Радом

Радом (пол. Radom) — Польшаның Мазовия воеводалыгында урнашкан шәһәр.

Халык саны — 222496 кеше (2011).

Сәгать поясы

Халыкара стандарт буенча Радом Үзәк Европа вакыты (Central European Time, CET) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +1:00 гә тигез.

Тарих

«Радом» исеме астында 1115 елдан телгә алына башлый. Шәһәр статусын 1350 елдан йөртә. 1364 елда Магдебург хокукын ала. 1404 дә биредә Тевтон орденына каршы булган беренче Польша-Литва униясе төзелә. 1505 тә Радомда Польша кыйралына шляхта ризалыгыннан башка яңа кануннарны кабул итәргә тыйган Nihil novi кануны тәсдыйк ителә. 17 гасыр Радом өчен казалы була: 1628 дә янгын бөтен шәһәрне диярлек юкка чыгара, ә 1660 та шәһәрне швед гаскәре талап бетерә.

Польшаны өченече мәртәбә бүлүдән соң шәһәр Австрия кулына күчә, Наполеон сугышларыннан соң Россия империясе составында Сандомир (1815-1844) һәм Радом (1844-1915) губерналары үзәге.

Беренче бөтендөнья сугышы вакытында Австрия-Маҗарстан тарафыннан оккупацияләнә. 1918 дән бәйсез Польша составында. Икенче бөтендөнья сугышы вакытында алманнар тарафыннан оккупацияләнә, 1945 тә ЭККГ чәстләре шәһәрне азат итә. 1976 да Радомда коммунистик режимына каршы эш ташлаулар үткәрелә.

Халык

1946[9] 1950[10] 1960[10] 1970[10] 1978[11] 1993[12] 2002[12] 2011[12]
81054 93869 130116 159277 184004 230374 229699 222496

Кардәш шәһәрләр

  • Словакия байрагы Банска-Бистрица, Словакия[13][14]
  • Искәрмәләр

    1. https://sjp.pwn.pl/so/radomianin;4502361.html
    2. https://sjp.pwn.pl/so/radomianka;4502363.html
    3. https://bdl.stat.gov.pl/api/v1/data/localities/by-unit/071422763011-0972750?var-id=1639617&format=jsonapi
    4. https://bdl.stat.gov.pl/api/v1/data/localities/by-unit/071422763011-0972750?var-id=1639618&format=jsonapi
    5. https://www.banskabystrica.sk/zivot-v-meste/o-meste/partnerske-mesta/
    6. https://www.daugavpils.lv/pilseta/pilsetas-attistiba/projekti/istenotie-projekti/2014-2020-gada-planosanas-periods/pasvaldibu-sadarbiba-ka-eiropas-solidaritates-kanals-ttchan
    7. https://old.daugavpils.lv/en/46
    8. https://bdl.stat.gov.pl/api/v1/data/localities/by-unit/071422763011-0972750?var-id=1639616&format=jsonapi
    9. Powszechny Sumaryczny Spis Ludności z dn. 14 II 1946 r. [Dokument elektroniczny] / [komitet red. przewodn. Stefan Szulc] ; Główny Urząd Statystyczny Polskiej Rzeczypospolitej Ludowej.
    10. 1 2 3 Ludność i zasoby mieszkaniowe w latach 1946-1974 według podziału administracyjnego kraju z 1 czerwca 1975 r. / Główny Urząd Statystyczny.
    11. Statystyka miast / Główny Urząd Statystyczny. Departament Terenowych Organów Statystyki. Wydano Warszawa : GUS, 1980.
    12. 1 2 3 http://pop-stat.mashke.org/poland-cities.htm
    13. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Radom twinnings не указан текст
    14. 1 2 3 4 5 6 7 8 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок Radom twins не указан текст