Ата

Ата (варианты: әти, рус. Отец, папа) — сөйләм телендә әтәй; ата-й «әти, әткәй» сүзеннән палатальләшеп үзгәргән; әтәй формасы ата-кай яки әти-кәй дигәннән, шулай ук борынгы төрки, чагатай телләрендә әтәкә «олы ата, абзый» сүзеннән дә килеп чыккан булырга мөмкин.

Сүзнең XIX—XXI гасыр сүзлекләрендә бирелеше

  • Әти — үзеннән туган балаларга ата булган ир-ат (атага мөрәҗәгать иткәндә яки аның турында сөйләгәндә кулланыла);
  • хатынның иргә эндәшү, мөрәҗәгать итү сүзе (әтисе, атасы).
  • баласы булган ир кеше;
  • нәрсәгә дә булса нигез салучы, шул өлкәдә зур эшчәнлек күрсәтүче.

Күчерелмә мәгънәләре, кайбер формалары

әтиле (әтисе булган; әтисе әле исән-сау), әтисез (әтидән башка; әтисе юк, әтисен югалткан), әтилек (әти булу), әтикәч (әтисенә охшаган бала; атасыз өйдә үзеннән кечкенәләргә күз-колак булып, ата ролен үтәүче иң өлкән ир бала), әттә (кечкенә баланың әтисенә эндәшү һәм аны атау сүзе), әти-әниле (атасы да, анасы да булган), әтекәем (куркынган, сокланган һәм башкалар вакытларда әйтелә), әткәй (әтигә аеруча иркәләп эндәшү һәм аны атау сүзе; кайнатага эндәшү һәм аны атау сүзе), ата-ана (тудыручы һәм тәрбияләүче буларак ата һәм ана), ата-аналарча (ата-ана буларак), ата-аналы (атасы белән анасы булган), ата-анасыз (ятим, үксез), ата-баба (өлкән буыннар, борынгылар), атаданлык (әтисенең исеме), аталы-кызлы (ата белән кыз бергәләп), аталы-уллы (ата белән ул бергәләп); аталану (ата җенес күзәнәге белән кушылу, серкәләнү; хайваннарда җенси кушылу), аталык (ата булу хәле;нәсел өчен ата җенестән калдырылган кош-корт яки хайван; чәчәкләрдә ата җенесле күзәнәк; серкә күзәнәге).

Өстәмә мәгълүмат

  • Әти < әтәй сүзе һәртөрле фономорфологик вариантларга бай: әткәй < әтекәй, әттә һәм башкалар (кушма сүзләр составында). Шунысы кызыклы, atti, atte һәм башкаларш. «әти, дәү әти» һинд-европа телләрендә дә еш кына очрый.

Әти лексемасы күбрәк коммуникатив ситуациядә кулланылса, ата лексемасы югары һәм әдәби стильгә хас.

Татар теленең төрле диалектларында әти лексемасының әткәй, әтекәй, әтәй, әттә, тәтә формалары да очрый.

Диалектларда ата сүзенең мәгънә спектры аның нигезендә оешкан сүзтезмәләрдә тагын да киңәя. Ата бала — атасы исеме кушылган ир бала, борондок ата — туйда киленгә икенче әти итеп куелган кеше, җизни ата — әтисенең олы кыз туганының ире һәм аңа эндәшү сүзе, кендек ата — балага исем кушканда билгеләп куелган кеше, Йир атасы — җир атасы, мифологик персонаж, үкел ата — туйда кыз ягыннан да, егет ягыннан да икенче ата итеп билгеләп куелган кеше, чәс әтий (< чәч + әтий) — баланың беренче чәчен алган ир кеше һәм башкалар

  • Хайван исемнәрен ачыклап килгәндә, ата сүзе җенесне белдерә: ата аю, ата эт, ата песи, ата бүре һәм башкалар;
  • Сөйләшләрдә кайбер уңыш бирми торган үсемлекләргә карата да ата сүзе кулланыла: ата суган — көпшәгә киткән һәм уңыш бирми торган суган;
  • Ата сүзе кайбер төрки телләрдә «ата булулык», «үги ата», күчерелмә мәгънәдә «баш, төп, башлык», «хан даирәсендәге иң зур чиндагы зат» мәгънәләрен белдерә.
  • Ата-бабадан калган тезмәсе телебездә еш очрый. Ул борынгы нәсел бабаларынан аталар аша безгә мирас булып телдән телгә, кулдан кулга тапшырылып кала килгән васыять сүзләр, мәкальләр, җыр-моңнар һәм башка иҗади әсәрләр, шәҗәрәләр, язма, басма китаплар, гореф-гадәт, йолалар, әдәби, мәдәни һәм башка тарихи мираслар хакында сүз барганда искәртү өчен әйтелә торган әйтем.
  • Әтиләр көне — июнь аеның өченче якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара әтиләр көне. Бу көнне балалары әтиләренә, аларга булган мәхәббәтне һәм рәхмәтне белдереп, бүләкләр бирәләр.

Фразеологизмнарда кулланылышына мисаллар

Ата баласы

  • билгеле бер ата-анадан туып, ата-ана тәрбиясе күреп үскән, хөрмәтле атаның баласы исемен күтәреп йөрергә лаеклы бала.

Ата малы

  • ата тапкан мал һәм аннан калган мирас.

Ата йорты

  • туган йорт, төп йорт; Ватан.

Ата карак

  • караклар башлыгы.

Ата дошман

  • иң явыз, төп дошман.

Ата малы

  • атадан калган мирас.

Ата кош

  • булдыксыз, юньсез кеше.

Ата күргән

  • ата тәрбиясе алган, ата кулында үскән.

Ата күркә

  • бик тәкәббер кеше.

Атасын сатар

  • намуссыз кеше.

Ата төлке

  • бик хәйләкәр, үткен, астыртын кеше.

Ата туфрагы

  • аталар Ватан итеп, дәүләт итеп тоткан, алар мәете күмелгән газиз туфрак.

Ата шайтан

  • яшүсмерләрне төрле уен-көлкегә, шуклыкларга, башсызлыкларга әйдәп йөрүче, шуннан кызык табучы.

Ак карт әти (ак карт атай)

  • әнинең бабасының бабасы.

Ата-ана иркәсен күргән

  • ятимлек җәфасы күрмичә, ата-ана кулында, кадердә үскән булу.

Ата-ана хакы

  • ата-ананың бала өстендәге табигый һәм хокукый бурычлары.

Ата-баба заманы

  • борынгы тарихи заман, үткән гасырлар.

Ата юлын куа

  • ата-баба кагыйдәсен, традициясен, гореф-гадәтен һәм ысулын тота.

Бала атасы

  • балага ата булган яки аңа карата аталык вазифаларын үтәүче ир заты.

Кырык ата баласы

  • төрле халык, төрле милләт җыелган урындагы кешеләргә карата.

Мәкаль һәм әйтемнәрдә кулланылышы

  • Атасы барның бәхете бар!
  • Атасы бар — чәчәк, анасы бар — гөл.
  • Әти йорты — салам булса да сарай.
  • Алганда үзем генә алдым, сатканда әти белән дә сатып булмый.
  • Балага иң куәтле кеше ата.
  • Алты көн ач булсаң да, ата гадәтен ташлама.
  • Ата белән ул йөрәге бер булса, баскан туфрагың алтын булыр; туганнар көче бер булса, таулар җәүһәр булыр.
  • Әткәй — шикәр, әнкәй — бал.
  • Ата һөнәре — балага мирас.
  • Ата хакы — Тәңре хакы.
  • Ата-ана — алтын канат.
  • Ата-анадан бизгән — Алладан бизгән.
  • Ата-ананың догасы утка-суга батырмас.
  • Ата-ананы тыңлаган әдәм булган, тыңламаган әрәм булган.
  • Ата — беләк, ана — йөрәк.
  • Ата-бабалы кеше — тамырлы имән.
  • Ата булмаган ата кадерен белмәс.

Матур әдәбиятта кулланылышы

Атасының вафатыннан соң бик бай мирас алып калган бер яшь егет, артык дәрәҗәдә мутлык вә исрафка керешеп, берничә көн эчендә мал-мөлекнең барысын урнаштырып, өстендә бер искерәк туннан башка нәрсәсе калмады… (Г. Тукай «Мут илә карлыгач»).

Зыяның атасы Җәләш (Җәләлетдиннән үзгәртелгән) хәзрәт кыяфәте белән бабаларына охшый; ул озынрак буйлы, киң күкрәкле, зур вә тигез җилкәле, киңрәк һәм озынчарак йөзле. Аның күксу-соры күзләре һәрвакыт һәрнәрсәгә югарыдан һәм мәртәбә белән карарга яраталар (Г. Ибраһимов «Яшь йөрәкләр»).

Камәр бакчага утырып, башын тотып, үзенең урамда кечкенә вакытында уйнаган иптәш кызларын, әтисенең һәркөнне базардан кайтуын көтеп торган вакытларын, аның кулыннан әйберләрен Габделәхәт берлә сөенә-сөенә алуларын, кич берлә әнисенең кәсепләрне сорашып, әтисенең бәгъзе көнне «яхшы булды!», бәгъзе көнне «чак!» дигән сүзләрен уйлап, егълый иде (Г. Исхакый «Кәләпүшче кыз»).

Шунда минем әллә ничек кенә әтигә күзем төште: яңа кәләпүшен сизелер-сизелмәс кенә итеп кенә кыңгыр салган, чыбык юллы ак күлмәгенең камзул өстенә төшеп торган кайтарма якасы, яңа гына теккән кара камзулы, яшел үкчәле яңа читеге аны бераз яшәртеп, бәйрәмчә кыяфәткә керткән (Г. Бәширов «Туган ягым — яшел бишек»).

Юынып беткәч, сәлам биреп, өйгә кердек. Бәдретдиннең әтисе бер читтәрәк торган килеш безне бик гади генә: «Әйдәгез, шәкертләр!» — дип каршы алды (Ә. Еники «Матурлык»).

Күп әтиләр фронтка киттеләр. Бик күп малайлар ясап бетермәгән өч тәгәрмәчле арбалар янында утырып калды. Байтак әтиләр әйләнеп кайтмады, ил ятимнәр белән тулды… Минем әтием дә кайтмады, эзсез югалды (А. Гыйләҗев «Өч тәгәрмәчле арба»).

Наилә үз әтисенең исемен әйтүгә исә Фәләхнең чәчләре үрә торды: бөтен илгә билгеле атаклы галим икән ләбаса аның әтисе! (В. Нуруллин «Һәлакәт»).

Ятимлек аның канат очларын туганда ук кискән иде… Баштарак ул әтисенең җилкәсенә утырып сабантуйларга йөри алмады, аннары аның белән балыкка, урманга бара алмады, тагын бераздан әткәсе белән җитәкләшеп мәктәпкә бармады (Г. Гыйльманов «Оча торган кешеләр»).

Мин дә кечкенәрәк чакта әтидән бер кәҗә тун белән күн итек кенә калган дип йөри идем. Алай гына түгел икән. Минем әтиләр, Солтан абыйлар, Кадрия апалар безгә бик зур мирас калдырганнар. Ул — безнең җиребез, бәхетле тормышыбыз (Ф. Яруллин «Нурмигөл түти догасы»).

Алдагы елларда әтидән күк турында мин аңларлык итеп язылган китаплар сорап интектереп бетердем, «Табигать белеме» дәреслегендә космоска караган битләр кат-кат укудан чүпрәкләнеп бетте, әмма галәмгә булган мәхәббәтем сүнмәде… (Х. Ширмән «Ерактагы йолдызым. Искәндәр»).

Баһадирдай нык бәдәнле, тимер беләкле әтиемә нинди генә сораулар бирми идем мин. Ә барысына да иренмичә һәм тәфсилләп җавап бирә (З. Мәхмүди «Һәркемнең үз юлы»).

Атасы йортына хуҗа булып кайткач, үз байлыгын күреп көлемсерәгән, шаярып йөргән Мирвәли авыл халкының хөкемен ишеткәч кара көйде… (А. Гыйләҗев «Өч аршын җир»).

Менә, укуыңны гел «биш» кә генә тәмамласаң, җәй көне Казанга алып барырмын, шәһәр күрсәтермен, — дип ышандырган иде Илшатның әтисе. Алар икесе дә сүзләрендә тордылар. Илшат мәктәптә беренче сыйныфны иң алдынгы булып тәмамлады. Әтисе аны Казанга алып килде (А. Хәсәнов «Бүләк»).

Мин шул рәвешле теге малайларга кызыгып, алардан көнләшеп утырганда шау-гөр килеп, күтәренке күңел белән өйгә әтиләр килеп керде (Р. Мөхәммәдиев «Өчиле базарына сәяхәт»).

Авылда буялган урыс капка ясатучы да беренче безнең әткәй булды бугай. Шулай матурлыкны ярата иде ул. Кайда нинди матур нәрсә күрсә, шуны авылда, ихатада, өйдә кулланырга тырыша иде (И. Нәбиуллина «Әткәй»).

Чыганаклар

  1. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — I том (А-Л). — 543 с.
  2. Әхмәтьянов Р.Г. Татар теленең этимологик сүзлеге: Ике томда [тат.]. — Казан: Мәгариф – Вакыт, 2015. — II том (М-Я). — 567 с.
  3. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — I том. — 495 с.
  4. Исәнбәт Н.С. Татар теленең фразеологик сүзлеге. Ике томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — II том. — 366 с.
  5. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — I том – 2-нче басма. — 622 с.
  6. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — II том – 2-нче басма. — 748 с.
  7. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре: мәкальләр җынтыгы 3 томда [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. — III том – 2-нче басма. — 799 с.
  8. Тимергалин Адлер (автор-төзүче). Миллият сүзлеге: [аңлатмалы сүзлек] [тат.]. — Казан: Мәгариф, 2007. — 575 с.
  9. Сафиуллина Ф.С. Антонимнар сүзлеге: хәзерге татар поэзиясе һәм мәкальләрдән [тат.]. — Казан: Хәтер, 2005. — 235 с.
  10. Татар теленең зур диалектологик сүзлеге [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. — 839 с.
  11. Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге [тат.]. — Казан: Хәтер, 1999. — 256 с.
  12. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.1 (А-Л). — 726 с.
  13. Татарско-русский словарь: В 2-х т. — Казань: Алма-Лит, 2007. — Т.2 (М-Я). — 728 с.
  14. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2015. — I том: А-В. — 712 с.
  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2016. — II том: Г-Й. — 748 с.
  16. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2017. — III том: К. — 744 с.
  17. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — IV том: Л-Р. — 760 с.
  18. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2018. — V том: С-Т. — 908 с.
  19. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге [тат.]. — Казан: ТӘҺСИ, 2021. — VI том: У-Я. — 912 с.

Әдәбият

  1. Баязитова Ф.С. Гомернең өч туе: Татар халкының гаилә йолалары [тат.]. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. — 295 с.
  2. Җамалетдинов Р.Р. Татар теленең этнокультура лексикасы: сүзлек-белешмә [тат.]. — Казан: Алма-Лит, 2003. — 114 с.
  3. Замалетдинов Р.Р. Теоретические и прикладные аспекты татарской лингвокультурологии. — Казань: Магариф, 2009. — 351 с.
  4. Фукс Карл. Казан һәм Казан төбәге: гыйльми хезмәтләр, документлар, истәлекләр, эзләнүләр [тат.]. — Казан: Җыен, 2008. — 448 с.
  5. Рамазанова Д.Б. Родственные и семейные отношения в названиях. — Казань: Татарское кн. изд-во, 2014. — 287 с.
  6. Рамазанова Д.Б. Татар телендә кешегә бәйләнешле лексика [тат.]. — Казан: ТР ФА Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, 2013. — 364 с.
  7. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. I. — 87 с.
  8. Рамазанова Д.Б. Термины родства и свойства в татарском языке. В 2-х книгах. — Казань: Тат. кн. изд.-во, 1991. — Кн. II. — 192 с.
  9. Степанов Ю.С. Константы: Словарь русской культуры. — 3-е, испр. и доп.. — Москва: Академический проект, 2004. — 992 с.
  10. Җамалетдинов Р.Р., Җамалетдинова Г.Ф., Нурмөхәммәтова Р.С., Саттарова М.Р. (төзүчеләр). Татар теленең этнокультура сүзлеге: рухи мәдәният лексикасы (сүзлек-белешмәлек) [тат.]. — Казан: Отечество, 2012. — 144 с.

Төркемнәр