Әхәт Гаффар

Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров (тат. Габделәхәт Габдрахман улы Гаффаров; 23 декабрь 1948, Олы Әшнәк, Татарстан АССР — 1 гыйнвар 2021, Казан) — СССР һәм Россия татар язучысы, драматургы, публицисты һәм әдәби тәнкыйтьчесе.

Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1990), Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008), Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1976), Берлекнең Әлмәт шәһәре буенча җаваплы секретаре (1982—1987).

Тәрҗемәи хәле

1948 елның 23 декабрендә Татарстан АССРның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа, әмма документларга 1949 елның 1 гыйнвары белән языла, шуңа күрә бу дата язучының рәсми туган көне булып санала[1][2].

В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, шуннан соң «Яшь ленинчы», «Социалистик Татарстан» газетларында һәм «Казан утлары» журналында эшли[2].

1976 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора, 1982—1987 елларда — Берлекнең Әлмәт шәһәре буенча җаваплы секретаре. 1990 елда «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исемен ала, 2008 елда «Энә күзе» (тат. Энә күзе) китабы өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан бирелә торган Фатих Хөсни исемендәге әдәби премиягә лаек була[2].

2017[3], 2018[4], 2019[5], 2020 елларда Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим ителә[6].

2021 елның 1 гыйнварында Казанда үзенең рәсми туган көнендә вафат була[7]. Хушлашу 2 гыйнвар көнне «Казан нуры» мәчетендә җеназа намазы уку белән уза. Әхәт Гаффар «Курган» зиратында җирләнә[8].

Иҗаты

Күпсанлы повестьлар: «Язлар моңы», «Гозер», «Кашан җыры», «Бишкек» һәм башкаларны; романнар: «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы», «Олы юлның тузаны», «Богау» кебек әсәрләр яза[2].

Шулай ук берничә пьеса иҗат итә: «Иртәгә улың булам», «Җиләк вакыты бер генә», «Соңгы ләкләк», «Бер картлыкта, бер яшьлектә» һәм башкалар. Пьесаларының бер өлешен Әхәт Гаффар күренекле татар шәхесләренә багышлый, мәсәлән, «Хөкем» — Муса Җәлилгә, «Сызылып таңнар атканда» — Мулланур Вахитовка, Габдулла Тукайга һәм башкаларга атап языла[2].

Әхәт Гаффарның әсәрләре рус, башкорт, эстон, әрмән, инглиз, испан, француз, немец һәм башка телләргә тәрҗемә ителә[2].

Татар әдәбияты һәм сәнгате турында публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, татар мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре турында очерклар яза[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019) — татар әдәбиятын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади эшчәнлеге өчен[9];
  • «Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе» мактаулы исеме (1990)[10];
  • Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия (2008)[11].

Искәрмәләр

  1. ↑ Диана Ибрагимова. Ахат Гаффар: Не путайте пишущих и писателей. Газета «Казанские ведомости» (2 февраль 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
  2. ↑ 1 2 3 4 5 6 7 Скончался известный татарский писатель и драматург Ахат Гаффар  [рус.], ГТРК «Татарстан» (2021-01-01). 18 января 2022 тикшерелде.
  3. ↑ Сообщение Комиссии при Президенте Республики Татарстан по Государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (22 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 13 май 2021 года.
  4. ↑ Сообщение Комиссии при Президенте Республики Татарстан по Государственным премиям Республики Татарстан имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (2 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 30 декабрь 2021 года.
  5. ↑ Сообщение Комиссии при Президенте РТ по Государственным премиям РТ имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (19 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
  6. ↑ Сообщение Комиссии при Президенте РТ по Государственным премиям РТ имени Габдуллы Тукая. Министерство культуры Республики Татарстан (19 март 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
  7. ↑ Известный татарский писатель Ахат Гаффар скончался в свой официальный день рождения. Бизнес Online (1 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
  8. ↑ В Казани простились с татарским писателем Ахатом Гаффаром. Бизнес Online (2 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 18 гыйнвар 2022 года.
  9. ↑ Признание заслуг. Газета «Республика Татарстан» (2 февраль 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022. Архивировано 24 декабрь 2021 года.
  10. ↑ Хасанов, 2005
  11. ↑ Премия имени Фатиха Хусни. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 гыйнвар 2022.

Әдәбият

  • Гаффар Габдулахат Габдрахманович / баш мөхәр. М. Х. Хәсәнов. — Татар энциклопедиясе. — Казан: Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты, 2005. — Т. 2: Г — Й. — С. 72. — 656 с. — ISBN 5902375029. [рус.]

Сылтамалар

  • Ахат Гаффар. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. [тат.]