Быдгощ

Быдгошч (пол. Bydgoszcz , [ˈbɨdɡɔʂt͡ʂ], алман. Bromberg , [ˈbʁɔmbɛʁk], лат. Bydgostia) — Польша шәһәре, Куявия-Поморье воеводалыгының үзәге. Эре елга порты, Висла-Одер каналында урнашкан.

2004 елдан биредә НАТОның Берләшкән көчләрнең өйрәнү үзәге урнаша.

Тарих

Беренче тапкыр 1238 елда телгә алынган. 1331—1337 елларда Тевтон ордены кулы астында. 1346 елда Казимир III Бөек Быдгошчка шәһәр хокукларын бирә.

15-16 гасырларда Быдгошч зур ашлык белән сәүдә итү үзәге булып китә. 1772 елда, Польшаның беренче бүлүе нәтиҗәсендә, Пруссия составына күчә.

1773—1774 елларда Висла-Одер, ягъни Быдгошч каналы төзелгән. 1806-1815 елларда Варшава һерцоглыгы составында, 1815 елда Пруссия составына кайта. 1871 елдан Алман империясе составында. 1919 елда, Бөек Польша күтәрелеше нәтиҗәсендә Польшага кушылган, 1920 елда Быдгошчның Польшаныкы булуын Версаль килешүе раслый.

1939—1945 елларда Өченче рейх составында. 1945 елдан соң барча алманнар Алманиягә качып киткән.

Икътисад һәм мәдәният

Урта гасыр мигъмари һәйкәлләре сакланып калганнар. Быдгошч аркылы ВаршаваБерлин тимер юл үтә. Машиналар төзү, агач эшкәртү, азык-төлек, химия, күн сәнәгате эшханәләре бар. Театр вә музейлар бар.

Кардәш шәһәрләр

Шәһәр Ил Ел
 Редҗо Эмилия  Италия 12.04.1962
 Крагуевац[9] {{ {1 23.07.1971
 Маннһейм[10]  Алмания 26.11.1991
 Һартфорд  АКШ 30.09.1996
 Павлодар  Казахстан 10.04.1997
 Перт  Бөекбритания 9.05.1998
 Черкассы  Украина 13.09.2000
 Кременчуг  Украина 30.06.2004
 Патры  Юнанстан 8.10.2004[11]
 Ниңбо {{ {1 28.12.2005
 Вилһелмсхафен  Алмания 19.04.2006