Гариф Бадәмшин
Гариф Сираҗетдин улы Бадәмшин (рус. Гари́ф Сиразетди́нович Бада́мшин, 1865, Түбән Чаллы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 1939) — Чистай сәүдәгәре, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе. Казан губернасының Чистай өязендә авыл хуҗалыгы һәм сәүдә белән шөгыльләнә. Казан губернасыннан I һәм II чакырылыш Дәүләт думасы депутаты, мөселман фракциясе һәм мөселман эшчеләр төркеме әгъзасы[1].
Тәрҗемәи хәле
Гариф Бадәмшин Казан губернасының Спас өязе Яңа Чаллы авылында крестьяннар гаиләсендә туа. Мөселман. Бер мәгълүмат буенча — татар[2], икенче чыганак буенча — чуаш милләтеннән[3]. Чыгышы буенча, Казан губернасы Спас өязе Марков волосте Яңа Чаллы авылы крестьяннары гаиләсеннән. Чистай мәдрәсәсендә укый башлый, әмма тәмамламый. Башлангыч белемне өйдә ала[3]. Гомеренең шактый өлешен Чистайда үткәрә. Башта игенче, соңрак мануфактура белән сәүдә итә; галантерея кибете хуҗасы. Шәхси йорты була. Җәдитчелек фикерләренә тугры кала, күп тапкырлар Чистай мөселманнары җыелышларында катнаша[4]. 1905 елда — Чистай мөселманнарыннан петицияләр һәм үтенечләр авторларының берсе, мөселманнар делегациясе белән Санкт-Петербургта була. «Автономистлар берлеге»нә керә.
1906 елның 14 апрелендә Казан губерна сайлау җыелышы сайлаучыларының гомуми составыннан I чакырылыш Дәүләт Думасына депутаты итеп сайлана. Хезмәт төркеменә керә, 1 нче Думада эсерларның җирне социальләштерү һәм аннан тигез файдалану таләбен куйган «33нең проекты» (хезмәт ияләре проекты) астына үз имзасын куя[5]. Дума таркатылган вакытта сәүдә эшләре буенча Богородский авылындагы ярминкәгә киткән була. Анда җирле халык тәкъдиме белән җыелган крестьяннар алдында Дума эшчәнлеге турында чыгыш ясый. Выборг өндәмәсен төзүгә катнашы булмаса да, административ тәртиптә полиция күзәтчелегенә алына. Чистайда 1906 елның декабрендә «хөкүмәткә каршы» пропаганда һәм Выборг өндәмәсен таратуда гаепләнеп кулга алына. Чистай төрмәсендә Гаяз Исхакый һәм М. Х. Әмирханов (Фатих Әмирханның абыйсы) белән бер камерада утыра[6]. 1907 елның гыйнварында эчке эшләр министры Пётр Столыпин боерыгы буенча азат ителә. Кулга алыну һәм төрмәдә утыру Бадәмшинга халык мәнфәгатьләрен чагылдыручы буларак зур абруй китерә, бу аңа II Дәүләт думасына сайланырга ярдәм итә.
1907 елның 6 февралендә Казан губерна сайлау җыелышы сайлаучыларының гомуми составыннан II чакырылыш Дәүләт думасы депутаты итеп сайлана. Хезмәт төркеменә һәм Крестьяннар союзы фракциясенә керә. 5 мөселман депутаты белән бергә мөселман хезмәт төркеме оештыра («Мөселман хезмәт таифәсе»). Бюджет комиссиясе әгъзасы. Г. С. Бадәмшинның «Россия — анда яшәүчеләрнең барысы өчен» дигән чыгышы хәзер дә, гасырдан артык вакыт узгач та, актуальлеген саклый һәм төрле басмаларда һәм интернетта күп тапкырлар басылып чыга[7][8].
Дума таркатылганнан соң, ул Чистайга кайта. 1908 елның февралендә Бадәмшинда тентү уздырыла, ул үзендә легаль булмаган брошюра тапкан өчен икенче тапкыр кулга алына. 1908 елның март ахырында табиблар консилиумы нигезендә азат ителә, бу аны «административ тәртиптә 3 елга мөселманнар яшәмәгән төньяк губернага сөрелеп, Казан губернасына кайту хокукыннан мәхрүм ителүеннән» саклап кала. Шуннан соң актив сәяси эшчәнлеген туктата һәм сәүдә белән шөгыльләнүен дәвам итә.
1918 елда Чистайда Бадәмшин йортында Гаяз Исхакый һәм большевиклар тарафыннан куылган оештыру җыелышы әгъзалары Фуад Туктаров һәм Вәлитхан Таначев яшеренә. Бадәмшин күршесе Пётр Логутов тарафыннан (улы Фёдор җирле ЧКда эшли) кунакларына кулга алыну куркынычы янаганлыгы турында кисәтелә, бу күренекле татар мәдәнияте эшлеклеләренең гомерләрен саклап кала.
Киләчәк язмышы билгеле түгел. Казанның Татар зиратында җирләнә.
Гаиләсе
Улы — Хәмит (1905–?);
Абыйсы — Зариф[9], аның кызы Хәдичә (1883–1950), теш табибы, татар хатын-кызлар хәрәкәте эшлеклесе, 1902 елдан танылган татар социал-демократы Х. М. Ямашевта (1882–1912) кияүдә була, аның вафатыннан соң сәясәт эшлеклесе, адвокат Вәлидхан Таначевта (1882–1968), 1917 елның язында Казан шәһәр Думасының гласный булып сайланган беренче хатын-кыз була. Совет чорында ике тапкыр кулга алына һәм ире белән бергә тагын ике мәртәбә репрессияләнә, сөргендә үлә.
Искәрмәләр
- ↑ Представительная власть России – историческая хроника. 3 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Иванов Б. Ю., Комзолова А. А., Ряховская И. С. Государственная дума Российской империи: 1906—1917. Москва. РОССПЭН. 2008. // www.rosspen.su. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ 1 2 Государственная дума первого призыва (1906). Государственная Дума первого призыва. Портреты, краткие биографии и характеристики депутатов. — Москва: «Возрождение», 1906. C. 29.
- ↑ Султанбеков Б. Судьбы “царских” депутатов //www.rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Бадамшин Гариф Сираҗетдин улы // www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Аминова Г. А. Амирхановские места в Чистополе // www.web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- ↑ Россия – для всех, кто в ней живет (2019-02-06). 4 июль 2025 тикшерелде.
- ↑ Бадамшин Г. Россия — для всех, кто в ней живёт.// Звезда Поволжья. 20 декабря 2014 // www.zvezdapovolzhya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 07.07.2025
- ↑ Файзулина Нурия. Знаменитая дочь Татарстана// Красное знамя. // www.krasnoeznamia.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
Әдәбият
- Боиович М. М. Члены Государственной думы (Портреты и биографии). Первый созыв. М, 1906 С. 116. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- Первая Государственная Дума. Алфавитный список и подробные биографии и характеристики членов Государственной Думы. — М.: Тип. Товарищества И. Д. Сытина, 1906. — C. 121. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
- Мусульманские депутаты Государственной думы России, 1906—1917 гг. Сборник документов и материалов. Уфа, 1998. С. 281—282;
- Усманова Д. М. Мусульманские представители в Российском парламенте, 1906—1917. Казань, 2005.
- Циунчук Р. А. Г. С. Бадамшин // Татарская энциклопедия, в 5-ти томах / — Казань: Институт Татарской Энциклопедии, 2002. — Т. 1; А-В-С. 270.
- Национальный архив Республики Татарстан. Ф. 199. Оп. 2. Д. 414.
- Российский государственный исторический архив. Ф. 1278. Оп. 1 (1-й созыв). Д. 98. Л. 17; Оп. 1 (2-й созыв). Д. 25; Д. 551. Л. 9; Ф. 1327. Оп. 1. 1905 г. Д. 141. Л. 71 об.; Д. 143. Л. 50 об.
- Государственная Дума первого призыва. Портреты, краткие биографии и характеристики депутатов. — Москва: «Возрождение», 1906. C. 29. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 июль 2025.
Сылтамалар
- Циунук Р. А. Бадамшин Гариф Сираҗетдин улы // www.tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.
- Россия – для всех, кто в ней живет // www.zvezdapovolzhya.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 04.07.2025.