Бинали Йылдырым

Бинали Йылдырым, төр. Binali Yıldırım — Төркиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Төркиянең транспорт министры (2002-2016), Премьер-министры (2016 елның 24 мае2018 елның 24 июне). Төркиянең идарәче Гаделлек һәм үсеш фиркасе рәисе (2016 елның 22 мае2017 елның 21 мае). Берничә университетның (Берлин, Истанбул, Малмө) шәрәфле докторы.

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 20 декабрендә Төркиянең Әрзинҗан иле (төр. Erzincan) Рефаһие (төр. Refahiye) шәһәрендә туган.
Истанбул техник университетының көймәләр төзү һәм диңгез белемнәре факультетын бакалавр һәм магистр булып тәмамлаган (1978). Уку йортын тәмамлагач, әлеге факультетта ассистент һәм фәнни хезмәткәр булып эшли, диссертация яклый.

Хезмәт юлы

Гаиләсе

Хатыны Сәмиха Йылдырым (Semiha Yıldırım) (1975), укытучы.

  • Балалары: уллары Әхмәт, Әркан, кызы Бүшра (Büşra). Балалары исемендә «Derin Denizcilik Gemi Taşımacılık Sanayi ve limited şirketi» фирмасы бар.