2010-2013 елларда — Васильево психиатрия хастаханәсенең баш табибы.
2010 елдан Казан дәүләт медицина академиясенең психиатрия һәм суд-психиатрия экспертизасы кафедрасы мөдире, Россия психиатрлар җәмгыяте идарәсе президиумы әгъзасы була.
2006 елдан — «Сосновый Бор» шифаханәсенең Директорлар советы рәисе, 2013 елдан — "«Сосновый Бор» шифаханәсе" ААҖ генераль директоры.
2025 елның 25 июлендә, 67 енче яшендә, вафат була. 26 июль көнне Яшел Үзән районы Васильево бистәсе зиратында җирләнгән[3].
Иҗтимагый эшчәнлеге
1990 елдан — Яшел Үзән район Советының халык депутаты, финанс бюджетының даими комиссиясе рәисе, Район халык депутатларының берләшкән Советы президиумы әгъзасы.
Дәүләт бүләкләре
- «Сәламәтлек саклау отличнигы» исеме (2000);
- Татарстан Республикасының атказанган табибы (2003);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты (2009 ел);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты (2009 ел),
- Россия Федерациясенең атказанган табибы (2010);
- «Сыйфат өлкәсендәге казанышлары өчен» мактау билгесе (2015);
- «Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау шәрәфле ветераны» исеме (2018);
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (Татарстан, 2019);
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2024).
- Шулай ук бик күп ведомстволарның рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының мактау кәгазьләре, Татарстан Республикасы Югары Судының Рәхмәт хаты (2014 ел), Татарстан Республикасы Прокуроры, Туризм буенча Федераль агентлык рәхмәт хатлары (Ростуризм), Яшел Үзән районы башлыгының (2016 ел), РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе (2017 ел), Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының (2018 ел) рәхмәт хатлары)[4].
Искәрмәләр
- ↑ Гатин Фоат Фатыхович (рус.). Лига выпускников казанского государственного медицинского университета. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2025.
- ↑ Гатин Фоат Фатыхович (рус.). Реальное Время. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2025.
- ↑ Скончался доктор психиатрии и главврач санатория «Сосновый бор» Фоат Гатин (рус.). Бизнес Онлайн (25 июль 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2025.
- ↑ Гатин Фоат Фатыхович (рус.). Tatcenter. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2025.
Сылтамалар
- Гатин Фоат, генеральный директор ООО "Санаторий Сосновый Бор" (предвыборная программа). Rutube (25 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 июль 2025.