Гаяз Исхакый урамы (Яр Чаллы)
Гаяз Исхакый урамы, Исхакый урамы (рус. улица Исхаки, улица Гаяза Исхаки) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районындагы урам.
Почта индексы 423800, 423806, 423826, 423838. ОКАТО коды: 92430000000[2].
Координатлар 55.770497° N һәм 52.445319° E.
Озынлыгы ~216 м.
Тарих
Яр Чаллы мэриясенең 1997 елның 4 августындагы № 1466 карары белән шәһәрнең 66нчы микрорайондагы яңа урамга татар язучысы Гаяз Исхакый (1878—1954) истәлегенә аның исеме бирелгән[3]
Урнашуы
Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Автозавод районы 66нчы комплексында урнашкан кечкенә урам. Ясмин урамы белән кисешә. Гаяз Исхакый урамыннан Ясмин урамы аша Шилнә урманына һәм Түбән Чулман милли паркына узарга мөмкин.
Игътибарга лаек объектлар
Файл:Гаяз Исхакый урамы Чаллы 1.jpg
Гаяз Исхакый урамындагы йорт
Урам (элиталы) шәхси секторга керүче ике катлы коттеджлардан тора.
Әдәбият
- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X
Искәрмәләр
- ↑ https://www.pochta.ru/indexes/a9f76ca6-1267-4ae5-9175-f0c656207549
- ↑ Почтовый индекс улица Г.Исхаки, г. Набережные Челны
- ↑ Постановлением мэрии г. Набережные Челны от 4 августа 1997 года одной из улиц 66 микрорайона присвоено имя Гаяза Исхаки. Централизованная библиотечная система, г. Набережные Челны